Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәүлид җомгасында Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды: «Кабат җиргә иңдергән кебек авыр»

Мәүлид аеның изге җомга көнендә ТАССРНың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды. Тормыш иптәше Светлана апа янәшәсендә җирләнгән. Таш та зур, ике каберне берләштерерлек итеп ясалган. «Интертат»тан – репортаж.

news_top_970_100
Мәүлид җомгасында Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды: «Кабат җиргә иңдергән кебек авыр»
Гөлүзә Ибраһимова, Абдул Фәрхан фотолары

Җомга көннең кояшлы иртәсендә Самосырово мөселман зиратындагы кабер янына җыелдык. Рафаэль Ильясовның кабере керү капкасыннан ерак түгел, бераз турыга гына атлыйсы да, янына ук килеп чыгасың.

Кабер ташына яшел бәрхет җәймә ябылган. Җил җәймәне тизрәк ачарга омтыла. Кабер каршына төрле вакытта аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, якташлары, туганнары, музыка, радио өлкәсе белән бәйле кешеләр – барысы җыелды.

«Рафаэль абыйны моңга гашыйк һәр халык хөрмәт итте»

Чараны «Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов алып барды. Ул Рафаэль Ильясов белән бергә эшләгән кыска гына чорын искә алды.

Рафаэль абый гаҗәп кеше иде. Кызганыч, мин аның белән озак вакыт эшли алмадым. Ул минем күңелемә ихлас, якты, тыйнак, олы талант буларак кереп калды. Ул иҗат белән янып яшәде. Соңгы юбилеен Дәүләт Зур концерт залында үткәрдек. Ул моңаеп кына йөри иде, ә шул залда юбилейны үткәрүгә юл ачылгач сез аны күрсәгез! Ул бөтенләй икенче кешегә әйләнде, канатланды, гәүдәсен тотышы да үзгәрде. Иҗат аңа шул кадәр көч, кодрәт бирә иде. Рафаэль абыйны моңга гашыйк һәр халык хөрмәт итте.

Кызганыч, Тукай бүләген бирә алмый калдык, ул аны да сабыр, үпкәсез кабул итте. Безнең радио фондындагы бай язмаларның күбесе – аның куллары белән тупланган хәзинә. Озын плащ кигән, мыек астыннан елмаеп йөрүче Рафаэль абый килер, эскәмиягә утырыр, гәп корыр шикелле, киткән кебек түгел. Аның мирасы, җырлары калды, аның тулы концертлары яңгырый, ул онытылмады, яши. Һәйкәл-таш проекты белән шөгыльләнгән кешеләр күңелләрен биреп эшләде. Минемчә, бик матур, зәвыклы. Рафаэль абыйга тиң булырлык таш килеп чыкты, – дип сөйләде ул.

Мәрхүмнәр өчен иң кирәклесе – дога. Кабер алдында Коръән аятьләре яңгырады. Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды.

Шундый хәерле гамәлегез мөселман халкы өчен мөһим вакыт – Мәүлид аена һәм изге җомга көненә туры килде. Кешенең кылган гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итә торган хәерле көн. Бу эшләр сәдакаи җария дип атала. Бу эшне башкаручыларга әҗер-саваплар барып торачак. Аллаһның рәхмәтендә булыгыз, бу изге эшләр дәвамлы булсын, – диде хәзрәт.

«Рафаэль абый – безнең музыка, җыр сәнгате сәясәтен формалаштырган кеше»

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип, яшел җәймәне таш өстеннән алдылар. Яшелдән ясалган ташның алтын язмалары кояшта ялтырап куйды. Кабер ташының эскизын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш ясаган. Ул кабер ташына ясалган билге, язмаларны – барысын да аңлатты. Анда Рафаэль абый һәм Светлана апаның тугралары ясалган. Ике кабер ташын тоташтырган урта өлештә скрипка ачкычы ясалган, анда гарәп телендә «Әлхәмдүлилләһ» дип язылган. «Бу – музыка, җыр, сәнгать әһеле кабер ташы, ә музыка ноталардан, ачкычтан башлана. «Әлхәмдүлилләһ»не скрипка ачкычына көйләдем. Татарның табигатендә еш таралган кыңгырау чәчәк мотивын кулланып орнамент ясадым. Орнамент югарыга күтәрелә, бу – безнең милләт күтәрелеше билгесе. Ташка ясалган нота билгеләре – «Олы юлның тузаны» җырының башы, – дип аңлатты ул.

Кабер ташын скульптор Эмиль Мөхәммәдуллин ясаган. «Рафаэль Ильясовның барлык җырлары, хезмәте өчен рәхмәтебезне әйтергә тырыштык», – диде ул.

Кабер ташындагы китап битләренә язучы Рафис Корбан шигыреннән өзек язылган:

Син татарның җырчы кошы идең,

Җанга шифа булды моңнарың.

Халкың барда – аның күңелендә

Мәңге тынмас синең җырларың.

