Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машинаны әтисеннән сорамыйча алган». Үсмер егет ясаган авариядә нәни бала имгәнгән

Стәрлетамак шәһәрендә «Лада Приора» машинасы каршыга килә торган иномаркага бәрелгән.

news_top_970_100
«Машинаны әтисеннән сорамыйча алган». Үсмер егет ясаган авариядә нәни бала имгәнгән
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

6 декабрьдә кичке якта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге Курчатов урамындагы юл һәлакәтендә нәни бала имгәнгән. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Лада Приора» машинасы каршыга килә торган Toyota XA иномаркасына бәрелә. «Лада Приора» белән 17 яшьлек егет идарә итә. Иномаркада 29 яшьлек ир-ат була.

«Лада Приора» машинасындагы 20 яшьлек пассажир егет тә имгәнә. Toyota ХА автомобилендә 3 яшьлек бала була, ул да яралана.

17 яшьлек үсмер малай машинаны әти-әнисе рөхсәтеннән башка алып чыгып киткән булган.

«Йөреп кайтырга уйлаган идем. Блюхер урамындагы кешеләр Шәйморатов урамына илтеп куярга сорады. Мин аларны үзем белмим дә. Борылышта идарәне югалттым, каршы як полосага чыгып киттем. Шунда Тoyota машинасына бәрелдем. Иномаркада балигъ булмаган ике бала имгәнгән. Барысы да исән бугай», — дип сөйләгән 17 яшьлек үсмер ЮХИДИ хезмәткәрләренә.

  • 6 декабрьгә каршы төндә Әбҗәлил районында 16 яшьлек үсмер идарә иткән машина атка бәрелде. Ул да машинаны рөхсәтсез алып чыгып киткән. Бу авариядә өч үсмер үлде, тагын ике бала имгәнде. Машина белән идарә итүче Гаяз үзе ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә, дип хәбәр иткән идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100