Март уртасында язгы кыр эшләре башланды: «Игенче»нең уңганлыгы иртә яздан күренә
Шәһәр халкы дөрес тә, дөрес булмаган да яңалыкларга ышаныргамы-юкмы дип бер-берсен куркытып ята. Ә авылда эш кайный. Авыл халкының кибеттән карабодай белән тоз ташырга түгел, аның турында уйларга да вакыты юк. Чөнки хуҗалыклар язгы чәчүгә әзерләнә.
Быел язгы кыр эшләре 11 мартта ук башланды. Иң беренче булып кырга Актаныш районы игенчеләре чыкты. 19 мартка 14 районда уҗымнарга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертү белән шөгыльләнәләр.
Арча районында басуга беренче булып «Игенче» хуҗалыгы чыккан. Без дә яңа гына ашлама кертелгән кырларны күзләп кайттык. Кызганыч, без барган көнне, һава торышы бозылу сәбәпле, эшләр вакытлыча тукталган иде. Шуңа күрә басудагы тракторларны төшереп хозурлана алмадык.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел бер гектарга 70 кг нан артык туклыклы матдә кертергә дигән бурыч куйган. Зәй, Тәтеш районнары - 78, Әтнә, Сарман 70 центнердан артык туплаган. Әгерҗедә — нибары 5,7 %! Яңа Чишмәдә - 17,9, Апаста — 21,5 кенә.
Министрлык түбән күрсәткечле районнар белән ничек эшлидер, көн дәвамында тырышсак та, мәгълүмат алып булмады, кызганыч. Үсемлекчелек тармагы өчен җаваплы бүлек белән дә, министр урынбасары белән дә элемтәгә керә алмадык. Әллә алары да кибетләргә азык-төлек алырга китеп барган иде инде? Якын арада җавап бирерләр дип ышанабыз. Әлегә министрлыкның сайтындагы ашламаларның файдасы хакындагы мәгълүматны җиткерү белән генә чикләнергә мәҗбүрбез.
«Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк», — дип язылган анда.
Республикада 13653 трактор кырларга чыгарга тиеш, 90 проценты әзер икән инде. Чәчкечләр буенча әзерлек - 94, культиваторлар буенча 95 процент. Иң түбән әзерлек бәрәңге утырту агрегатлары буенча — 127 комплексның 108ен генә бүген кырга алып чыгып китеп була, ягъни 85 %ы әзер. Бәрәңгелек җир җылытканчы, бәлки анысына да өлгерерләр әле.
«Яз никадәр озын һәм салкын килә, шулкадәр яхшырак»
«Игенче» — Арча районындагы иң зур хуҗалык, 14 мең гектар чәчүлек җире бар. 491 гектары парга каласы. Җирләре Наласа, Югары Аты, Түбән Аты, Васильева Бужа (Югары Бука) авыллары җирләре буенча сузылган.«Бер баштан икенчесенә кадәр 60 чакрым тирәсе. Йөреп кайтканчы, ярты көн үтә», — ди хуҗалыкта эшләүчеләр. Моның галәмәт күп икәнлеген аңлату өчен, тагын бер мисал китерәм. «Игенче»нең җирләре дүрт район — Питрәч, Теләче, Әтнә, Биектау чиге буйлап сузылган. Бу басулардан тамагың да туя, үзең дә туясың… авыл хуҗалыгын яратмасаң, билгеле. Әмма бу хуҗалыкта җирне яратканнар эшли, шуңа алай уйламыйлар.
«Игенче» бу язда да беренче булырга уйлаган: кыр эшләрен районда нәкъ менә шушы хуҗалык башлаган. Инде чәчүлек җирләренең 50 гектарын ашлама белән эшкәртеп чыкканнар. Инде әйтүемчә, без барганда басуда кеше-фәлән күренми иде. Салкынайтканга күрә, тукталып торганнар, уҗымнарга да салкын тидерәсе килми, билгеле.
Тауның бер ягындагы кыр ашлама белән тукланып ятса, икенче ягы кардан арынып кына килә. Язгы кыр эшләренә март уртасында керешүләре беренче генә түгел икән инде.
«Игенче» агрофирмасының баш агрономы Марат Вахитов кышның җылы килүе дә игенчелек өчен файдага гына, ди. Яз никадәр озын һәм салкын килә, шулкадәр яхшырак.
