Мәскәүдән Актанышка күченгән фермер: «Чебине бодай белән генә үстереп булмый»
Айзат Газизҗановка 31 яшь. Казанның төзелеш университетын тәмамлаган. Мәскәүдә эшләп йөргән җиреннән Актанышка күченеп, крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәргәндә аңа нибары 24 яшь була. Районда «Актанышбаш» брендын булдырып, 100 меңләп чеби үстереп сатучы эшмәкәр белән сезонның иң кызган чагында күрешеп сөйләштек.
Яз айлары – чеби фермалары өчен «урак өсте». Бу айларда халык, күпләп, бройлер сатып ала. Шуңа күрә дә мондый хуҗалыкларда эш таңнан караңгы төнгә кадәр бара. Айзат Газизҗановны да караңгы төшеп, кич җиткән вакытта гына тотып булды. «Сезонның иң кызган чагы. Өйгә кайтып та кергән юк», – дип башлады ул сүзен.
«Үсмәгән үрдәкләрне 2 ел ашадым»
Актанышның Сәфәр авылында туып-үскән Айзат белән Азаматның уртак хезмәтләре бу ферма. Энекәше Азаматны армиягә озатырга кайткан җиреннән кинәт кенә ферма ачу уе белән яна башлый Айзат. Әллә ничә тапкыр «яна», уңышлары да булмаган еллар була.
Азаматны армиягә озатырга кайткан җирдән дус егетләргә кердем. Алар беренче ел эшләп киткәннәр, каз алганнар иде. Алардан күреп, мин дә каз алдым. Әтиләр башта каршы булды. «Нигә авылга кайтасыз инде? Шәһәргә киттегез генә бит әле. Юкка укыттыкмыни без сезне?» – диделәр.
Башлап җибәрергә акча юк. Шунда бик уңышлы гына «Начинающий фермер» дигән программага кердем, миллион ярым акча бирделәр. Беренче елны 3000 каз алдым. 19 август иде, көне дә истә калган әле. Казларны бушатканда тизәккә батып беттем. Мин бит инде каз, чеби күргән кеше түгел, андый әйберне уйлап та карамадым. Ул мизгелдә ташлап китәсе килә башлаган иде.
Ул казларны әйбәт кенә үстереп җиткердек. Үлүләр дә күп булмады. 1 ай дигәндә суеп бетердек, ә сатарга җир юк, чөнки мине беркем дә белми. Бик авыр барды. Аннары үрдәк алып кайткан идем, аларны ашатырга акча кирәк. Машиналарны да сатып бетердем. Әниләр дә: «Җиткәндер инде», – дип әйтеп карадылар. Сезонлы эш булгач, ел саен: «Быел булмады, ярар, икенче елга булыр», – дигән өмет бар. Шулай барды да барды, соңгы 5 елда эш яхшырак бара башлады. Эш тәртибен дә белдек хәзер.
Беренче казларны кая куйдың соң?
Ул казларны мин 2 ел ашадым (көлә). Каз гына түгел, үрдәк тә ашадым әле мин. Үрдәкләрнең беренче партиясе үсте, икенчесен үстерә алмадым. Арзанрак комбикорм алган идем, аның да бит протеиннарын карап алырга кирәк. Мин алар турында бөтенләй белмим. Фермерларга сорап барам – әйтмиләр, аңлатмыйлар.
Бер фермер «рассрочкага» – үстерергә дип, үрдәкләрен бирде. Шулай сөйләштек: мин үстерәм, илтеп бирәм, ул суя да иткә алып кала. Ул да итне каядыр җибәрәм дип сөйләшеп куйган булган. Нормаль үскән үрдәк 2-2,5 кг булырга тиеш. Минем, бәлки, егерме проценты шундый булгандыр. Икенче категория булып барган, якынча 60 процентын очсыз бәядән алды. «Үсеп бетмәгән, 1,2-1,3 килограммлы үрдәкләрне кая куйыйм мин? Син болай да мине кыен хәлдә калдырдың», – ди. Төядем дә алып кайтып киттем. Ыслап саткаладык. 2 ел үрдәк ашадым инде. Хәзер бик ашаган юк. Әллә туйдым шунда, әллә нәрсә (көлә).
Сезонлы эш булгач, аңлап та бетерми идем. Беренче елны бройлерны соңрак алган булдым. Кешеләр сатып бетереп, халык алмый башлагач, мин сатарга тотындым. Күп күләмдә дә алырга куркыта иде, чөнки сатып булмас кебек тоелды. Аннары өйрәнеп киттем инде, хәзер җиңел.
«Бодай белән генә чеби үстереп булмый»
Актанышбаш авылындагы фермасында ул 100 меңләп чеби үстерә. Бер корылмада 1 айлык, икенчесендә – 2 көнлек чебиләр. Андый корылмалар саны да берничә. Чебиләр ашый, су эчә торган җайланмалары да заманча икән хәзер. Су эчәсе килсә, җайланмага килеп төртә дә, аннан су тама. Ә азыкны махсус конвейер белән автомат рәвештә салып торалар. Икенче елга фермада инкубатор куярга уйлап йөри Айзат. «Киләсе елга үземә җитәрлек күләмдә чеби чыгарачакмын», – ди.
Күкәйдән чыгу белән, 1р көнлек чебиләрне Арчадан алып кайтам. Мәсәлән, кичтән чыга, иртән кайтаралар. Чебине туу белән йөртергә җиңелрәк. Әгәр ул эчсә, ашаса, тизәк тә була, дымлылык арта. Мәсәлән, 3-4 көнлек чебиләрне йөртүе авыррак.
Бройлерларны ничә көнлек итеп алырга кирәк?
Без 28 көн – 1 айлык итеп сатабыз. Бер көн билгелибез, барысы да әйбәт барса, шул көнне сатабыз да. Узган ел сату көне алдыннан үлә башладылар. Иртән кешеләр килергә тиеш, ә без сатуны туктаттык. Төнлә белән һәрберсенә шалтыратып, язып чыктык. Аңлаган кеше аңлады, аңламаганнары ачуланды. Ул партияне дәвалап, берничә көннән соң гына саттык.
Кеше хәзер чебине күп аламы?
Чеби тотып утырып калган юк. 2020 елны бик күп фермерлар, саталмыйча, бик күп бурычларга батып беттеләр. Әллә корылык килде, әллә күп кеше чеби утыртты. Фермерлар да күп бит хәзер.
Бер фермерның өченче ел чебиләре начар булды да, узган ел сата алмады. Ул хәзер эшли микән, инде юктыр. Мин анда күпме акчалар кертергә кирәк икәнен аңлыйм. Узган ел ул минуска чыккандыр.
Өченче ел минем сезон кинәт туктады, алмый башладылар. Шуңа өстәп, кызу вакытлар башланды. 10-15 мең чебиләре калган кешеләр «ух» дигән вакытта минем әле 100 меңләп бройлер бар иде. Партия артыннан партия чыккач, шулай җыела, ул бит сатылырга тиеш. Мәсәлән, 15 меңлек партия килә, минем 3 меңен генә алып китәләр. Берсе артыннан берсе үсә, тыгылалар, көннәр кызу, үләләр. Кыскасы, рисклы эш.
Фермада чебиләр комбикорма ашап үсә. Өйгә алып кайткач, аларга башка ризык ашаталар. Аннары комбикорм белән үстергән чебиләрне, «натураль» ризык түгел, диләр. Бу – дөресме? Комбикорм ашатырга кирәкме?
Комбикорм – шул ук бодай, «жмых», соя. Әлбәттә, химикатлар да кушылгандыр, ансыз гына булмый. Һәр кешегә макро һәм микроэлементлар кирәк булган кебек, тавыкларда да шул ук система. Бодай гына ашатырга була, тик ул аннан үзенә кирәк әйберләрне алып бетерә алмый. Аларга да кальций, фосфор кирәк. Комбикорм ул тулы рационлы азык булып бара. Эшкәртелү дә әйбәтрәк бара. Шуңа күрә 40-42 көндә 3 килолы тавык суя алабыз.
Өйдә алар юк, шуңа алар әкренрәк үсәләр. 3 килолы тавык булсын өчен 60-70 көн ашатырга кирәк. Иткә ит тәме исә якынча 60нчы көнне керә. Мәсәлән, безнең монда үстергәнне дә суеп ашаган бар, әби үстергәнне дә ашаган бар – җир белән күк арасы. Чөнки өйдә үстерелгәннәргә ит тәме керә.
Комбикорм бер очракта әйбәт – бездән алып киткәч, атна-ун көн эчендә өй ризыгына өйрәтеп җибәрер өчен, чебиләргә комбикорма кушып ашатырга кирәк. Чебиләрне тутырабыз, төйибез, яңа җиргә алып кайтып бушаталар, бройлерның аннан да стресс була. Шуңа беренче мәлне без ашаткан комбикормны ашатсалар, яхшырак була.
Алып кайттың да, бодай гына бирдең, ди, алай үстерүе ай-һай авыр. Чебигә үлән, сөяк ише ризык, витаминнар кирәк, бодай белән генә чеби үстереп булмый. Кемдер, бәрәңгенең дә файдасы юк, ди.
