Мәскәүдә Татарстан көне: дәрәҗәле кунаклар катнашкан туй, каз өмәсе, татар теле дәресе
«Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләрнең берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көнен ачып. Башкалада «Мин яратам сине, Татарстан» җырын җырлаганнан соң, Салават йөрәк түрендәге сүзләрен әйтте. Бу хакта – «Интертат» репортажында.
Бүген Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көне үтә. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан 5 мәйданчыкта тәкъдим ителә.
Күргәзмә кунакларын Татарстанның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмдагы әһәмиятле казанышлары белән таныштырдылар. Моннан тыш, форумда катнашучыларга каз өмәсе, татар туе йолалары күрсәтелде: Балтач муниципаль районында туып-үскән 23 яшьлек Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова милли йолалар буенча никах укытты.
- Искәртеп үтик, «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы Мәскәүдә 4 ноябрьдә ачылды, һәм ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итә. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, зур компанияләр, министрлыклар һәм оешмаларның казанышлары тәкъдим ителә. Күргәзмә эшләү дәвамында Россия Президенты Владимир Путинның берничә тапкыр килүе көтелә.
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләренең берсе»
«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Татарстан көнен ачып җибәрде.
– Бүген монда Татарстан республикасын тәкъдим итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләренең берсе. Без Президентыбыз Владимир Путин алып барган сәясәт ярдәмендә шулай эшлибез. Әлбәттә, федераль хакимияткә дә зур рәхмәт. Бүген безнең белән булган һәркемгә ихластан рәхмәт. Татарстан, алга! Бары алга! – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан көненә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Соңрак ул Татарстан стенды белән танышты. Татарстан стенды киләсе елда Казанда узачак масштаблы вакыйгаларның берсе булачак «Киләчәк уеннары» рухында әзерләнгән иде.
Татарстан Рәисе «Шаян ТВ» каналының мультфильмнарга тавыш яздыру остаханәсендә катнашты.
– Сезне күрүемә бик шат. Барыгызга да шатлык, исәнлек телим. Матур итеп Татарстаныбызны күрсәтегез. Рәхмәт сезгә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Яңа өйләнешкән яшь парга Миңнеханов теләкләре
Татарстаннан яшь пар – Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кырларында никахларын теркәде. Анда, шулай ук, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
– Әлеге туй ясалма рәвештә үткәрелми. Бу – Балтач районыннан үрнәк гаилә. Яшь гаиләгә аяк өсте кул чабып, уңышлар һәм озын гомер, күп балалар теләп калабыз. Демография – төп мәсьәлә! – дип елмаеп котлады яшь парларны республика җитәкчесе.
Ул Самат һәм Сөмбелгә Алтайга сәяхәткә сертификат тапшырды. Кияү белән кәләшнең шатлыклы көннәрен туган-тумачалары, дус-ишләре уртаклашты – алар барысы да кичә Россия башкаласына килеп җиткән. Яшь парның туе 23 декабрьдә Балтачта була.
Марат Хөснуллин: «Татарстан – чын мәгънәсендә үсеш территориясе»
Халыклар хуҗалыклары күргәзмәсендә Татарстан көне ачылышында катнашучыларны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сәламләде. Ул гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруда Республика җитәкчелегенең роле зур булуын белдерде.
– Бүген мин Татарстан Республикасы көннәрен ачуда катнашуыма шатмын. Бу җир табигый ресурсларга, уникаль тарихи-мәдәни мирасларга бай. Ә Татарстанның төп байлыгы – кешеләр. Төбәкне чын мәгънәсендә тиз үсеш территориясе дип атарга мөмкин. Татарстан барлык тармакларда да югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Шунысын да билгеләп үтәсем килә, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыруга комплекслы караш – Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика командасы эше. Россия Президенты куйган илкүләм максатларга ирешүгә керткән зур өлеше өчен, Татарстанга рәхмәт белдерәсем килә. Беләм, Рөстәм Нургали улы, сез көн-төн, республикада кешеләр мөмкин кадәр яхшырак яшәсен өчен, төрле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәсез.
«Россия» күргәзмә-форумы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланды.
Бер урында бөтен Россия, илебезнең бөтен потенциалы һәм көче, барлык төбәкләрнең үзенчәлеге тәкъдим ителә. Соңгы дистә елларда субъектларның, федераль ведомстволарның һәм компанияләрнең төп казанышлары белән танышырга мөмкин. Күпсанлы павильоннарда икътисадның төрле тармакларында россиялеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы проектлар тәкъдим ителде, – диде Марат Хөснуллин.
«Восток» трассасының ачылуы – зур вакыйга булачак»
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Восток» трассасының ел азагында ачылуын әйтте. Мәскәүдән Владивостокка сузылган маршрут «Россия» дип аталачак.
– Ел ахырына без барыбыз да «Восток» трассасының ачылуын көтәбез. Анда иң зур һәм иң озын участок урнашкан. Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Төмән һәм Владивостокка кадәр трасса – безнең зур илебезне тоташтырачак чор вакыйгасы. Бу маршрут «Россия» дип атала. Шуңа күрә бу – зур вакыйга.
Татарстанда махсус проект буенча юллар ремонтлана. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча быел республикада 400 чакрымнан артык юл ремонтланган, – дип искәртте Хөснуллин.
Олег Морозов: «Татарстан – лидер, һәм төбәк моны «Россия» күргәзмәсе кырларында күрсәтә»
VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Татарстанның лидер төбәк булуын әйтте.
– Безнең Татарстан – һәрвакыт лидер төбәкләрнең берсе. Бүген Татарстан белән кызыксыну күп булу сүздә генә түгел, республика илдә били торган урын булып тора. Бу – инвестицион җәлеп итүчәнлек, яңа технологияләр, киләчәк уеннары, БРИКС. Татарстан – лидер, аның лидер булуын без бүген дә монда күрәбез. Республика бер үк вакытта бөтен юнәлешләр буенча да системалы рәвештә үсәргә тырыша, – дип шәрехләде ул.
Владимир Леонов: «Казан – спорт башкаласы, Татарстан – спорт төбәге»
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың спорттагы уңышлары турында Мәскәүдә уза торган «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында сөйләде.
– Казан – спорт башкаласы, Татарстан – спорт төбәге. Татарстан – спортның барлык юнәлешләрендә флагманнарның берсе. Киләсе елга барыгызны да Казанда көтәбез, безнең 2 зур вакыйга көтелә. Февраль аенда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары»н уздырачакбыз. Без бер урында, бер үк вакытта классик спортны һәм киберспортны тоташтырабыз. Июнь аенда барыгызны да яңа «БРИКС илләре уены» проектына көтәбез. Анда 27 спорт төре тәкъдим ителәчәк. Барыгызны да көтәбез, – диде Владимир Леонов.
Шулай ук, ул Казанда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова исемендәге спорт мәктәбе ачылачагын хәбәр итте.
– Без Алинә Заһитова белән берничә проектны гамәлгә ашырабыз, шул исәптән, революцион проектларның берсе – киләсе елда Казанда аның исеме белән аталган мәктәпнең ачылуы, – диде министр.
Алинә Заһитова бу идеяне гамәлгә ашырганнары өчен Татарстан хакимиятенә рәхмәт белдерде.
Талия Миңнуллина: «Татарстан – халыкара эшлекле вакыйгалар үзәге»
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанны төрле өлкәдә алдынгы төбәк булуын сөйләде.
– 2024 елда «Киләчәк уеннары», «БРИКС» дәүләт башлыклары саммиты һәм башка күп кенә зур масштаблы чаралар көтелә.
Татарстан продукциясенең 50 проценттан артыгы илебездән читтә сатыла, бу – төбәк өчен зур сан. Татарстан көне уңаеннан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә 50дән артык чарада катнашып була.
– Безнең өчен икътисад, сәнәгать, туризм, мәдәният, мәгариф һәм башка күп кенә тармакларда үз казанышларыбызны күрсәтә алу – зур дәрәҗә. Без күргәзмәне карарга вакыт тапкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Биредә 12 апрельгә кадәр төрле программалар үткәреләчәк, – диде Талия Миңнуллина.
Шамил Тарпищев: «Россия» күргәзмәсе һәм анда төбәкләр көннәре традициягә әверелергә тиеш»
Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев «Россия» халыкара күргәзмә-форумы һәм аның кырларында төбәк көннәре кебек вакыйгаларны үткәрү традициягә әверелергә тиешлеген әйтте.
– Бу – традиция булырга тиеш, мин кичә Мордовия көнендә булдым, шуңа күрә минем өчен бу – әһәмиятле вакыйга. Бу – шактый зур бәйрәм. Татарстанның барлык спорт төрләрен үстерүгә системалы якын килүгә сокланам. Төбәктә бик күп халыкара ярышлар уза.
Татарстанда уникаль хәл – барлык спорт төрләре үсеш алган, Россиянең бер генә төбәгендә дә мондый хәл күзәтелми. Системалылык бар, аның буенча һәр спорт төре үсеш ала, бу күренеш мине сокландыра, – диде Шамил Тарпищев.
Марат Җәббаров: «Казанның иң яхшы шеф-поварлары безнең милли ашларны пешерү буенча остаханә күрсәтте»
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә уза торган Татарстан көнендә министрлык үткәргән чаралар белән таныштырды.
– Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә азык-төлек, аграр юнәлешләрдә мәйданчыклар эшләде. «Татпотребсоюз» урамда кечкенә Сабантуй оештырды, Татарстанда җитештерелгән бик күп милли продукция алып килделәр. Ул – чәкчәк, казлар, төрле лимонадлар һәм башкалар. Иртәдән алып бик күп кеше мәйданчыкта булды. «Россия кухнясы йорты»нда Татарстанның, Казанның иң яхшы шеф-поварлары безнең милли ашларны пешерү буенча остаханә күрсәтте, – дип таныштырды Марат Җәббаров.
«Татпотребсоюз» мәйданчыгында мәскәүлеләрне бушка каз итеннән пешерелгән шурпа, шулай ук чәй белән дә сыйладылар, татарча биюгә өйрәттеләр. Шул ук мәйданчыкта мөслимлеләр башкала халкына каз өмәсе күренешен күрсәтте.
Айдар Сәлимгәрәев: «Татарстандагы эшләр белән ачыктан-ачык кызыксыну күрәбез»
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кунакларның республикадагы эшләргә зур кызыксыну белдерүен әйтте.
– Хис-кичерешләр яхшы, республиканың, республика дусларының казанышының якты чагылышы. Иң мөһиме – кешеләр килсен. Без үзебездәге эшләргә ачыктан-ачык кызыксыну күрәбез. Һәм боларның барысын да лаеклы итеп тәкъдим итә алдык.
Халыкка әйтәсе килгән төп фикеребез: безнең тормышыбыздагы традицияләр – халкыбызның мәдәниятенә һәм ментальлегенә корылган икътисади модельнең нигезе, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Салават Фәтхетдинов: «Бер-беребезне яклап, бер-беребезне саклап яшик!»
Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы Татарстан көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады. «Мин яратам сине, Татарстан» җырын халык торып басып, кушылып җырлады.
– Барыгызны да бәйрәм белән! Бервакытта да онытмагыз: без үзебезгә генә кирәк. Бер-беребезне яклап, бер-беребезне саклап яшик. Мин яратам сине, Татарстан, – диде Салават Фәтхетдинов.
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Мин яратам сине, Татарстан» җырын иң яраткан җыры булуын әйтте.
– Ул – минем иң яраткан җырым. Бабаем гел шул җырны тыңлый, – диде ул.
Дөньядагы иң зур самавыр – Татарстаннан!
«Россия» Халыкара форум-күргәзмәсенә Татарстаннан дөньядагы иң зур самавырны алып килделәр. Кунаклар Казан вәкилләре ясап биргән хуш исле чәй белән сыйланды. Рекордсмен янында аның турында мәгълүмат язылган стендны күрергә була. Самавыр Тулада «Царь-самовар» сәүдә маркасы белән булдырылган. Аның биеклеге – 2 метр 30 см, рекорд 2020 елның августында теркәлгән.
Кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, шулай ук РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Ирек Фәйзуллин һәм Спорт министрлыгы җитәкчесе Олег Матыцин сәламләде.
Татар теле укытучысы Мәскәүдә: «Кунакларны татар теленә өйрәтәбез»
Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәнгәрәева халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында кунакларга татар теле дәресе үткәргән.
– Мин – Бөтенроссия иң яхшы туган тел укытучылары бәйгесе финалисты. Әлеге чарага татар теленнән кереш дәрес үткәрергә килдем. Кунакларны татар телендәге кереш сүзләр белән таныштырдым. 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» чарасына чакырып калдык. Исәнләшү, саубуллашу, кунакханә эзләү кебек сүзләргә өйрәттек. Кунаклар кызыксынып тыңлады, турист, шәһәрдә яшәүче булып төрле әңгәмәләр төзеп карадылар, – диде ул «Татар-информ»га.
Казанда сөйләшү җайлы булсын өчен, кунакларга сүзлекчә, юл күрсәткеч бүләк иткәннәр.
Иң зур бәлеш, «Туган батыр» проекты һәм концертлар
Төштән соң «Туган батыр» театраль постановкасы да күрсәтелде. «Туган батыр» проекты, «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов «Туган батыр» проекты турында сөйләде.
– Бу проект мине һәм башкаларны илһамландыра. Туган батыр – ул безнең батыр. Ул дөнья буйлап сәяхәт итә, дуслар таба һәм начарлыкны җиңә. Ул традицион кыйммәтләр турында сөйли – Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм башкалар.
Без хәзер берничә телдә анимацион мультипликация эшлибез, – диде Радик Абдрахманов.
Моннан тыш, мәдәни программа кысаларында зур бәлеш пешерделәр. Зур бәлеш пешерү буенча остаханәне «Россия кухнясы йорты»нда Казан рестораннарыннан килгән шеф-поварлар күрсәтте. Остаханә алдыннан халык вак бәлештән авыз итте. Азактан мәскәүлеләрне зур бәлеш белән дә сыйладылар.
Остаханәләр зонасында Татарстан осталары чигү, күн эшләнәмәләре ясап күрсәтте.
«Россия кухнясы йорты»нда көн дәвамында татар халык ашлары пешерү буенча остаханәләр үтте. Татарстан пешекчеләре башкала халкына каз, гөбәдия, талкыш кәләвә, чәкчәк пешереп күрсәтте. Остаханәләр арасында кунаклар өчен «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.
18.00 сәгатьтә «Халыклар дуслыгы» дип исемләнгән концерт булды. Концертта Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясады. Кунаклар төрле сәхнә жанрлары һәм музыкаль юнәлешләр номерларын тыңлады.