Хәзерге вакытта төрле радиолардан ретро җырлар яңгырый. Ул җырларның барысын да Рафаэль Ильясов эшләгән. Миңа аның белән бергә эшләргә туры килде. 1982 елда радиога килдем, аның белән бер бүлмәдә утырдык. Без 48 ел буе аралашып яшәдек. Рафаэль абый – безнең музыка, җыр сәнгате сәясәтен формалаштырган кеше. Ул татар музыка сәнгатен күтәрү, аны мәңгеләштерү юлында гаять зур эш башкарды. Һәйкәл лаеклы кешеләргә генә куела. Ул – милләтебезнең бөек улы,– дип сөйләде язучы.

«Аның тыйнаклыгы беренче урында иде»

Чарага Рафаэль Ильясовның якташы, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» берлеге рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килгән иде.

Минем өчен бу – бик зур вакыйга. Без Рафаэль абый иҗаты белән яшәдек. Без Казанга килгән вакытта, Чүпрәле районын белмиләр иде, «Син кайдан?» – дип сорагач, без: «Рафаэль абый Ильясов районыннан», – дип әйтә идек. Аңа хас булган барлык кешелекле сыйфатлар арасында аның тыйнаклыгы беренче урында иде. Үзе өчен ярдәм сорап йөргәнен бер дә хәтерләмим. Юкса, бу – аның кимчелеге дә булгандыр. Ул үзенең бөтен көчен, талантын Татарстан халкына хезмәт итүгә бирсә дә, без аның бу хезмәтен тулысынча түләп бетерә алмадык. Без аның алдында бурычлы. Аның иҗаты яшәячәк, халыкка дәрт биреп торачак. Үзебез исән вакытта аның иҗатын беркайчан да онытмабыз, – диде ул.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов балачагындагы истәлекне сөйләде.

Өйдә әни өстәл әзерләгән, кунаклар арасында композитор Бату Мөлеков, Рафаэль Ильясов бар. Рафаэль Ильясов әти белән бергә радиода эшләгән иде. Мин өстәл астында утырам. Ашап алгач, композитор пианинода уйный, ә Рафаэль абый җырлый башлый. Ул җырлый башласа, хатын-кызларның күзеннән яшь чыга иде. Аның тавышы җәүһәрләр кебек ялтырап тора иде. Ул һәрвакыт кеше турында уйлый иде. Без архив эшләдек, барлык язмалар да анда саклана. Ташны ясаучыларга бик зур рәхмәт. Узган һәр кеше бу һәйкәлгә хөрмәт белән күз салыр, дип ышанам, – диде ул.

Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов аның «гади итеп» радиога килеп кергәнен искә алды. «Мәңгелеккә истәлек калдырды. 1964 елда радиога килеп керде. Яхшы, көчле, талантлы кеше эшләгәннән соң, ул урында эшләп китүнең авырлыгы да бар, ул алып китә алды. Кешелекле, таләпчән иде, аның белән сөйләшү авыр бирелә иде. «Җәмәгать, чүп-чар кирәкми», – дип әйтә иде. Рафаэль Ильясов – күпме талантларга ачылырга, аларны халыкка җиткерергә ярдәм иткән кеше», – диде ул.

«Аның мөхәррирлек эшендә кабатланмас хезмәте беркайчан да бәяләнеп бетмәячәк»

Өйлә вакыты якынлашып килгәндә, кабер янындагы халык чыгу ягына юнәлде. Истәлекләр белән уртаклашу, искә алулар «Пирамида» концертлар залындагы өстәлләр артында дәвам итте.

«Татарстан» радиосының ветеран хезмәткәре Сиринә Латыйпова да бергә эшләгән елларын искә алды.

Мин Рафаэль абый белән бер кабинетта озак еллар бергә эшләдем. Ул катлаулы кеше иде. Аның белән эшләве җиңел дә түгел, авыр да түгел. Ул бервакытта да ачулы итеп сөйләшмәде. «Латыйпова, мин әйтте дип түгел, үзем белеп эшләдем, дип әйтерсең», – дип өйрәтте. Ул калдырган алтын мирас бөтен җирдән яңгырый. Аның мөхәррирлек эшендә кабатланмас хезмәте беркайчан да бәяләнеп бетмәячәк. Аны җырчы буларак та яраталар, ул беркемгә хас булмаган авазлар белән җырлый белә иде. Җырларны аның кебек моңлы итеп һәм кирәгенчә башкаручылар бик сирәк. Рафаэль абый беркайчан да онытылмас, – диде ул.