«Чебине антибиотиксыз үстерәбез», – диләр. Алай гына булмый ул»
Чебиләр ник үләләр? Фермада да күпләп үлү очраклары буладыр?
1 айлык чебиләрдә партиядә 3 процент үлү очрагы рөхсәт ителә. Фабрикаларда – 5-6 процент. 10 мең утыртам икән, аның 250-300е үлә.
Кайткан вакытта ук зәгыйфьләре була. Аларны шунда ук аерабыз, юк итәбез.
Чирләргә дә мөмкиннәр. Колибактериоз, кокцидиоз дигән начар чирләр бар. Аларны вакытында күрми калсаң, 3 кенә түгел 10 процент булырга мөмкин. Бу чир булса, чеби хәлсезләнә, утыра башлый, ашамый, кибә һәм 3-4 көн эчендә үлә. Бик тиз тарала ул. Бүген өчәү үлә икән, иртәгә – алтау. Шунда ук аңлап, чебине ярып карарга кирәк. Чирли башлауларын күрми каласың икән, икенче көнгә 15, аннары 40, 50, 100, 200әр чеби үләргә мөмкин. Дәвалауны башласаң да, чир шулкадәр көчле булып, 500 чеби үләргә мөмкин. Дару бирә-бирә, терелә башлыйлар, үлүләр кими. Тик барыбер ул партия үсүдән туктап кала.
«Антибиотиксыз үстерәбез», – диючеләр бар. Алай үстереп булмыйдыр ул. Без чебиләр кайту белән профилактика өчен дару, витаминнар бирәбез. Менә быел сату башланды, үлү дә күп түгел, алай чирләмәделәр.
Кош гриппы дигән әйберне күргән юк, Аллага шөкер. Бик еш ишетеп торабыз. Сөйләүләр буенча – куркыныч чир. Ул керүдән Аллаһ сакласын. Соңгысы Мөслимдә булды, бер фермерның казларын яндырып бетерделәр бит. Партия саен чебине ветеринария бүлегенә алып барабыз. Канын алып, тикшерүгә җибәреп торалар. Аның буенча справкалар, актлар кайта.
Актлар дигәннән, ит сату өчен фермерларга нинди сертификатлар кирәк?
Элек ит сату буенча эшләү җайлы иде. Минем кайда суйганны да, ничек суйганны да белмиләр иде. Суелган тавыкны ветеринарияга алып бара идек. Абыйлар чыгып карыйлар да, түшкә бозылмаган, сасымаган икән, мөһерләрен сугалар да, бернинди проблемасыз документ бирәләр иде. Ул документ белән теләсә кайсы җиргә барып сата, хәтта кибетләргә кертеп куя ала идек.
Хәзер алай түгел. Хәзер чебиләрне, казларны, малларны сугым пунктында гына суярга тиешбез. Алар безгә сертификат бирә, шуның белән генә сата алабыз. Ел да нәрсәдер кертәләр. Быел тирес чыгару белән дә нәрсәдер уйлап таптылар бит әле.
«Бу эштә кешегә ышанып бетеп булмый – тереклек бит»
Чеби сату – сезоны эш. Ел дәвамында нәрсәләр үстерәсең?
Март, апрель, май, июнь бройлер үстерәм. Сатылмый калган артык бройлерлар була икән, алар иткә китә.
Июль уртасында каз алам. Элек ул вакытта сорау кими, бәя төшә, 2 тапкырга очсызрак бирәләр иде. 1-2 ел элек казны сату кимеде, шуңа күрә бәясе дә төшми. Июль уртасында каз алу, дигән лайфхак хәзер эшләми (көлә). Аның тагын бер уңайлы ягы бар иде: каз 4 айда җитешә бит. Майда алсам, аны сентябрьдә суярга кирәк, ә ул вакытта әле җылы була. Июльдә алгач, ноябрь аенда суябыз. Яңа ел алды булгач, алып бетереп тә баралар.
Ноябрь азагы – декабрь башында кызыл тавыклар кайта. Аларны 3 ай үстерәм дә, сатам. Шулай итеп, ел дәвамында эшлибез. Аларын, сезон, дип әйтмибез, җиңел үстерелә. Сезон – ул хәзер.
Сезон вакытында синең гадәти көн ничек үтә?
Көненә 4-6 сәгать йоклыйм, атнага 1 тапкыр 8-10 сәгать тә йоклаган чаклар була. 1-2 ел элек әле төне буе эшләп йөри идем, хәзер алай булдырып булмый. 12дә, 1дә, 2дә ятам йокларга. 12дән дә иртә яткан юк инде.