— Көзге бодай һава торышы +5-6 градус булмыйча, ашламаны үзләштерә алмый. Барысы да максималь дәрәҗәдә кадерле. Көн җылытканын гына көтеп торабыз. Техника әзер, хет хәзер үк чыгып сип.
Быел яз үзенчәлекле килде. Март уртасында ашлама сибеп йөргән булды шулай да. 1992 һәм 2008 елларны да кыр эшләренә мартта чыккан булганбыз. Ул елларны май бик салкын булды. Ул чакта бишмәт өстән төшмәде. Ә уңышы бик әйбәт булды. Шундый ел килә дип өметләнәбез инде. Руслар: «Май холодный — год плодородный», — дип әйтә бит.
— Быел кыш та бик җылы килде. Авыл хуҗалыгы өчен ул файдалы булдымы, зыянлымы?
— Быел кыш салкын да булмады, кары да яумады. Кар булмагач, әкренләп туң төште. Урыны-урыны белән 60-70 см туң булган җирләр бар. Бу авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт әйбер. Тапталган, каткан балчыкларны йомшартты. Туң булмаган җирдә яшәүчеләр моны «бу сезнең бәхет» дип әйтәләр. Бушка сукалау инде ул җир туңу. 60-70 см ны чыгымсыз гына эшкәртә торган мөмкинлек юк әле безнең.
Кышның уҗымнарга зыяны булмады. Ә менә яз суытып җибәрүе, -8 гә хәтле төшүе уҗымнар өчен әйбәт түгел. Салкын аларны урыннарыннан кузгата, соңрак чәчелгән уҗымнарның тамырларын өзә. Әгәр һава торышы -9 га үк төшә икән, уянган үсемлек өшеп, зыян күрү куркынычы зур.
Кыш чыккан үсемлекләр өчен күп нәрсә яздан тора. Алар кыштан соң болай да хәлсезләнеп кала. Безнең бурыч — аларга ашлама кертеп, тернәкләндереп җибәрү.
— Кыр эшләрен март уртасында башлау, июльдә уракка төшү, ә аннары августта нәрсә? Җирләр буш ятачакмы?
— Урып-җыю майда һава торышы нинди булудан тора. Узган ел 28 апрель башлаганбыз чәчүне, ә 2018дә 8 май көнне чыкканбыз. Менә нинди аерма. Узган ел иртәрәк башласак та, уракка соң төштек. Узган ел үсемлекләр җылылыкны җыеп бетерә алмады. 2018дә 23 июньдә чәчелгән рапсларны сугып алган булсак, узган ел 18 июньдә чәчкәннәре дә өлгермәде. Шуңа күрә монда бар нәрсә дә һава шартларыннан тора, — ди агроном.
«Игенче»нең уңганлыгы кырларыннан күренә
«Игенче»нең җитәкчесе — 2010 елда ветеринария академиясен тәмамлап кайткан Рөстәм Хәбибуллин. Хезмәт юлын мал табибы булып башлаган, быел җитәкче буларак, беренче тапкыр чәчүне оештыра.
— Агроном профессиясе миңа бик үк таныш түгел. Әмма безнең агрофирмада галим-агроном эшли бит. Марат Мирзаянович — Татарстанның атказанган агрономы. Өйрәтә алырлык, өйрәтергә лаеклы кеше. Шуңа күрә мин курыкмыйча чәчү эшенә тотына алабыз дип саныйм, — ди яңа җитәкче.
«Игенче»дә инде чәчүгә дә ныклап әзерләнеп куйганнар. Үзләренә җитәрлек симәнәдән тыш, 420 тонна бодай, 360 тонна арпа сатуга китәчәк икән.
— Башлыча көзге бодай, рапс игәбез, бәрәңге симәнәсе әзерлибез. Калганы — терлекләргә азык. Ремонт эшләре урып-җыюны төгәлләгәннән бирле бара. Кышын тырмаларны ремонтлап чыктык. Чәчкечләргә кирәкле запчастьлар кайтып бетте. Өч чәчү комплексының берсе тулаем әзер. Калган икесен җыеп бетерәсе генә калды, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.
