Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе: «Үтеп китте яннан бозваткыч»
Камал театры атна дәвамында үзенең легендар режиссерын зурлады. Данлыклы татар режиссеры, Россия һәм Татарстан Дәүләт премияләре иясе Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тууына 90 ел тулды.
Марсель Сәлимҗановның туган көнендә – 7 ноябрьдә – Камал театры җитәкчелеге һәм труппасы Яңа Татар бистәсе зиратында режиссерның каберенә чәчәкләр куйды; ул соңгы 7 ел гомерен уздырган йортта – Чехов урамындагы 53нче йорт диварында мемориаль такта ачылды, Татарстан Милли музеенда режиссерга багышланган махсус күргәзмә эшли. «Шәрык клубы»нда Марсель Сәлимҗанов иҗатын яктырткан лекцияләр укылды. «Мир» кинотеатрында мастерның соңгы спектакле – «Баскетболист» видеоформатта күрсәтелде.
Традиция буенча легендар режиссерның туган көнендә премьера чыкты – ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Аскар Галимов «Тапшырылмаган хатлар»ны чыгарды.
Әлеге чаралар Марсель Сәлимҗановка багышланган искә алу кичәсе белән төгәлләнде. Биредә сүз әлеге затлы кичә турында булыр.
Зал шыгрым тулы иде. Биредә театраллардан бигрәк төрле дәрәҗәдәге түрәләр дә байтак күренде – вәкарь белән генә кереп утыралар. Эх премьера саен шулай булса иде, дип уйлап куясың. Артистлар да залда, бер өлеше, әлбәттә. Залда күренмәгәннәрен сәхнәдә күрдек, Аллага шөкер!
Кем ул һәм нинди ул Марсель Сәлимҗанов? Аның көче нәрсәдә? Оештыручылар бүгенге көн күзлегеннән легендар шәхеснең тормышына һәм иҗатына күз салып шушы сорауларга җавап эзләделәр.
Кичәнең инсценировка авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм режиссеры Радик Бариев кызык алым тапканнар – алар Марсель Сәлимҗановның төрле халыкларга кагылышлы спектакльләрен бер сәхнәгә җыйганнар. Менә «Гөргөри кияүләре»ндәге керәшен карчыклары чыга һәм Марсель Сәлимҗановның керәшен булуын хәбәр итәләр, мишәр фольклорын үзенә җыйган «Йөрәк маем» спектаклендә уйнаган Рузия Мотыйгуллина режиссерның бары тик мишәр булуын тәкрарлый, «Кара чикмән» спектаклендә катнашучылар – көтүчене уйнаган Радик Бариев һәм аның сарыклары булып биюче артистлар – режиссерның Кавказ кешесе булуын таный, итальян дип дә, чегән бароны дип тә исбатларга маташалар. Шулай итеп сәхнә артистлар белән тула. Алар өчен озын өстәлгә матур гына табын корганнар. Арткы планда – оркестр һәм маэстро Данияр Соколов.
Марсель Сәлимҗановны искә алырга Уфадан Гафури театры вәкилләре һәм Чабаксардан Чуваш академтеатры вәкилләре килгән иде. Алар да, кичә сценарие темасына кушылып, Марсель Сәлимҗановны берләре – башкорт, икенчеләре чуваш дип раслады.
Сәхнәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла чыкты.
Ркаил Зәйдулла: «Мин инде нәрсә әйтергә дә белмим, Марсель абыйны тарткалап-бүлгәләп бетерделәр. Чувашиядә туган кеше буларак... чуваш дияр идем, үзем дә чуваш түгел. Минем урында чуваш булса, аны «тәгаен чуваш» дип әйтер иде, «больно умный» дияр иде.
