Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлашу: «Аның белән бөтен дөньяда горурландылар!»

Кичә 19.01 сәгатьтә җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады. Бүген Мәскәүдә татар халкының мәшһүр шәхесе белән хушлаштылар. Татар җырчысы белән хушлашу мәрасиме Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узды.

news_top_970_100
Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлашу: «Аның белән бөтен дөньяда горурландылар!»
Динә Газалиева, Гөлнара Яруллина, РФ Мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Чарага артистның иҗатын яратучы йөзләгән кеше килгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән венок китерделәр. Рөстәм Миңнеханов, үзе һәм республика халкы исеменнән, Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Ибраһимованың кайгысын уртаклашып, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.

«Иҗаты Татарстанның гына түгел, ә бөтен илнең казанышына әверелгән якты шәхес һәм талант иясенең арабыздан китүе белән килешүе кыен.

Ренат Ибраһимов югары сәхнә мәдәниятенә һәм артистларга хас сөйкемлелеккә ия кеше. Табигать Ренат Ибраһимовка беркемнеке белән дә бутап булмый торган гаҗәеп тавыш бүләк иткән.

Ренат Ибраһимов безнең күңелләрдә, җырчының талантына баш иючеләрнең йөрәкләрендә тулы бер чорның символы, югары сәнгать һәм үзе сайлаган эшкә тугрылык үрнәге булып калачак.

Сезнең һәм Ренат Ислам улының иҗатын яратучы һәркемнең зур кайгысын уртаклашабыз. Бу кыен көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык телибез», - дип әйтелә Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.

Ренат Ибраһимовны соңгы юлга озату чарасында катнашкан кешеләрдән – РФ Диния нәзарәте матбугат хезмәте, ТНВ каналы журналисты Динә Газалиева һәм Мәскәү татарларының Штабы хезмәткәрләреннән килеп ирешкән хәбәрләр нигезендә, мәчеттә әйтелгән фикерләр белән «Интертат» укучыларын таныштырабыз.

Артистны соңгы юлга озату чарасында беренчеләрдән булып Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте.

 Үлем үкенечсез булмый. Ренат Ибраһимов кебек шәхеснең китүе - безнең милләтебез, мөселман өммәтебез, Россия һәм Совет җыр культурасы өчен зур югалту булды.

Миңа кардәшем Ренат Исламовичның хатирәләре кадерле. Без даими очраша, уртак чараларда катнаша идек. Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсенең 30 еллыгын билгеләп үткәндә Ренат Ибраһимовның «Юл» җырын башкаруын беркайчан да онытмам. Аның җыры – йолдызларга, күккә илтә торган юл. Сәхнәдә харизматик, әмма шул ук вакытта тыйнак һәм кайвакыт бераз оялчан, тик шулкадәр киң күңелле һәм йолдыз кебек балкучы Ренат Ибраһимов басып тора.

Аңа мөрәҗәгать иткәч, ул беркайчан да безнең чараларда катнашудан баш тартмады. Бәйрәмнәргә килде һәм башкалар белән бергә намаз укыды, - диде Равил Гайнетдин.

Россиянең төзелеш торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Ренат Ибраһимовның иртә китүе бик үкенечле булуын әйтте.

– Күңелдә иң якты хатирәләр генә калачак, - диде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ренат Ибраһимовның җырлары Россия солдатларына сугышчан рух бирүен әйтте.

 Ренат абый теләсә кайсы яшьтәге кешенең рухын күтәрә ала иде. Аның җырлары, репертуары дистәләгән еллар буе яшьләрне бөек төзелешләргә күтәрде, безгә ватанны, ата-ананы, якыннарны яратырга өйрәтте. Ул безне ватанны якларга этәргеч бирде.

4 ноябрьдә безгә бергә Сүриядә булырга туры килде. Ренат Исламович җырлап җибәргәч, өч йөзләп сугышчы торып басты. Алар аны басып тыңлады. Ренат Ибраһимов солдатларның сугышчан рухын күтәрде.

Соңгы елларда ул, нәрсәдер сизенгән кебек, күбрәк иҗат итәргә, яңа альбомнар чыгарырга ашкынды. Киләсе буыннарга бай мирас калдырганы өчен рәхмәт аңа, - диде Равил Әхмәтшин.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Ренат Ибраһимовны якын кешесе булганын әйтте.

Ике атна ярым элек кенә ул безнең ифтарда булган иде. Без аралаштык, аннан интервью алдык. Ренат Ибраһимов минем өчен якын кеше иде. Без аның белән 1979 елдан бирле аралаштык. Иң мөһиме – анда татар рухы, миллилек һәм иман бар иде. Ул татар халкының горурлыгы булды, ә Мәскәүдә бер татарга карап бөтен милләткә бәя бирәләр. Без бик кайгырабыз. Туфрагы җиңел булсын. Безнең аңа багышлаган догаларны Аллаһы Тәгалә кабул итсен, - диде Рөстәм Ямалиев.

Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесенең киңәшчесе, Ренат Ибраһимовның гаилә дусты Ренат Байгузин якты истәлекләре белән уртаклашты.

Без аның белән утыз елдан артык аралаштык, гаилә дуслары идек. Безнең исемнәр дә бер үк. Ул «Газпром» оешмасына мәдәният идарәсе җитәкчесе булып килгәч, без бергәләп театрларга ярдәм иттек, чит илләргә йөрде.

Ренат Ибраһимов йокыдан бик иртә торырга гадәтләнгән иде. Диңгезгә баргач, тамагын диңгез суы белән чайкарга ярата иде. Ул бик яхшы һәм якты кеше булды. Кызганыч, аның кебекләр аз. Дистәләгән елларда минем бер мәртәбә дә аның кемгә булса да тавыш күтәргәнен, ачуланышканын, үпкәләгәнен күргәнем булмады. Ул һәрвакыт позитив иде. Сәхнәдә җырларын ничек елмаеп башкарса, ул тормышта да нәкъ шундый иде. Ренат Ибраһимов минем күңелдә шундый булып калачак, – диде Ренат Байгузин.

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та сүз алды.

Ренат Ибраһимовны Татарстанда да, Советлар Союзында да, Россиядә дә бар кеше яратты. Бөтен дөньяда аны ничек яраттылар! Без аның белән Кубада булган чакта бөтен дөньядан җыелган яшьләр аның җырларын сокланып тыңлады. Ренат һәрвакыт башкалардан аерылып торды. Бөтен дөньяда аның белән горурландылар һәм горурланачаклар да! Якты истәлек сиңа, Ренат, - диде Шамил Агеев.

Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Ибраһимова хушлашу мәрасимен оештыручыларга һәм хушлашырга килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Ул гаҗәеп, акыллы, тәртипле кеше иде. Иремне соңгы юлга озату чарасын оештыручыларның барысына да олы рәхмәтемне белдерәм. Алар бу эшне үз өсләренә алып, гаиләгә җиңеллек китерделәр. Ирем белән бәхилләшергә килгән кешеләргә дә рәхмәт әйтәм, - диде Светлана Ибраһимова.

Җеназа намазын Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Равил хәзрәт Гайнетдин укыды. Артист Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләнәчәге хәбәр ителде.

Ренат Ибраһимовның «Татар-информ» архивындагы соңгы фотоларының берсе. 

Фото: © Абдул Фархан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 май 2022
    Исемсез
    Рэсэй тв сы нигэ дэшми икэн? Аннары чэчэклэр дэ куренми странно
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100