Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт өчпочмагы» – бер фатирда ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете табылган

news_top_970_100
«Мәхәббәт өчпочмагы» – бер фатирда ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете табылган
Михаил Захаров/архив

«Мәхәббәт өчпочмагы»н чишәргә маташканда, 3 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Якутск шәһәрендәге фатирда 3 кеше мәете табылган. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, биредә 24 һәм 44 яшьлек ике ир-ат, 31 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Җинаять эше ачылган.

Биредәге матбугат чаралары версиясе буенча, үтерү көнчелек аркасында килеп чыга. Тик бу версияне рәсми чыганаклар әлегә расламаган.

Имеш, өлкәнрәк ир-ат элек бергә яшәгән хатыны янына килә. Ул үзе белән 12нче калибрлы Benelli коралын ала.

Ир-ат килгән чакта, хатын янында 24 яшьлек егет була.

Көндәшләр үзара сөйләшеп, килешә алмый. Өлкәнрәк ир башта сөйгәнен атып үтерә, аннары хатынның яңа егетенә ата, шуннан соң үз-үзенә кул сала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100