Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендә җылы бетте: сәбәбе нидә һәм мондый куркыныч безгә яныймы?
Яңа ел Мәскәү өлкәсенә рекордлы суыклары белән коммуналь хуҗалык тармагы аварияләре алып килде. Ни өчен Россия үзәгендә котельныйлар эштән чыккан, һәм Татарстанда вазгыять нинди? Әлеге сорауларга «Интертат» җавап эзләде.
2024 ел Мәскәү өлкәсе өчен коммуналь хуҗалык тармагындагы аварияләр белән башланып китте. Гыйнварның беренче көннәрендә урнашкан 30 градуслы салкыннарга җылылык трассалары чыдамыйча, тишелгән. Җылысыз калган йорт хуҗалары электр җылыткычлары куллана башлагач, кайбер подстанцияләрдә турбиналар эштән чыккан. Нәтиҗәдә, Яңа ел бәйрәмнәрендә ил үзәгендә яшәүче меңләгән гаилә утсыз, җылысыз һәм җылы сусыз калган. Кайбер шәхси йортларда электр энергиясе берничә көнгә бетеп торган. Аварияләрнең иң зурлары Подольск шәһәрендә булган. Шулай ук Лыткарино, Солнечногорск, Воскресенск, Сергиев Посад, Балашиха, Химки, Лобня, Щелково, Чехов, Люберцы, Раменское, Наро-Фоминск шәһәрләрендә дә аерым микрорайоннар зыян күргән.
Подольск шәһәре башлыгы Григорий Артамонов муниципалитетта җылылык трассасы 3 урыннан ярылганын әйткән. 174 йорт җылысыз калган. Мәскәү өлкәсе Энергетика министрлыгы авариянең сәбәбен, котельняда «ут уйнавы» аркасында җылылык челтәрендә су басымы кисәк күтәрелү, дип аңлаткан. Җылысыз калган кешеләр өчен мәдәният йортында һәм бер гимназиядә җылыну урыннары булдырылган. Подольск шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Электросталь шәһәрендә кешеләр урамда учак ягып җылына.
Солнечногорск шәһәренең Выстрел микрорайонында җылылык һәм җылы су белән проблемалар 5 гыйнварда башланган. Шәһәр башлыгы ел башыннан бирле челтәрләрдә 4 авария булганын һәм җылылык үткәргечләрнең 90 проценттан артыгы тузганын әйткән.
Мәскәү өлкәсендәге проблемалар турындагы хәбәрләр Мәскәү Кремленә кадәр барып ирешкән. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков 7 гыйнварда Владимир Путинның бу турыда хәбәрдар булуын әйткән. 6 гыйнварда Тикшерү Комитеты рәисе Александр Бастрыкин Мәскәү өлкәсендә энергия ресурсларын бирүне чикләүнең барлык фактларын тикшерергә йөкләгән.
«SHOT» телеграм-каналы Подольск шәһәрендә 3 вазифаи зат – котельный җитәкчесе, «Климовский махсуслаштырылган патрон заводы» генераль директоры һәм шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары кулга алынганын хәбәр итә. Беренче икесен 2 елга, ә түрәне 10 елга кадәр хөкем итәргә мөмкиннәр икән. Тикшерүчеләр фаразынча, түрә, җиһазларда дефектлар барын белә торып, котельныйның ягулык сезонына әзер, дип актка кул куйган булган. Әлегә тикшерү бара.
«Бу коллапстан котылырга омтылулар 1 атнага сузылды»
Суыкка интеккән кешеләр, чарасызлыктан, Мәскәү редакцияләренә мөрәҗәгать итә. Чехов шәһәр округыннан Евгения Пафомованың «Аргументы и факты» газетасына юллаган мөрәҗәгатеннән:
«Чехов округының шәхси йортларында 3 тәүлек электр булмады. Башта 3 гыйнварда утны берничә сәгатькә сүндерделәр, ә 4 һәм 5 гыйнварда 8-10 сәгать буе булмады!» – дип зарын белдергән Евгения.
Аның сүзләренчә, мондый проблемалар – Аксенчиково, Хлевино, Коровино, Чепелево һәм башка бик күп торак пунктларда (гомумән алганда 33 мең кеше яши). Өстәвенә, йортларда температура бик түбән булган. 5 гыйнвардан 6 гыйнварга каршы төндә электрны төне буена аерганнар.
Раменский районында яшәүче Ольга Петрова да тәүлек буе электр булмавыннан зарланган. Шушы вакыт эчендә аның өендә температура +11 градуска калган.
«Царьград» сайты да җылылык һәм электр булмау турында Мәскәү өлкәсе халкының зарларын туплаган.
Климов шәһәреннән Мария җан ачысын белдерә: «Утны даими бетереп торалар. Җылылык юк. Фатирларда һаман да суык. Бу коллапстан котылырга омтылулар 1 атнага сузылды. Каядыр шалтыратып, гуманитар ярдәм сорау мөмкин түгел. Өй янында эшчеләр нәрсәдер эшли, ләкин нәтиҗәсе күренми. Күп балалы гаиләләр дә интегә».
«Җавапсызлык өстенә җавапсызлык өелгән, һәм ул һәлакәткә китергән»
КНИТУ-КАИ профессоры, торак-коммуналь хуҗалык тармагы буенча белгеч Михаил Застела «Интертат» хәбәрчесенә Мәскәү өлкәсендәге аварияләрнең сәбәбен аңлатты һәм Татарстандагы вазгыятькә карата фикерен белдерде.
