Мәүлид бәйрәмендә хаҗ һәм гомрәгә 7 юллама уйнаттылар: «Билеттагы сан – туган елым иде»
Кичә Казанның Иске Татар бистәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узды. Тантанага килүчеләр арасында хаҗга һәм гомрәгә 7 юллама уйнатылды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.

Казанда Мәүлид бәйрәме беренче тапкыр шулай зурлап оештырылды, бу – аның Республика көне чаралары кысаларында үтүе белән дә бәйледер. Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында йөзләгән казанлы һәм башкала кунаклары җыелган иде.
Чараны, Коръән аятьләре укып, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави ачып җибәрде. Аннан соң кунакларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чыгышында Пәйгамбәрнең һәр дүшәмбе саен ураза тотуын (Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләм нәкъ менә дүшәмбе көнне дөньяга килә – «Интертат» иск.) һәм өммәтенә дә кушуын искә алды, ягъни һәр мөселман әлеге айга шатланырга тиеш.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. «Әнбия» сүрәсендә: «Ий Мөхәммәд, без сине галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрдек», – диелә.
Шуңа күрә мөселманнар Мәүлидкә, һичшиксез, шатланырга тиеш була. Мәүлидкә кем сөенмәгән? Хәдисләрдән хәтерләсәгез, Иблис 3 тапкыр бик каты кычкырган: җәннәттән куылгач, мәлгунь булганга күрә һәм Пәйгамбәребез дөньяга килгәч. Ягъни Мәүлидтән Җир шарында иң беренче Иблис һәм аның иярченнәре рәхмәтсез булган, – дип сөйләде ул.
Алга таба мөфти хәтта Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вәсәлләм абыйсы Әбу Ләхәбнең Җәһәннәмдә дүшәмбе саен газабы җиңеләйтеләчәге хакында искәртте. Чөнки ул үз вакытында Мөхәммәднең тууына шатланган, аңа бу хәбәрне китергән Сүвәйбәне азат иткән һәм корбан чалдырган. «Динебезнең дошманы булуына карамастан, ул да Мәүлидтән файда күргәч, мөселманнарга Мәүлиднең нинди зыяны турында сөйләп була?» – диде Камил хәзрәт. Ул шулай ук бу ай дәвамында Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вәсәлләм тормыш юлы турында китаплар укырга һәм аның сөннәтенә иярергә өндәде.
Бәйрәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән иде: махсус кунаклар буларак, Россиядә иң танылган нәшид башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясады, Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров вәгазьләр сөйләде, ә танылган татар артистлары Ильяс Халиков һәм Динар Шәймәрданов касыйдәләр башкардылар. Шулай ук Мәүлид мәйданчыкларында Halal Market ярминкәсе эшләде.
Соңрак бәйрәмгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. «Мәүлид ае мөбәрак булсын, һәммәгезгә дә исән-саулык телим. Тарихи җирлектә матур итеп «Печән базарлары» үткәрәбез, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вәсәлләм туган көнен искә алабыз, аралашабыз, күрешәбез. Дөньялар тыныч, эшләрегез уңышлы булсын. Бик зур рәхмәт монда килгәнегез өчен», – диде ул.
Әмма иң дулкынландыргыч һәм көтеп алынган мизгел ул – хаҗга һәм гомрәгә юллама уйнатуларыдыр. Оештыручылар әйтүенчә, бүләк уйнатуда 4 мең кеше катнаша, чөнки бәйрәмгә шулкадәр билет өләшкәннәр.
Барлыгы 7 юллама уйнатылды: дүртесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды тарафыннан бирелсә, калган өчесен Дагыстан Республикасы мөфтияте тапшырды.
Җиңүчеләрне игълан итә башлагач, кешеләр сәхнә янына тыгызланды. Һәркем, өмет белән, кечкенә баланың барабаннан сан язылган кәгазьне алуын һәм алып баручының 6 урынлы санлы игълан итүен көтә иде.
Тормышның авырлыгыннан тезләре сыгылган, шактый өлкән яшьтәге бабай, «минем санны әйтсәләр, халык арасыннан чыгып җитә алмамын» дигән сыман, журналистлар янына, сәхнәнең алдына ук килеп басты. Менә беренче өч сан яңгырады: «0...0...3...». Мин бабайның билетына күз салдым, туры килә. Калган өч санны да әйттеләр. Бабай калтырап торучы куллары белән кат-кат санын тикшерде, ләкин… Насыйп булмады, соңгы өч сан туры килми. Ул авыр гына сулап куйды.
Гомумән, бик зур өметләр белән килеп, күз яшьләре белән диярлек кайтып китүчеләр дә булды. Бер апаның кулында 12 билет иде, әмма берсе дә отышлы булмады. Монда билет саны түгел, ә башка әйбер мөһимрәктер… Изге җирләргә Аллаһы Тәгалә колларын үзе чакыра, диләр. Димәк, җиңүчеләр шушы кешеләр рәтенә кергән булып чыга инде.
Олы бүләккә лаек булучылар күз яшьләре белән шатлыклары белән бүлештеләр. Резеда ханым Саттарова, гомрәгә бару – һәр кеше өчен бик зур хыял, ә кайберәүләр өчен хәтта тормышка ашмаслык хыял булуын билгеләп узды. «Әмма минем гомрәдә булганым бар, шуңа күрә мин улым белән киленемне җибәрергә ниятлим. Алар барып кайтсыннар», – диде ул.
Сертифактны әти-әнисенә бирергә ниятләвен башка җиңүче дә әйтте. «Мин монда җиңеп буладыр дип бөтенләй уйламаган идем. Үземнең билеттагы саннарны ишеткәч, бик шатландым. Мин сезгә үземнең хисләремне аңлатып бетерә дә алмыйм.
Һәрбер мөселман үз тормышында бер тапкыр булса да хаҗга барырга тиеш, һәм бу – мөһим максат булып тора. Мөмкинлек булса, мин бу сертификатны әти-әниемә бирермен дип уйлыйм, чөнки ул аларга кирәгрәк», – дип бүлеште хаҗга юллама отучы Илхамия Фәрзутдинова.
Ә гомрәгә юллама отучы Рифкат абый Зариповның кызыклы гына туры килү дә килеп чыккан: билетның номеры аның туган елы белән туры килә. «Билет алдым да: «Үземнең туган ел белән туры килә – 51 нче ел», – дип әйтәм хатынга. Менә шушы билетка чыкты. Әле нәрсә булганын аңлап та бетермим, мондый бүләккә өметләнмәгән дә идек», – ди ул, күзләре белән әле бер, әле икенче якка аптыраган сыман карап.