Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт өчпочмагы» фаҗигасе – аерылышуны хатын җиңел кичерә, тик иргә бик авыр була

news_top_970_100

Якутск шәһәрендә көнчелек аркасында фаҗига була. Ир-ат элеккеге сөйгәнен, аның яңа егетен атып үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. 44 яшьлек Константин һәм 31 яшьлек Татьяна арасында мөнәсәбәтләр өзелә, бераздан Татьяна яңа егет – 24 яшьлек Никитаны очрата. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Татьяна аерылышуны җиңел кичерә, Константинга исә бик авыр була, ул көндәшеннән котылырга карар кыла. Ул аучы була, Benelli мылтыгын ала һәм Татьяна белән Никита янына китә. Алар ике катлы агач баракта яши. Коралланган Константин бирегә килә, башта көндәшенең башына ата, аннары, уйлап та тормыйча, Татьянаның күкрәгенә ата. Ни эшләгәнен аңлагач, үз-үзенә кул сала. Аны диванда утырган килеш табалар.

Константин Ижевскида туган, Удмуртия Халыкара Көньяк Европа университетында укыган, тик тәмамламаган. Ул аучылык белән шөгыльләнгән.

Константинның көндәше Никита яшь, спортчы гәүдәле була, армиягә дә барып кайта, рэп белән мавыга, рифмалар да язгалый.

Фаҗига булган көнне Татьяна Константинны көтми, алар былтыр ук аерылышкан. Татьяна бераз ялгызы була, аннары яшь егет белән очраша башлый. Алар күптән таныш, икесе дә Тикси шәһәрендә күрше мәктәпләрдә укыган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

  • «Мәхәббәт өчпочмагы» – бер фатирда ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете табылган, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100