Марсель абый мине 2000 елның җәендә Камал театрына чакырып алды. Аңарчы да, әлбәттә, танышлар идек. Театрда күрсә: «Ррррркаил», – дия иде. Чакырып алды да: «Син пьеса язарга тиеш», – ди. «Нишләп?» – дим. «Мин синең китабыңны укыдым – анда диалоглар шәп. Синнән драматург чыгарга мөмкин», – ди. Аның сүзләрен ишеткәч аптырап калдым, үземне һич тә драматург дип күз алдына китерми идем. «Прозаиклардан драматурглар бик чыкмый, шагыйрьләрдән чыга. Алар кыска яза, фикерләрен туплап бирә белә», – диде. Мин риза булып кайтып киттем дә, авылга кайтып, пьеса язып килдем. Ул «Мин үтердем аны» дип атала иде, янәсе, тамашачыны җәлеп итәм. Мин кулдан язылган бөгәрләнгән кәгазьләрнен кесәгә тыгып, шатлыктан кызмача булып, Марсель абый янына килдем: «Яздым», – дим. Карап торды да: «Миңа болай пьеса китергәннәре юк иде әле», – ди. Тиз генә бастырырга кушты. «Мин укып чыктым, куеп була, ләкин үзеңә кыен булыр, яңадан яз», – диде. Миңа аны 5 тапкыр язарга туры килде. Язган саен төшенә барам – «биюче бии-бии остара» дигән шикелле. Ул «Саташкан сандугач» исеме белән чыкты. Ләкин сәхнәгә куелганчы «читка» дигән әйбер бар икән – ул спектакльдән дә кызыграк булып чыкты. Артистлар каршында уку икән ул. Шуннан башланды... Марсель абый, «тавышым беткән» дип, сүз әйтүдән баш тартты. Әзһәр абыйлар, Ренат абыйлар мактадылар – яшьлегемне мактаганнардыр. Шуннан яшьләр сүз алды. Берсе әйтә: «Мексика сериалына охшаган», – ди. Кемдер әйтә: «Илленче еллар дәрәҗәсе», – ди. Мин боларның сүзләрен мактау дип кабул иткән идем, алар тәнкыйтьлиләр булып чыкты. Берсе әйтә: «Моны куйсак, театрның киләчәге бик шөбһәле», – ди. Камал театрының киләчәге турында ныклап уйлаган кеше булсам, мин бу сүзләрдән соң пьесаны алып кайтып китәргә тиеш идем инде. Яшь идем шул, киләчәк өчен борчылмадым. Сүгеп таралдылар. Марсель абый янына кереп саубуллашып китим инде дим, театр белән саубуллашып... Кергән идем, «Куябыз», – диде. Спектакль уңыш казанды, 2001 елның җәендә 4 көн премьера булды. Аннан соң Марсель Сәлимҗанов 1 генә спектакль куеп калды – Мансур Гыйләҗевның «Баскетболист»ын.
Әлбәттә, «Саташкан сандугач» сәхнәдән төште. Ежи Станислав Лецның бер сүзе бар: «Аның пьесасы шулкадәр зәгыйфь иде, хәтта сәхнәдән төшәргә дә рәте җитмәде». Ул яктан караган минем пьеса ул кадәр зәгыйфь булып чыкмады.
Фани дөньядан барыбыз да китә, гомер кыска. Ләкин үзләре бер эпоха булып бакый дөньяга күчкән кешеләр була. Андыйлар бик сирәк, һәм Марсель Сәлимҗанов – шундыйлардан».
Ркаил Зәйдулла Марсель Сәлимҗанов истәлегенә язылган шигырен укыды. Ул аны бозваткыч белән чагыштырган.
Сәхнәгә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева чыкты.
Винера Ганиева: «Марсель абый – минем иң кадерле күршеләремнең берсе иде. Еш кына лифтта очраша идек, ул хәл-әхвәлләрне сораша иде. Минем 1986 елны искә төшерәсем килә. Опера театрында «Риголетто» әзерләнә иде. Миңа премьерада җырларга туры килде. Грим бүлмәсенә кергәч 2 минут та узмады, ишек шакыдылар. Ачсам, Гөлнар ханым белән Марсель Хәкимович басып тора. Ул баритон тавышы белән: «Молодец, Винера, шәп җырладың», – дип мактады. «Камал театры бинасы ачылышына «Зәңгәр шәл»не куябыз. Сине Мәйсәрәне җырларга чакырам», – дидем. Мин бик борчылдым, шулай да ризалаштым. Мин 7 сезон данлыклы Камал театрында Мәйсәрәне җырладым. Мин ул вакытта җырчы буларак формалашкан идем, драма артисты буларак формалашуым шушында булды. Рәхмәт сезгә барыгызга да!»
Винера ханым 1 секунд уйланып торды да дәвам итте: «Шулай да бер сүз ишеттем. Әйтимме? «Кайдан мондый ямьсез Мәйсәрәне таптыгыз?» дигән сүз иде ул. «Кара әле, Әсхәт, ямьсезмени инде мин», – дип, бутафор табын артында утырган Әсхәт Хисмәткә дәште. «Әсхәт абый янәшәсендә бигрәк тә чибәр сез», – дип, шаяруны Искәндәр Хәйруллин дәвам итте. «Мин хәзер дә ямьсез түгел бит әле», – диде Винера ханым. Бер зал тамашачы аны хуплап алкышлады.
Винера ханым Марсель Сәлимҗановны бик сагынып яшәвен әйтеп «Бик сагынсаң әгәр мине» җырын башкарды.
Кичә азагына сәхнәгә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыкты. Гитара белән.
Фәрит Бикчәнтәев: «Хәерле кичләр. Мин – Марсель Сәлимҗановның варисы. Бүген без Марсель абыйның 90 еллыгын үткәрәбез. Бүген без аның бөек режиссер икәнлеген генә түгел, нинди кеше икәнлеген дә искә төшерәбез. Минем дә хатирәләрем күп. Чөнки без дә бер йортта яшәдек. Марсель Сәлимҗанов белән Гөлнар апа 9нчы катта, без 10нчы катта. Без Гөлнар апаны «Тетя Гуля» дип йөртә идек. Минем дә бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Миңа Марсель абыйның 60 яшьлек юбилеен әзерләргә туыр килде. Сценарий язылды, репетицияләр узды. Хәтта Марсель абый үзе дә репетицияләр ясап алды. Минемчә, юбилей кичәсе бик шәп узды. Җитәкчеләр килгән иде – Минтимер Шәрипович һәм башкалар. Юбилей кичәсе тәмамланды. Марсель Хәкимовичны җитәкчеләр белән аска алып киттеләр. Мин калдым. Миңа бик моңсу булып китте: эшләдем-эшләдем, рәхмәт тә юк, ошадымы-юкмы Марсель абыйга – беркем бер сүз әйтмәде. Без Люция белән өйгә кайттык, чәй куйдык. Минем кәефем юк. Чәйләр эчтек. Төнге 12 тулды, «Ятыйк инде», – дим. Берзаман ишектә – кыңгырау. Ачсак – бусагада Марсель Хәкимович – җилкәсендә зур келәм, кулында картина, янында тетя Гуля – кулында 2 шешә шампан шәрабы. Атылып килеп керделәр, Марсель Хәкимович кочаклый, «Рәхмәт сиңа, Фәрит, рәхмәт сиңа, сынок, шәп кичә булды», – ди. Марсель абый шундый иде. Ул көтелмәгән вакытта тота да үзгәрә иде. Аны шундый иде, мондый иде дип эләктереп булмый иде. Шуңа без аны кичәбездә төрле милләтләргә дә әйләндереп карадык. Талантлы кеше бер төсле генә була алмый.
Мин бүген нигә гитара белән чыктыммы? Бәйрәмнәрдә тетя Гуля Марсель абыйның яраткан романсын җырлый иде. Бүген мин шушы романсны ояла-ояла җырлап карыйм».
Гитара белән чыккан Фәрит Бикчәнтәев шушы мизгелдә Марсель Сәлимҗанов кебек «бозваткыч»ның ышыгында торган үсмер егеткә әверелеп калды кебек. Әле кайчан гына үзе дә 60 яшьлек юбилеен уздырган кебек тә түгел. Фәрит Бикчәнтәев башкаруында романс агыла: «Только раз бывают в жизни встречи, Только раз судьбою рвется нить...»
Экранда – Марсель Хәкимович һәм аның музасы Гөлнар ханымның фотолары. Тамашачы тын да алмый җыр тыңлый: «Только раз в холодный серый вечер Мне так хочется любить!»
Бу озак алкышлар эчендә Марсель абыйны сагыну да, аның музасы Гөлнар ханымга хөрмәт тә, варисы Фәрит Бикчәнтәевка һәм аның артында торган труппага рәхмәт хисләре дә бар иде. Рәхмәт сезгә матур кичә һәм аның матур финал аккорды өчен! Легендар Марсель абыйның көче яратудадыр – театрын, халкын һәм, әлбәттә, илһамчысын яратуда.
Хәер, финалның да финалы – Марсель Сәлимҗановның 60 яшьлек юбилеенда әйткән сүзләре сакланган видео иде. Алар һәрвакыт актуаль: «Без иң авыр вакытларда да спектакльләребезне өзмәдек. Кайбер театрлар рус теленә күчкәндә дә без үз телебезне онытмадык. Без беркайчан да татар теленнән башка телдә уйнамадык. Бүген нишләргә? Татар театрын нинди юлдан алып барырга? Мин бер генә әйберне аңлыйм: еларга ярамый, узган юлны да сүгәргә ярамый. Сүгүчеләр болай да бик күп. Сүгү, ышанмау – иң җиңел юк. Театр кешегә өмет куярга тиеш, яктылыкка өндәргә тиеш, мәхәббәт уятырга тиеш, көлдерергә-елатырга тиеш. Менә театрның вазифасы. Күпме эшләргә насыйп булыр... театрның төп бурычы шушы. Без халкыбызны беркайчан да начарлыкка өндәмәдек. Без: «Якты көннәр киләчәк», – дип әйтәбез. Яшәсен безнең республика! Яшәсен татар халкы! Яшәсен татар сәнгате! Яшәсен татар театры!»