news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машинада баланың күңеле болганмасын өчен туңдырма һәм салкын кока-кола кирәк – Комаровский киңәше

Машинада берәр кая барганда, интегәбез. Баланың күңеле болгана, косасы килә. Бу очракта нишләргә? Танылган педиатр Евгений Комаровский түбәндәге киңәшен бирде.

news_top
Машинада баланың күңеле болганмасын өчен туңдырма һәм салкын кока-кола кирәк – Комаровский киңәше

– Бу очракта дару гына булышмаска мөмкин. Үсә барган саен, әкренләп  бетәргә тиеш ул. Гомумән алганда, машинада һава аз булуы бик начар. Баланы калынрак киендереп, тәрәзәләрне ачып яки кондиционер кушып бару хәерлерәк. Борын-тамак куышлыгы кибү аркасында вестибуляр аппарат тәэсире булырга мөмкин бу. Борын куышлыгына салкын һава керергә тиеш. Балагыз туңдырма яратса, машинага утыруга туңдырма, сап-салкын кока-кола бирегез. Менә шулай эшләп карагыз әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар