Мәскәүдә куелган «Тихий Дон»да татар эзләре: Зәйниев, Тукаев һәм... кыпчак балбалы
Театр Наций Михаил Шолоховның «Тихий Дон» романы буенча шул исемдәге спектакль чыгарды. Мәскәү театрларының берсендә чыккан премьерага безнең игътибарыбызның сәбәбе бар: драманың инсценировка авторы – Камал театрының һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев. Төп рольләрнең берсе дә татар актеры башкара – анысы турында соңрак.
Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова спектакльне премьера алдыннан ябык күрсәткәндә махсус Мәскәүгә барып карады һәм спектакльнең масштабларына таң калып кайтты.
Театр турында
Театр Наций (аны Милләтләр театры дип тәрҗемә итү дөрес булмастыр, оригиналдагыча әйтик) Мәскәү үзәгендә урнашкан. РФ Театр әһелләре берлеге белән аркага арка терәлешеп тора дияргә мөмкин. Бу театрны һәм аның сәнгать җитәкчесе Россиянең халык артисты Евгений Мироновны без талантлы актер булудан тыш, «Кече шәһәр театрлары» фестиваленең сәнгать җитәкчесе буларак та, шулай ук, «Горький +» фестиваленең арт-директоры булуын да беләбез – болар Татарстан өчен дә якын һәм кадерле фестивальләр.
Театр Нацийның үзенчәлеге – аның артистлар труппасы юк. Биредә проект өчен артистларны җитди кастинг уздырып махсус җыялар. «Тихий Дон» өчен дә кастинглар бик озак барган ди.
Әсәр турында
«Тихий Дон» – 4 томлык роман-эпопея, Дон казаклары тормышының киң панорамасын булдырган масштаблы әсәр. Автор аның 1-3 томнарын 1925-1932 елларда язган, соңгысын 1940 елда төгәлләгән. Әлеге әсәре өчен автор Нобель премиясенә ия булган.
«Тихий Дон» роман эпопеясы мәктәп программасында бар һәм укучылар аны 11 нче класста өйрәнергә тиешләр. «Тихий Дон»ның аудиокитабы 70 сәгатьлек, көнгә 2-3 сәгать үзең укысаң, бер ай эчендә укып чыгарга була. Россиядәге дүрт экранизациясе билгеле: илленче елларда Сергей Герасимов төшергән 3 серияле фильмы бар, утызынчы еллардагы телсез фильм да булган. Сергей һәм Федор Бондарчукларның 7 серияле сериалы да (2006), Сергей Урсулякның 14 серияле сериалы да бар (2015).
Спектакль башланганчы ике сәгать эчендә «Тихий Дон»ны хәтердә яңартып чыктым. Рус әсәрләренең кыскача эчтәлеге интернетта бар бит ул – шуны бүлекләп укып чыктым. Без генә үзебезнең классиканы интернетка тутырып, кыскача эчтәлеген ясап куя алмыйбыз, дип эчтән генә үзебезне сүгеп тә куйдым әле.
Спектакльнең иҗади командасы турында
Яңа спектакль халыкара проект дип тәкъдим ителә һәм аның режиссерлары да икәү: Моу Сэнь (Кытай ягыннан) һәм Мурат Абулкатинов (Россиядән).
Иҗади команданың җитәкчесе, ягъни, концептуаль ягын әзерләүче – кытай режиссеры Моу Сэнь. Аны Кытайда эксперименталь театрга нигез салучыларның берсе, заманча сәнгать буенча эре белгечләрнең берсе дип язалар. Рус классикасы, аерым алганда Достоевский, Чехов, Шолоховлар иҗаты белән кызыксына ди. Кытай режиссеры булуы проектны халыкара итә, әлбәттә.
Спектакльнең куючы режиссеры – Красноярск ТЮЗының баш режиссеры Мурат Абулкатинов. Саратов өлкәсендә туып үскән рус телле казах егете. Ул 2022 елда ГИТИСта Сергей Женовач остаханәсен тәмамлаган. Ягъни, безнең Айдарыбыз (Айдар Җаббаров) укыган мастерга Айдар тәмамлап чыкканнан соң кергән.
Мурат Абулкатиновны татар театраль тамашачысы Әлмәт театрының «Алтынчәч. Мирас» спектакле аша белергә мөмкин. Шәхсән мин шул спектакль аша беләм. Нәкъ шушы спектакльне алар Илгиз Зәйниев белән бергә эшләделәр, ягъни, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы нигезендә инсценировканы драматург Илгиз Зәйниев язды. Үз вакытында Илгиз белән Муратны Әлмәт театры, аерым алганда аның директоры Фәридә Исмәгыйлева тоташтыргандыр.
Хәер, икенче яктан Илгиз Зәйниев Театр Наций өчен күптән таныш автор. Биредә 2020 елда чыккан «Хуҗа Насретдин» курчак спектакленең дә инсценировка авторы – Илгиз. Спектакльнең режиссеры – Тимур Бикмамбетов. Бу - «Алтын битлек» алган спектакль. Ул әле дә театр репертуарында.
«Тихий Дон» спектаклен чыгару вакыты өч елга сузылган. Илгиз әйтүенчә, аның компьютерында инсценировканың 60 файлы бар. Спектакль ике тәнәфес белән 4 сәгатьтән артык бара.
Спектакльнең үзенә күчкәнче Мәскәү тамашачысына бер комплимент: анда (безнең шикелле) артистның һәр хәрәкәте саен телефон яктыртып залдагы хәрәкәтне төшереп утырмыйлар икән. Татарстан театрлары гына моны тыймыйча безне бозып бетергән икән.
Спектакльнең үзе турында
Декорацияләрдән башлыйк. Сәхнә шыплап декорация белән тутырылмаган. Барысы да минималистик, дөрес, игътибар белән белән карасак, артта зур проекцияле экран булуын да исәпкә алсак, ул минимализмның бюджетын чамаларга була. Авансценада, уң якта – балбал. Руслар «половецкая баба» дияр, безнеңчә – «кыпчак балбалы». Хутор үзе Татарская дип аталганда (хәтерләсәгез, Шолохов вакыйгаларның шундый исемдәге хуторда баруын яза – авт. иск.) төрки халыкларның мәдәни мирасы булган балбал бик килешеп тора үзе.
Балбал кешелекнең тарихи борылышларының да, кешеләрнең бәргәләнүләренең дә, хис-тойгылары һәм ташып ашкан дәртләренең дә телсез шаһиты булып тора бирә. Аны үткән тыныч тормышның гәүдәләнеше дип тә кабул итә алабыздыр. Дөньяның асты өскә килгәндә таш сынга да җан керә – аның ачыргаланып җырлавын... әйе, җыр дип атарга буладыр... күрәбез.
Алгы планда – кара җир, ул күренекле ут куючы рәссам Евгений Ганзбург куйган утның ничек төшүенә карап күпереп торган уңдырышлы туфрак булып та, яргаланып беткән булып та күренә. Урта планда тарихи катламны күрсәткән рама, арткы планда гаять зур экран һәм ул фон булып кына эшли, чекрәеп күзгә керми.
Спектакль баштан ук 18+ белән башланып китә – без Григорий белән Аксиньяның мәш килгәнен күрәбез, яшь хатынның ак тукыма аша да мөлдерәп торган имиләре бельэтажга да әйбәт күренә иде. Бу спектакль Григорий белән Аксинья тарихы түгел, гәрчә аларның әүмәкләшүләре белән башланса да. Бу спектакль-эпопея – ХХ гасырның борылыш вакыйгалары чорында кеше язмышы турында. Григорий ике лагерь арасында һәм ике хатын-кыз арасында бәргәләнә. Ул аклар ягында да сугыша, кызыллар ягын да карый – әмма хаклык таба алмый. Ул Аксиньяны да ташлый алмый, әтисе көчләп өйләндергән Натальясы да бар.
Роман белгече түгелмен, шулай да спектакль романның барлык әһәмиятле нокталарын билгеләп эшләнгәнлеге күренә һәм шунысы да кыйммәт – инсценировканы авторның «авторлык» эше дип бәяләп булмыйдыр. Инсценировка авторының гаять зур хезмәтен күрсәк тә, аның соавторлыкка дәгъва итмичә, Шолоховка хөрмәт белән эшләнгәнлеген һәм беренче чиратта язучының әсәре булып калганлыгын күрәбез.
Мин биредә спектакльнең эчтәлеген дә, театраль чишелешләрне дә язмыйм. Интим күренешләрнең бик эмоциональ һәм зәвыклы эшләнүен билгеләп үтмичә кала алмыйм.
Роман-эпопеяда гаиләнең тормыш борылышларында юкка чыгып бетә язуын белсәгез, үлүчеләрнең дә күплеген беләсездер, бәлки. Дистәгә якын төп герой үлә, менә шуларның күбесен режиссерлар тәмләп «үтерделәр». Мелодрамалардагы шикелле тамашачының күз яшен сыгып чыгаруын теләнеп эшләнгән үтерүләр түгел иде бу – югары сәнгать әсәренә хас үлемнәр иде. Мәсәлән, Григорийның хатыны Наталья, иренең чираттагы тапкыр Аксинья янына баруын белгәч, баласын төшертергә бара һәм кан югалтып вафат була. Менә шушы эпизод ничек куелган да ничек уйнала...
Спектакльнең ике режиссерлы булса да, бу режиссер түгел, беренче чиратта, актер спектакле. Режиссер эшенең искиткеч чисталыгын һәм төгәллеген билгеләп үтсәм дә, беренче чиратта артистлар уены таң калдырды инде менә.
Җәмәгать, мин Мәскәүнең театраль ВУЗларын тәмамлаган артистлар уйнаган спектакльләргә ешрак йөри башласам, безнең артистларның хата-кимчелекләрен, төгәлсезлекләрен, җитешсезлекләрен күбрәк күрә башлаячакмын дип куркып куйдым бит әле. Аларның кайберләренең юньле-башлы профессиональ югары белем дә алмаган килеш әлләкемләнеп йөрүләре лупадан караган кебек тагын да зураеп күренәчәк бит инде. Аларның кайберләренең арттырып-ялтырап, кара мунчадан чыккан төтен кебек күзгә кереп торган уеннарын да кабул итә алмаска мөмкинмен.
Бездә дә әйбәт артистлар бар, бар гына түгел, алар күп тә, әмма театрларда мәңгелеккә дип төяп тыгызлап тутырылган труппаларның кеме генә юк – барысын да уйнатырга кирәк. Икенче яктан, артистларыбызны кызганып куйдым – кем аларга «Тихий Дон»ны уйнатсын?! «Сары елга», «Мәхәббәт кошлары» һәм башкаларны уйнар өчен ГИТИСта азапланып укып йөрергә тиешме әллә ул?.. Кыскасы, «шайтан тәгәрмәче» диярсең: таләпләребез нинди – артистларыбыз шундый.
Гафу итегез, читкәрәк киттем. Алга таба мин «Тихий Дон»да уйнаган кайбер артистлар һәм аларның рольләре турында язмакчы идем.
Спектакльнең уңышларының берсе – Григорий ролен башкарган Ярослав Медведев (Константин Райкин җитәкләгән «Сатирикон» театры актеры). Кыяфәтенә килгәндә, борыны ук Григорий Мелеховны хәтерләтә – укыган булсагыз, төп геройның борынын Шолохов «коршунячий» дип тасвирлый. Мин Ярославта бөркет-лачын карашы бар дип әйтер идем, борыны да Шолохов язганга туры килә, бутафория белән бөкерәйтеп торасы булмагандыр. Актерның уенына сокланып туялмадым.
Аксинья ролендә ике актриса – Екатерина Воронина («Сатирикон»нан) һәм Марина Лебедева («Современник»тан). Мин спектакльне Марина Лебедева составы белән карадым. Ул актрисаны йөрү рәвешләре белән Кариев театры актрисасы Алсу Шакировага охшаттым. Мөгаен, безнең актрисалар арасында Аксиньяны Алсу уйный алыр иде, «Чик-чамаңны онытып арттырып җибәрмә», дип тезгененнән тартып торсалар, әлбәттә.
Наталья ролендә Глафира Лебедева (МХАТ тәмамлаган актриса) һәм Елизавета Потапова («Шалом» театрыннан). Мин спектакльне Глафира Лебедева составы белән карадым. Спектакльдә ул әнисе Анастасия Светлова белән бергә уйный. Актерлар династиясе дәвамчысы булган Анастасия Светлова Григорий Мелеховның әнисе ролен башкара.
Пантелей Мелехов ролендә – Камил Тукаев, Россиянең халык артисты, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, Красноярскида туып үскән татар егете.
Шушы урында, «Тихий Дон»нан бераз читкә китеп, актерның моннан берничә ел элек шәхсән миңа сөйләгән истәлекләренә тукталам.
«Хәтеремдә – без әни белән авылга кайтып төшәбез. Әниемнең туган җире – Менделеевск районының Камай авылы. Бу – Вафирә Гыйззәтуллина авылы. Ул бездән юл аша гына яши иде. Бер ара мин аның сеңлесенә гашыйк идем. Иркутскидан дүрт көн буе поездда кайта идек, әмма әни дәү әнигә үз хәлләрен сөйли алмый иде. Чөнки дәү әни сөйләргә бирми, гел кыстап тора: «Әйдә, әйдә, аша, аша, чәй-чәй...» Үзе сорый: «Роза, ничек анда синең хәлләр?» Роза тагын сөйли башлый, дәү әни тагын бүлдерә: «Әйдә, әйдә, аша, аша». Алар бакчага чүп утарга чыгалар. Ике буразна чыккач, тагын: «Чәй эчәбез!» «Эчтек кенә бит». «Әйдә, әйдә, картошка не убежит». Алар гел чәй эчеп торалар...».
Заманында Камил Тукаев Буа театрында эскизлар чыгарган иде, аннары аны Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева «эләктереп алды да», «Җил артыннан» спектаклен куйдырта алды. Театр бу спектакль белән мөмкин булган бөтен «лаврларны» алды кебек, байтак кына фестивальләрдә җиңде.
Камил Тукаевның «Тихий Дон» спектаклендәге сәхнә уенын карар өчен махсус Мәскәүгә барырга акчаңны да, вакытыңны дә кызганырлык түгел. Төрки каны белән казак каны кушылган Пантелейны уйнар өчен бары тик Тукаев кына кирәктер кебек.
Кыскасы, масштаблы халыкара проектта, Россия театрлары арасында иң көтелгән премьераларның берсе булган спектакльдә татар егетләренең роле зур.
«Тихий Дон»га параллель үткәреп, үзебезнең әсәрләрне искә төшерергә тырыштым. Бары тик «Кеше китә – җыры кала» телесериалы (Мөхәммәт Мәһдиевның шушы исемдәге повесте) хәтердә яңара. Әлбәттә, формат та башка, бюджет та башка, масштаблар да башка. Әмма асылы шул – заман һәм кеше язмышы. Кастинг аша уздырылган артистларның уены да сыйфат билгесе белән иде – бу телесериал әле үзенең лаеклы бәясен алып җиткермәде кебек.
Тагын читкә киттем, гафу итегез! Имеш, мин дә Россия театрларындагы иң зур премьераларның берсе турында яздым. «Бөтен юллар Римга илтә», дигәндәй барыбер үзебезнең милли сәнгатебез белән төгәлләдем.