Мәүлидтә Хаҗга һәм Гомрәгә юлламалар кемгә эләкте? – бәйрәмнән репортаж
Казанның Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете янында шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме оештырылды. «Интертат» журналисты Камилә Билалова чарадан репортаж әзерләде.
Соңгы өч көндә Казанның төрле нокталарында яңа объектлар ачылышы, мәдәни чаралар, төрле бәйгеләр, җыеннар бара. Һәркем күңеленә хуш килгәнен сайлый ала, әмма 13 августтан алып 11 сентябрьгә кадәр Рабигыль-әүвәл ае баруын да онытырга ярамый. Бу айда Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәләм дөньяга аваз сала. Шуңа күрә әлеге айда иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид оештырыла.
Моңа кадәр ул Болгарда билгеләнсә, узган елны беренче мәртәбә Кабан күле буенда оештырылды. Кичә дә Кабан күле буенда су буе кеше иде. Берәүләре «Печән базары»на, икенчеләре Мәүлидкә килгән, ә өлгеррәкләр икесен дә өлгерде.
«Аллаһы Тәгаләнең бүләге итеп кабул итәм»
Чара алдыннан әзрәк кунаклар белән сөйләшеп алган идем. Күпчелеге, әлбәттә, бәйрәмнең төп бүләге – Хаҗга һәм Гомрәгә юллама уйнатуда катнашу теләге белән килүләрен әйттеләр. Быел Хаҗга да, Гомрәгә дә икешәр юллама уйнатылды.
Ләкин узган ел белән чагыштырганда Хаҗга юлламалар быел башкачарак тәртиптә бирелде. Бу – гаделрәк тә, дөресрәк тә кебек. Башта барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алынды, аннары билет ияләре сәхнәгә чыгарылды һәм алар арасында дини викторина оештырылды.
Катнашучылар арасында бары тик бер кеше генә барлык сорауларга да бер хатасыз җавап бирә алды. Ул – Казанның Совет районында урнашкан «Фәрһад» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Ситдыйков.

«Имам булып эшләгәч, барлык сорауларга да җавапны беләсең инде, ләкин шулай да бу юлламаны Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, бүләге итеп кабул итәм», - дип тыйнак кына җавап бирде ул минем соравыма.
Икенче юлламаны шулай ук яшьрәк кенә ир-ат алды. Марат Шәйхелисламов Хаҗга беренче мәртәбә барачагы хакында әйтте.

Ә Гомрәгә юлламалар инде гадәти рәвештә генә уйнатылды, ләкин барабанны кат-кат әйләндерергә туры килде. «Хаҗга юллама ота алмагач, әллә үпкәләп кайтып киткәннәр инде?!» – дип шаярып та куйды Тинчурин театры актеры, бәйрәмне алып баручы Илфак Хафизов. Бәлки, әлеге мәкаләне укучылар арасында да номерлары чыккан, әмма үзләре китеп барган кешеләр бардыр. Үкенеп утырырга кирәкми инде: әлеге Изге урыннарга Аллаһы Тәгалә үзе чакыра, диләр бит.
Ә менә Шайдуллина Наилә ханыма өченче тапкыр Мәккәгә барырга насыйп булды. «Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә тагын барырга насыйп итте. Күңелем белән бик тә Гомрәгә барасым килеп тора иде. 2017 һәм 2025 елларда олы Хаҗда булып кайттым, әмма Гомрәдә бер тапкыр да булганым юк иде әле», - дип сөйләде ул.
Аның өчен үзеннән бигрәк «Мөхәммәдия»дә бергә укыган иптәшләре шатланды. «Безнең старостабыз иде ул», - диештеләр һәм бергәләшеп кафега бәйрәм итәргә китеп бардылар.

