Мәүлид бәйрәменең файдасы һәм фазыйләтләре
Быел һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1500 еллыгы бәйрәм ителә.

«Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе
Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 23 августта кояш баю белән башланачак һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай булу белән истәлекле.
«Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе.
Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.
Сәхабәләр Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе белән бергә булган, барысы да аны яхшы белгән, шуңа күрә дә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында, аның яхшы холкы һәм өстенлекләре турында искә алу өчен махсус мәҗлесләр үткәрүдә зарурлык булмаган.
Табигыйннар чорында мөселманнар һәрвакыт һәм бар урыннарда да Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында сөйләгән. Аннан соң кешеләр Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турында әкренләп оныта башлаган, һәм тәкъва галимнәр, мөселманнар Пәйгамбәрне салләллаһу галәйһи вә сәлләм онытмасыннар өчен, махсус мәҗлесләр оештырырга тәкъдим иткән.
Шулай итеп, Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү традициясе башланып киткән. Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала.
Аллаһ Расүленең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала.
Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә андый вакыйгаларны сөйләргә яраткан.
Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең формасы үзе үк бары тик яхшылыкны гына күз алдында тота, чөнки кешеләр анда Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлыкларын белдерү, Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм салават әйтү һәм мөселманнар һәрвакыт, аеруча Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айда шөгыльләнергә тиеш булган башка игелекле гамәлләр кылу өчен җыела, диелә бу хәбәрдә.
Быел бөек юбилей – Аллаһ Илчесенең салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1500 еллыгы
29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Быел тантана бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1500 еллыгы белән истәлекле. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте, дип язган идек.
Бәйрәм Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында 15:00 сәгатьтә башлана.
Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре уза. Мәҗлесләрне Рабигыль әүвәл аеның беренче көнендә (24 августта) Кукмара районының тарихи Мәчкәрә мәчетендә Мәүлид башлап җибәрә. Анда бөтен республикадан имамнар катнаша. Ә Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (4 сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәкъ туган көнендә – Мәүлид кичәсе Болгарда Ак мәчеттә үтәчәк, диелә.