– Исегезгә төшерсәгез, Татарстанда 2-3 ел элек суга һәм канализациягә бәяне, башка төбәкләр белән чагыштырганда, күбрәк күтәрделәр. Бу адым торбаларны яңарту өчен кирәк булды, – ди Михаил Застела. – «Водоканал» җир астындагы челтәрләрне тикшереп, гамәлдәге тарифлар белән челтәрләргә модернизация ясап булмавын, ә аннан башка якын киләчәктә зур һәлакәтләр булачагын белдерде. Торбаларны вакытында карап, алыштырып һәм ремонтлап торсаң, зур аварияләр булмый. Калын стеналы торбаларны комга утыртсаң, алар 50 ел хезмәт итә, ә искечә, бетонга салсаң, электрохимик реакция аркасында, 10 елда туза. Заманча технология белән эшләп куйсаң, диагностика ясавы уңайлы, тишелгән очракта урынын төгәл белеп була.
Җылылык чыганагына килгәндә, бездә алар 2 төрле. Беренчесе – ТЭЦтан килгән җылылык. ТЭЦта электр энергиясе ясап чыгарганда, турбиналарны суыту өчен күп су тотыла. Аннары шул су йортларга килә. Җылылыкның икенче чыганагы – газ ягыла торган котельныйлар. Болары җылылык һәм җылы су өчен генә эшли, шуңа күрә җылы суның үзкыйммәте дә югарырак. Шәһәрдә котельныйлар күбрәк. Алар аерым оешмаларныкы да була ала. Мәсәлән, 7нче хастаханәнең үз котельные бар. Ул, бәйсез рәвештә, авырулар өчен кирәкле температураны тота ала.
Гадәттә, зур котельныйларга шәһәр администрациясе тарафыннан игътибар да зуррак була, ә вак-төякләренең җитешсезлекләренә күз йомарга да мөмкиннәр. Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендәге авария шундый кечкенә котельныйларның берсендә килеп чыкты. Ул элек патроннар җитештергән предприятиенеке булган. Төп производство туктагач, оешма шәһәргә җылылык бирү белән шөгыльләнгән. Аның җитәкчелегенә күз салсак, идарәчеләр ел саен алышынып торган. Нәтиҗәдә, чын хуҗа булмаган. Шәһәр администрациясе җитәкчесе урынбасары, котельныйдагы җитешсезлекләргә карамастан, ягулык сезонын башларга рөхсәт биргән. Сезон башлангач та анда өзеклекләр булган. Ни сәбәпледер, аларга игътибар бирмәгәннәр һәм тиешле нәтиҗә ясамаганнар. Монда җавапсызлык өстенә җавапсызлык өелгән, һәм ул бер көн эчендә бетерә алмаслык һәлакәткә китергән, – дип аңлатты ул.
Казанда хәлләр ничегрәк, якын арада җитди аварияләр булмасмы, дигән сорауга, белгеч бездә вазгыять яхшырак икәнен әйтте.
«Бездә җитәкчеләр җаваплырак. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыкны контрольдә тотучы урынбасары үз эшенә бик җаваплы карый. Иосиф Сталин «кадрлар бөтенесен хәл итә» дип юкка гына әйтмәгән. Торак-коммуналь хуҗалыкта күп әйбер кадрлардан тора», – ди Михаил Застела.
Татарстанда инженерлык челтәрләренең 30 проценттан артыгы тузган
«ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов, Татарстанда җылылык челтәре әйбәт хәлдә, дип бәяли.
«Казанда су торбалары, канализация шактый тузган, ә җылылык челтәре буенча вазгыять күпкә яхшы, – ди Дмитрий Романов. – Бездә аварияләр дә, гадәттә, су белән бәйле, ә җылылык челтәрендә алар бик сирәк була. Булган очракта да, аны кыска вакыт эчендә ремонтларга тырышалар, чөнки торбаларны катырырга ярамый».
Күп кенә эре предприятиеләрнең электр станцияләренә хезмәт күрсәтүче яхшы танышым, Татарстанда энергетика өлкәсендә аварияләр булу ихтималы бик түбән, дип бәяләде. Аның сүзләренчә, республикада илебез өчен мөһим заводлар күп булгач, электр энергетикасына игътибар зур, җиһазларны яңартуга акча кызганмыйлар.
Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында тузган инженерлык челтәрләренә игътибарны арттыру кирәклеген белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә аларның 30 проценттан артыгын алмаштыру таләп ителә. Мәскәү өлкәсендәге аварияләрдән соң, кайбер телеграм-каналлар, инженерлык челтәрләренең 90 проценты тузган, дип яза. Димәк, Татарстанда вазгыять чагыштырмача әйбәт.
«Авылда яшәрлек йортың яки яшәп тора алырлык туганнарың булса, әйбәт»
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурулла Гариф авылда яшәү шәһәргә караганда куркынычсызрак булуын искәртте.
Шәһәрнең күмәк куркыныч ягы бар. Ул зур аварияләрдән сакланмаган, – ди Нурулла Гариф. – Котельный ватылса, меңләгән йорт җылысыз кала. Авылда һәркемнең үз миче бар. Газны бетерсәләр, утын ягуны җайларга мөмкин. Су бетсә дә куркыныч түгел, чөнки аны чишмәдән яки коедан алырга була. Авыл халкының менталитеты да башка. Шәһәрдә яшәүченең суыткычында 1 атналык ризык булса, ул шуңа канәгать, ә авыл кешесе запас тупларга ярата – аның 1 елга җитәрлек ризыгы була. Кешенең һәрвакыт «тылы» булырга тиеш. Авырлык килсә, кайтып көч җыю өчен авыл кирәк. Авылда яшәрлек йортың яки яшәп тора алырлык туганнарың булса, әйбәт.