«Хаҗга бара алмаучыларның Хаҗы – җомга көне»
Соңыннан «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәрәв хаҗга барырга җыенучыларга нәсыйхәт тә бирде.
«Хаҗ кылу – тормышыбыздагы иң мөһим, иң олуг сәфәрләрнең берсе. Кешеләр анда гомерендә бер тапкыр үтәлергә тиеш булган фарыз гамәлне башкару өчен бара. Шуңа күрә хаҗның гади сәфәр генә түгел икәнен аңларга кирәк.
Мөселман бәндәсе хаҗын начар сүзләрдән һәм начар гамәлләрдән ерак торып, ихлас күңел белән үти икән, ул әнисеннән тугандагы кебек гөнаһсыз хәленә кайта, ягъни Раббыбыз аның гөнаһларын һәм кимчелекләрен кичерә.
Әмма кайчак адәм баласы хаҗдан кайткач, анда алган рухи тәэсирләрен, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булу кирәклеген көндәлек тормыш мәшәкатьләре арасында оныта. Хаҗда булган әби-бабайларга ярдәм итәргә, аларны коляскага утыртырга туры килергә мөмкин. Әмма кайчак яшь кешеләрнең: «Без монда коляска төртеп йөрергә түгел, ә гыйбадәт кылырга килдек», – дигән сүзләрен дә ишетергә мөмкин.
Хаҗга баруда иң мөһиме – анда кылган гамәлләрнең әҗер-савабын алу һәм хаҗдан соң да үзеңдәге яхшы сыйфатларны саклап калу.

Бәлки, кемнәрнеңдер Хаҗга барырга матди мөмкинлеге, сәламәтлеге яки башка шартлары җитмидер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәләм: «Мескеннәрнең, фәкыйрьләрнең, хаҗга бара алмаучыларның Хаҗы – җомга көне», – дип әйтә торган булган», - дип аңлатты ул.
«Пәйгамбәребезнең дөньяга килүенә шатланмасак, бу дөрес булмас»
Әлбәттә, бәйрәм юллама уйнату белән генә чикләнмәде, башка кечерәк бүләкләр дә уйнатылды. Танылган артистлар Айгөл Бариева, Радик Яруллин һәм башкалар чыгыш ясады. «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдән булган 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында букчалар тапшырды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Марат Әхмәтов чыгышында Татарстанда дини кыйммәтләрнең яңадан торгызылуына тукталды.
«Милләтебез төрле сынауларны кичерде. Кыйблабызны бутап, әллә кайдан матурлык эзләп йөргән чорларыбыз да булды. Әмма туксанынчы еллар башыннан без кабат үз кыйблабызны - Ислам кыйбласын - эзләп таптык һәм елдан-ел шул юнәлештә ныграк берләшә барабыз.
Ышаныч белән әйтә алам: без үз юлыбызда, Пәйгамбәребез васыять иткәнчә, Коръән кануннары буенча яшәргә тырышабыз. Бу безгә дөрес максатлар куярга, бер-беребезгә мөнәсәбәтебезне үзгәртергә ярдәм итә. Әлеге уңай үзгәрешләрнең чагылышын республикабыз үсешендә дә күрәбез», - дип белдерде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин исә Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәләмнең туган көненә шатлануның әһәмияте турында сөйләде.
«Әгәр дә Раббыбыз безгә бер рәхмәтен җибәрә икән, без моңа шатланырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәтләренең берсе - безгә Пәйгамбәр җибәрүе.
«Пәйгамбәребез үзенең туган көненә шатланганмы, аны аерым билгеләп үткәнме?» - дигән сорау туарга мөмкин. Беренчедән, Пәйгамбәребез һәр дүшәмбе көнне ураза тотуын үзенең туган көне белән бәйләгән. Ягъни ул үзенең туган көнен ел саен түгел, ә атна саен искә алган.
Пәйгамбәребез Хәсән һәм Хөсәен исемле оныклары тугач, икешәр бәрән корбан иткән. Шулай итеп, бала тугач, корбан чалу традициясе барлыкка килгән. Гади генә баланың тууына да без шатланабыз. Ә иң олы кешенең - Пәйгамбәребезнең - дөньяга килүенә шатланмасак, бу дөрес булмас», - дип сөйләде мөфти.