Аммиак кертер өчен яңа комплекс алып, көйләп куйганнар. Ул комбайн кебек — бер үк вакытта аммиакны да, ашламаны да, симәнәне дә кертеп бара. «Ул чәчү комплекслары безнең өчен бик уңайлы. Гадәти генә механизм белән эшләнгән», — ди баш агроном Марат Вахитов.
Баш агроном чыннан да бик кирәкле кеше булып чыкты. Секунд саен телефоны шалтырый. Бөтенесе дә ашлама кертү, чәчүгә әзерләнү, һава торышы һәм уҗымнар турында сорый аннан. Агроном халкы өчен урак ел буе дәвам итә һәм бер дә туктап тормый.
«Авыл бетсә, ил бетә»
Иртә яздан кара көзгә кадәр басуда булган механизатор Илнур Абдрахманов туган көнен ел да басуда каршы ала икән. Быел да «Туман»ына утырып, кырларга ашлама кертеп чыккан инде ул. Югары Аты авылында туып-үскән чын авыл кешесе Илнур абый. «Шәһәргә барсам, ике сәгатьтән кайтасым килә башлый. Тыннарым кысыла шунда», — ди.
— Тиздән 45 яшь тула миңа. Ел саен туган көнне шушы басуда каршы алам. «Игенче»дә унынчы сезонны эшлим инде, аңа кадәр ике сезон икенче хуҗалыкта эшләгән идем. Башта «Туман»да ашлама сибәм. Аннары урып-җыюга чыгам. Техника эшләп тора, уңыш әйбәт, эшләгәнне күрәләр, Аллага шөкер. Минем басуда коронавирус та юк әле, — дип көлде ул.
Басу — авыл кешесе өчен тормыш, ансыз яшәп булмый. Кар астыннан басулар чыга башласа, тургайлар сайрап җибәрсә, чын авыл кешесенең йөрәге тыныч кына типми. Һаман да кырга тарта инде ул. Минем үземнеке нәкъ тә шулай.
Басу — авыл кешесе өчен тормыш, ансыз яшәп булмый. Кар астыннан басулар чыга башласа, тургайлар сайрап җибәрсә, чын авыл кешесенең йөрәге тыныч кына типми. Һаман да кырга тарта инде ул. Минем үземнеке нәкъ тә шулай.
Шәһәрне авыл туйдыра. Моның белән килешми булмый. Хакимиятебез тагын төрле-төрле программалар уйлап табып, яшьләрне кызыксындырсын иде. Авылда бик каласылары килми бит. Каядыр җайлы эшләр, зур акчалар артыннан чыгып китүне кулайрак күрәләр. Ә авыл бетсә, ил бетә. Кем армияне, дәүләтне туендырыр соң? Һаман да читтән товар ташып кына яшәп булмас ул, Алла сакласын инде. Әгәр дә шундый көн килеп җитсә, ачка үләбезмени?
Кешеләрнең рәхәт яшисе килә, авылдан шәһәргә китәргә генә торалар. Аллага шөкер, авылда да шәһәрдән ким яшәмибез. Хуҗалыклар нык, юллар да ял иткән, барысы да бар. Эше күп, әлбәттә. Ә эшләмәсәң, кемгә китереп бирәләр аны? Берәүгә дә китереп бирмиләр шул, — диде Илнур Абдрахманов, борчылып.
Ашлама чәчелгән басуга яңа гына туган сабыйга караган кебек карап тора Илнур абый. Әти-әни баланы ничек иркәли, назлый, ярата, авыл кешесе дә басуны шулай ярата. Дөресрәге, «чын авыл кешесе» шулай ярата, Илнур абый әйтмешли.
«Басулар ачылып бетеп килә. Суык кына була күрмәсен инде. Әле аларга ашарга да бирелмәгән бит. Иртән торгач, бөтенебезнең дә ашыйсы килә, алар бөтенләй ач бит әле», — диде ул басудан күзен алмый. Мондый авылны чын күңеле белән яраткан кешеләр булганда, яшәтмәскә тырышсалар да, яшәргә тиеш әле ул авыл. Шәһәрне, илне кем туйдырыр соң чыннан да? Шуңа күрә уҗымнар өшемәсен, быел уңыш мул булсын дигән теләктә калыйк.