news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марсель Сәлимҗановның туган көнендә Камал театрында традицион премьера: «Күпер»

news_top
Марсель Сәлимҗановның туган көнендә Камал театрында традицион премьера: «Күпер»
фото: © Михаил Захаров

Камал театрында шундый традиция бар – ноябрь башында легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көне уңаеннан премьера чыга. Шул хөрмәткә Камал театры 6, 7, 8 ноябрь көннәрендә «Күпер» спектаклен тәкъдим итте.

«Без 23 ел дәвамында Марсель абыйның якты истәлегенә театрыбызда спектакль күрсәтәбез. Быел да шушы изге традициягә тугрылыклы булып калдык – сез бүген өр-яңа драматургның «Күпер» исемле әсәрен күрерсез», – дип тамашачыны сәламләде театр тарихын кадерләп саклаучы, аның музей мөдире Луара Шакирҗанова.

Ул Марсель Сәлимҗановның якты истәлеген саклау йөзеннән Актерлар йортының аның исемен йөртүен, Казанда аның исемендәге урам барлыгын, шулай ук, аның исемендәге премия гамәлгә куелуын искәртеп узды. Быел Марсель Сәлимҗановның әтисе Хәким Сәлимҗановның «Артист язмалары» һәм «Нәфис сүз» китапларының яңадан бастырылуын да хәбәр итте – китап театрның сувенирлар кибетендә сатыла.

Быел әлеге традицион премьераны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгарды. Рәссам – Сергей Скоморохов. Костюмнар буенча рәссам – Марина Марьянич. Яктылык буенча рәссам – Тарас Михалевский. Композитор – Йосыф Бикчәнтәев. Хореографлар – Мария һәм Марсель Нуриевлар.

«Күпер» – яшь драматург Раил Сафинның дебют эше. Бу «Яңа татар пьесасы» конкурсы кысаларында үткәрелгән драматургия лабораториясендә язылган пьеса. Әлеге лабораториянең остазы танылган драматург Мансур Гыйләҗев иде.

Фәрит Бикчәнтәев еш кына, яшь драматургларның дебют әсәрләренә игътибар итеп, аларны сәхнәгә чыгара. Альберт Шакировның «Сәфәр», Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?», Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» әсәрләре шундыйлардан.

Спектакльдә вакыйгалар сиксәненче еллардагы бер татар авылында бара. Төп герой – утрауда урнашкан авылны «олы дөнья» белән тоташтырып торучы хат ташучы Юлдаш.

Премьерага Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханым да килгән иде. Фәрит Бикчәнтәев спектакль башланыр алдыннан аңа чәчәкләр бәйләме бүләк итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар