news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда Пәйгамбәрнең 1500 еллыгына багышланган Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама уйнаталар

news_top
Казанда Пәйгамбәрнең 1500 еллыгына багышланган Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама уйнаталар
Фото: https://dumrt.ru

29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Быел тантана бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1500 еллыгы белән истәлекле. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә аны аеруча зур итеп һәм Республика Көне чаралары кысаларында оештыра. Бәйрәмгә теләгән һәркем – казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла.

Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында 15:00 сәгатьтә башлана.

Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып, хаҗга һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала.

Фестивальнең махсус кунаклары – Россиядә иң танылган нәшид башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары. Алар үзләренең иң популяр нәшидләрен – сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт турында җырларын тәкъдим итәчәк. Нәшидләр гарәп һәм рус телләрендә яңгыраячак.

Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Балалар өчен викториналар уза: аларга бүләкләр бирелә.

Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августта кояш баю белән башланачак һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай булу белән истәлекле.

«Мәүлид» сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килүе.

Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре уза. Мәҗлесләрне Рабигыль әүвәл аеның беренче көнендә (24 августта) Кукмара районының тарихи Мәчкәрә мәчетендә Мәүлид башлап җибәрә. Анда бөтен республикадан имамнар катнаша. Ә Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (4 сентябрьдә) – Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәкъ туган көнендә – Мәүлид кичәсе Болгарда Ак мәчеттә үтәчәк, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар