Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү татарлары «Крокус»тагы фаҗига турында: «Исемлектә танышларны очратудан курыктым»

Кичә Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» концертлар залында булган коточкыч хәл бөтен дөньяны тетрәндерде. Сәгать саен һәлак булучылар саны артып тора. Инде 150гә якын саннар күренә. «Интертат» Мәскәүдә яшәүче татарлар белән фаҗига турында сөйләште.

news_top_970_100
Мәскәү татарлары «Крокус»тагы фаҗига турында: «Исемлектә танышларны очратудан курыктым»
Салават Камалетдинов

«Гаепсез, бернинди сәясәткә бәйләнмәгән кешеләр үлә»

Мәскәүдә яшәүче язучы Ринат Мөхәммәдиев:

Табышмаклар, без белмәгән әйберләр күп. Фаҗига булган «Крокус Сити Холл» без яшәгән җирдән ерак түгел. Концертларда еш булырга туры килә, татар концертларын калдырганым юк. Соңгы бер елда булганым юк, яныннан еш үтеп китәргә туры килә. Коточкыч хәл! Гаепсез, бернинди сәясәткә бәйләнмәгән кешеләр үлә. Кеше бары тик концертка килгән. Моңа бары тик борчылырга һәм тетрәнергә генә кала. Кызганыч. Без үзебез дә телевизордан күрдек, өйдән күренмәде, ишетелмәде. Бер күршемнең йорты каршыбызда, ул 12 катта яши, үзе Нижгар егете. Алар тәрәзәдән күреп торган. Бу – зур фаҗига.

«Мәскәү татарлары штабы»ннан күп кеше донор буларак кан бирергә китте»

«Мәскәү татарлары штабы» лидеры, Татар һәм милли халыклар конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев:

Ул залда без елына берничә тапкыр булабыз, яшьләрне концертларга йөртәбез. Хәзер дөньяда вазгыять катлаулырак бит инде. Безгә сак булырга кирәк, чөнки җәмгыятьтә тынычсызлык урнаштырырга, безне талаштырырга, конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне какшатырга телиләр. Уйлап карагыз әле: бу бандитлар берничә сәгать элек кайдадыр ашаган, алар кайдадыр яши һәм аларның күршеләре бар. Алар космостан килмәгән бит. Аларның һәрберсенең дуслары бар. Бу – җәмгыятькә сигнал. Һәрвакыт сак, игътибарлы булырга кирәк.

Анда балалар булган, яшьләр... «Мәскәү татарлары штабы»ннан күп кеше донор буларак кан бирергә китте. Андый вакытларда безнең яшьләр бервакытта да битараф калмый. Без төн буе исемлекләрне тикшердек, карадык. Безнең штабта 14 мең активист бар, аларның берсе дә анда булмаган, туганнары булмаган. Аллаһ саклаган. Берәр татар концерты булган булса, Аллаһ сакласын. Бу залда «Татар җыры» узды. Солянка концертлар булганы бар. Татар концертлары уза иде ул залда.

Без «штаб»та һәркөнне ифтарлар үткәрәбез. Хәзер белмим инде, ифтарларны дәвам итәрбезме инде. Без анда төрки халыкларны да чакырабыз. Һөҗүм ясаучыларның фамилияләренә карап, милләтара конфликтны булдырырга, нәфрәт белән карарга ярамый, чөнки террорчының милләте юк.

«Мин шаккаттым, бу операциягә бик җитди әзерләнгәннәр»

Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов:

Бу – бик зур трагедия. Минем фикер буенча, бу – оештырылган теракт. Ул төркем болай гына барлыкка килмәгән. Оештыручылар булуда бер шигем юк. Бу теракт илне, җәмгыятьне таркатырга, бүлергә юнәлдерелгән. Аны шул дәрәҗәдә планлаштырганнар, «Крокус» бик зур бина бит, анда ничә мең кеше сыя. Президент сайлауларыннан соң, Кырым Россиягә яңадан кушылуга 10 ел тулуга, шул концертка, ураза вакытына туры китереп, вакытын сайлаганнар. Алар мөселман халкы, таҗиклар булган, дигән сүзләр чыкты. Аларның максаты – дини, милли нигездә каршылык чыгару, җәмгыятьне таркату. Безгә бу хискә бирелергә ярамый. Безгә берләшергә кирәк. Үтерү юлына баскан кешенең дине дә, милләте дә юк, ул – үтерүче. Ул бер гаепсез кешеләрне шундый аяусыз рәвештә үтергән. Безгә бик сак булырга, кешелеклелек, дуслык мохитен саклап калырга кирәк. Таҗик булуы да факт түгел, кемдер моның белән уйный.

Мин шаккаттым, бу операциягә бик җитди әзерләнгәннәр. Янгынны да оештырганнар, шул ук вакытта кешеләрне дә үтереп йөргәннәр. Моны җитди, идарә ителә торган оешма әзерләгән. Алар – программалаштырылган үтерүчеләр. Алар үз җәзасын алырга тиеш..

Эшләп булмый, кәеф юк. Безнең алда Мәскәү Сабан туен оештыру эшен башлау тора иде. Зур чараларга ничек әзерләнергә хәзер? Хәзер зур чараларны үткәрмәскә кушылды. Киләчәктә ничек булыр, нинди формада булыр, ничек уйларлар. Бу мине бик борчый. Күпмедер вакытка бөтенләй зур чаралар уздыруны чикләргә мөмкиннәр. Киләсе атнада Мәскәү өлкәсе Сабан туен оештыру комитеты утырышы булырга тиеш иде. Нинди карар булыр? Ул чарага нинди формада килербез? Болар мине бик борчый. Балалар да Мәскәү янында яши, барыбыз да исән-сау, дип хәбәр итте.

«Кызганыч, исемлектә татар исемнәре дә очрый»

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин:

Бик авыр вакытта яшәвебез аңлашыла. Сугыш Украинада бара, еракта кебек иде. Россия үзәгендә, Мәскәүдә тыныч дип уйлый идек. Халык театрларга, концертларга йөри иде. Кичәгә кадәр шулай иде, ә кичәге фаҗига башкасын раслады. Монда да төрле хәлләр була. Нинди сүзләр белән әйтергә дә белмим. Бу – хайванлык.

Халык бергә, күмәкләшеп чаралар үткәрергә өйрәнде. Аеруча Рамазан аенда ифтарлар уза. Бүген кәефләр башкача, халык куркып тора. Курку хисе бар. Телевизордан да күрсәтәләр, мәчет, храмнарда догалар укыйлар.

Исемлекләрдә татар исемнәре дә очрый. Алар активистлар, оешма вәкилләре түгел кебек, барыбер кызганыч.

Бүген, 23 мартта, «Крокусның» бер залында Нәүрүз бәйрәме үтәргә тиеш иде. Анда мөфтият тә чаралар үткәрә иде, татар артистлары да килә иде.

«Рамазан ае бит, руслар өчен дә изге вакыт башланды!»

«Заманча» продюсерлык үзәгенең проектлар кураторы, татар концертларын оештыручы Рәсимә Вәлитова:

Дөресен әйткәндә, без шок хәлендә. Үзебез дә телевизордан күрдек. Ул залда татар концертларын оештыра идек. Без эшли идек, «Барс медиа» да оештыра иде. Үзем инде соңгысын бер 3 ел элек оештырганмындыр. Соңгы елларда чараларга да барганым юк иде. Эчендә күп тапкыр булганым бар, бик әйбәт зал иде. Бик күп гади кешеләр, хезмәткәрләр шундый хәлнең тоткыннары булды. Кабул итү бик авыр. Рамазан ае бит, руслар өчен дә изге вакыт башланды! Бик кызганыч.

«Исемлектә таныш исемнәрне табудан курыктым»

Мәскәү татарларының яшьләр хәрәкәте координаторы Гөлнара Яруллина:

Бу – зур фаҗига. Аллаһка шөкер, ул тирәдә булмадык. Бу хәл турында белгәндә, без Мәскәү үзәгендә ифтарда идек. Бу хәл турында интернет аша белдек. Тизрәк танышларга яза башладык. Минем әти-әнием Казанда яши, алар тизрәк шалтыратты, туганнарым барысы да шалтырата башлады. «Син кайда? Хәлең ничек?» – дип сорадылар. Соңыннан әни белән озак сөйләштек, борчылганнар.

Без кафеда калырга курыктык, тизрәк өйгә кайтырга ашыктык, таксиларга бәя нык арткан иде. Метрога керергә дә куркыныч, ул вакытта һөҗүм итүчеләр иректә иде. Машинада булган дуслар безне кайтарып куйды. Урамга чыгуга, бөтен кафелар, сәүдә үзәкләре ябыла башлаганын күрдек. Безнең белән ифтарда булган ике егет Красногорскида «Крокус» янында яшиләр. Алар бик курыкты. Кайтып җиткәч, урамда көчле янгын исе булуын, урамда кешеләр булмавын әйттеләр. Безнең бер кызның хезмәттәше концертта булган. Исән калуын «могҗиза» ди.

Ул залда күп тапкырлар булганым бар. Атыштан беренче видеолар килгәч, без еларга җитештек. Төне буе йоклый алмадым, тынычланып булмады. Аллаһ сакласын! Исемлекләрне караганда татар фамилияләрен эзләдем, таныш кешеләр булмасын иде, дип теләдем. Таныш исемнәрне табудан курыктым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100