Рафаэль Ильясовның хезмәттәше булган Рәзин Нуруллин:

Моннан 51 ел элек ул мине радиода якты йөз белән каршы алды. Рафаэль Зариф улының миңа исем белән эндәшкәне булмады. «Энекәш» дип кенә эндәшә иде. Безнең юллар гел бергә барды. «Пар канатлар» тапшыруы эфирга чыга башлады, аннан соң без аны сәхнәгә чыгардык. Рафаэль Ильясов һәр тапшыруда, һәр кичәдә катнаша иде. Кичәләрне районнарда үткәреп, радионың дәрәҗәсен күтәрә идек. Соңгы көнгә кадәр аралашып яшәдек. Ир кешегә 81 яшь күп түгел, иртә китеп барды. Аның сүзләре безнең күңелдә калды. Ул бервакытта да фонограмма белән җырламый иде. «Бу – халыкны алдау, тавышың бармы, юкмы – җырларга кирәк», – дип әйтә иде.

«Кабат җиргә иңдергән кебек – бик авыр»

Әйткәнемчә, чарага җырчының якташлары да килгән иде. Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов аның исемен мәңгеләштерү өчен эшләнәчәк эшләр турында сөйләде.

Без – чүпрәлеләр – үзебезнең якташлар белән һәрвакыт горурланабыз, республика, дәүләт күләмендә безнең район исемен таныткан олы шәхесләр арасында Рафаэль абыйның үз урыны бар. Без Рафаэль абыйның иҗаты белән яшәсәк, ул районыбыз тормышы белән яшәде, һәрвакыт элемтәдә булды. Ул һәр чарага кайта, үзенең иҗатташ дусларын да алып кайта иде. Иң популяр артистлар һәрвакыт бездә булды. Мин үзем дә аны кечкенә вакыттан беләм, әти белән якын дуслар иделәр. Кунакка килгәч, мине җырлата яки уен коралында уйната да, үзе мактап та куя иде. Бу – бик җылы хатирәләр.

Бүгенге көндә аның исемен мәңгеләштерү буенча шактый гына эшләр алып барабыз. «ТАИФ» белән берлектә эшләнелгән китабын презентациялисе бар. Аның туган авылы Түбән Чәкедәге мәдәният йортына аның исемен бирергә планлаштырып торабыз, – дип сөйләде ул.

Чарага Сахалин утравыннан Зәкия апа Вәлитова да кайткан. Ул – якташы. «Бу чарага кайтырга бик тырыштым. Ерак булса да, кайтасы килде. Рафаэль Ильясов – безнең милләттәшебез, якташыбыз. Мин үзем дә Чүпрәле районыннан. Без аның җырларында үстек. Туган яклардан ерак булсак та, аның җырлары белән үзебезнең татарлыкны сакладык. Мин Татарстанга кайткан саен аның концертларына эләгергә тырыша идем», – диде ул.

Рафаэль Ильясовның туганнары оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә – барысына да рәхмәт әйтте. Рафаэль Ильясовның апасының кызы Гөлсинә ханым Абдуллина Кемероводан кайткан.

Бәләкәй вакыттан абыйның зур кызы булдым. Бүгенге хис-кичерешләр бик авыр. Мин аны үзем карадым, «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә озатып җибәрдем. Соңгы көннәренә кадәр бергә булдык, мин абыйны бик ярата идем. Бүген яңадан җирләгән кебек, бик авыр. Шул ук вакытта мин бик шат, чөнки абыйның үз өе булган кебек. Абыйны җирләгәндә бик салкын көн иде, халык аз иде. Елмаясы урынга барыбер күздән яшьләр ага. Абый үләргә җыенмаган иде бит әле, һәр көнгә, һәр кеше өчен шатланып яшәде. Кабат җиргә иңдергән кебек бик авыр. Тантананы оештыручыларга, килгән халыкка Аллаһның рәхмәте булсын, – диде ул.

Рафаэль Ильясовның хәләл җефете Светлана апаның туганы Зөлфия Уразаева аларның һәрвакыт хезмәткә тугры булуын сөйләде.

Рафаэль җизни белән гомер буе аралашып яшәдек. Алар икесе дә бик тугры, намуслы хезмәткәрләр иде, үзләренең йөзләрен югалтмадылар, нык булдылар. Рафаэль гаиләсен бервакытта да икенче планга куймады, балаларына игътибарлы булды. Завод-фабрикаларда эшләүче егет-кызлар, аның моңыннан илһам алып, нормаларны арттырып үти иде. Халкыбыз шундый бәхетле, безнең шундый бөек кешеләребез бар. Урыннары җәннәттә булсын, – диде ул.

Бу көнне бик күп җылы сүзләр, истәлекләр, теләкләр яңгырады. Мәҗлес дога белән тәмамланды. «Рафаэль Ильясов мәңге исән, мәңге безнең белән, аның моңнары мәңге яңгырар!»

Рафаэль Ильясов ТАССРНың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты. Рафаэль Ильясов 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туган. 1964 -2005 елларда «Татарстан» радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире булып эшләгән. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итте. Рафаэль Ильясов 45 ел татар сәхнәсендә. 2014 елда иҗаты Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән булган. 2020 елның 9 декабрендә вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100