Узган ел җиңелрәк барды: мин киләм, карап чыгып китәм. Быел үземә дә эш тия. Комбикорма салырга җитешмиләр, ди, комбикорманы мин салам, мәсәлән. Каядыр су бәрә, каядыр комбикорма сала торган җайланма килеп төшә, каядыр электрика белән проблема. Электриканы үзем аңлагач, анысын да үзем эшләп куям. Үзең яхшырак та эшләрсең кебек бит әле. Аннары бу эштә гел кешегә ышанып бетеп булмый. Кирпеч суксаң – бер хәл, булмаса булмый. Ә монда тереклек бит, шуңа гел контроль кирәк.
Сезонлы эш булгач, эшчеләр белән дә проблема килеп чыга. Теләсә кайсы вакытта эшкә чыкмый калырга мөмкиннәр, мәсәлән. Иртәгә сату дигән көнне мин, 10 кеше ярдәмгә чыга, дип йөрим, аларның өчесе рәхәтләнеп чыкмый кала. Бу әйбергә әзер булырга кирәк.
Ферманы сезнең «гаилә бизнесы» дип тә атарга буладыр инде?
Әйе. Азаматка үзем тәкъдим иттем: «Монда эш җитәрлек, кал», – дидем. Булышырга гына килгән иде ул. Аңа да эш авыр тия. Ул да минем кебек чаба да чаба. Безнең бернәрсәне дә бүлешкән юк, бөтен әйбер уртак. Эшне дә бүлешкән юк, «син кал, мин калам» дигән әйбер дә юк. Ул үзе белеп кала, мин үзем белеп калам. Икенче энекәш тә Актанышта булганда гел ярдәм итеп торды, хәзер ул Мәскәүдә укый.
Без кечкенәдән начар яшәмәдек, әтиләрнең берничә авылда үз кибетләре бар иде. Хәзер әни Сәфәрдәге кибетне карап, үзе шунда эшли.
«Актаныш минеке һәм минем өчен»
Чеби үстерү – керемле эшме соң?
Әйе. Керемле булмаса, мин монда йөрмәс идем.
Минем эшмәкәрлек белән Казанда укыганда шөгыльләнеп караган булды. Казанда укыганда шаурма ясау ноктасы ачтым. Элеккеге ресторан бинасын арендага алдым, егетләр белән ремонт ясадык, җиһазлар кайтардым. Укуның соңгы елы, диплом вакытлары иде ул. Иртәнге 6да базарга барам, ризыклар алам да китәм кафега. Эшкә алган егет белән яшелчәләрне әрчибез, ул ашарга пешереп кала, мин укырга китәм, аннары кире эшкә барам. 3 ай эчендә булган бөтен акчаны югалтып бетердем дә җиһазларны саттым, «мәңге тотынмыйм мондый эшкә» дип чыгып киттем (көлә). «Общепит» та – авыр эш, минем өчен бармый ул.
Ферма миңа рәхәт. Бу эшкә дә күп кеше «кит әле!» дип карый. Дуслар киләләр дә: «Аллам сакласын, үземнең эш нормаль икән», – диләр. Аллаһ сакласын, ферма бетсә, мин башка нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белмим, эшләп торсын инде. Барып, бөтен төрле эштә дә эшли аламдыр үзем. Тик монысы – яраткан эш. Бер төрле генә булмавы да ошый. Идеаль булса да кызык түгел.
Үз эшен башлаучыларга нинди киңәшләр бирер идең?
Кеше сүзен тыңламаска. Телисең икән, эшләп карарга кирәк. Бигрәк тә яшь вакытта. Карт кеше өчен рисклы тоела алай яшәү.
Аннары эшләгән кешене барып карарга кирәк. Үзеңнең хатаңда өйрәнәсең, диләр бит. Алай кирәкми ул, кешенекендә өйрәнергә кирәк. Мин башлаганда барып, сорап-сорап карадым. Хәзер генә уйлап йөрим: миңа да бөтен әйберне әйтеп бетермәгәннәр икән. Миңа килсәләр, мин сөйлим дә бирәм инде, беркатлы бит. Белгән әйберне әйтәм.
Авылда калуыңа үкенмисеңме? Дөрес карар кабул иткәнсеңме?
Әйе, абсолют. Мәскәү түгел, Чаллыга түзә алмыйм хәзер. Шәһәргә барып, 1-2 көн куна алам, аннары кайтасы килә башлый. Хәтта Чаллыда шулай, Казанга барсам – бөтенләй инде.
Мәскәүдән Актанышка кайткач, 1 ай буе нәрсә эшләргә белми азапландым. Шәһәрдә бөтен әйбер тиз-тиз темп белән бара, монда алай түгел. Актаныш минеке һәм минем өчен.