news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марсель Галиевтан бер әйтем тарихы: «Пушкинга претензия юк – ул татарны яклаган»

news_top
Марсель Галиевтан бер әйтем тарихы: «Пушкинга претензия юк – ул татарны яклаган»
Фото: © «Татар-информ/архив

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевны еш кына «Татмедиа»ның «Әдәби кафе»сында очратырга була. Мактаныйм әле – кайчагында аның янында мине дә күреп була. Марсель абый белән шулкадәр кызыклы әңгәмәләр корыла.

«Марсель Галиев белән кофе» циклы шушы әңгәмәләрне мәңгеләштерү максатыннан килеп чыкты – анда язучының төрле темаларга фикерләре кыска видеолар белән бирелә (аларны «Интертат»ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә күреп була). Видео карау белән генә чикләнмичә, текст укырга яратучылар өчен, шуларның берсен текст форматында тәкъдим итәм.

А.С. Пушкинның «Капитанская дочка» повестенең 8 нче бүлегенең башында «Незваный гость хуже татарина» дигән сүзләр тора. Темабыз шушы иде.

Җәмәгать, бу сүзләрне «татарны кимсетәләр» дип кабул итәсе түгел. Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев аларны бөтенләй башкача шәрехләде.

Марсель Галиев: «Капитанская дочка» романының бер бүлегенә шундый эпиграф куйган өчен Пушкинга бернинди претензия дә юк дип саныйм. Пушкин бит Казанга килгән, Карл Фукста да кунакта булган, димәк, татарларның кунакчыллыгын белгән.

Хикмәт шунда – «гость» дигән сүз рус теленә латиннан кергән, «чит кеше, чит илдән килгән кеше» (hostis) дигән мәгънәне бирә. Хәзерге мәгънәсендә ул соңыннан гына йөри башлый. Ул чорда югары катлауда татарлар хакимлек иткән: Князь Юсуповлар, Аракчеевлар, Тенишевлар... Шуларга чит илнекеләр килеп ялгана: французы да, инглизе дә, шведы да, немецы да килә. Ул килүчеләрнең дә күбесе яһүд була. Шулар Россиянең югары катлавын баса башлыйлар, һәм конкуренция туа – бер якта татарлар, икенче якта – яңа килүчеләр. Чит илдән килгән кеше акыллы күренә бит инде. Алар патша сараенда тәрбияче-укытучылар, күңел ачу осталары (шутлар), табиплар, дипломатлар, банкирлар (ростовщиклар), аптекарьлар... Жандармнарның шефы граф Беккендорф үзе генә ни тора – Пушкинны изеп торган. Икенче якта – Юсуповлар, Мансуров, Нарышкин, Давыдов, Аракчеев, Урусов, граф Шереметьевлар – югары урын биләп торалар. Пушкин шуларны чагыштырып әйтә ул сүзен. Читтән килүчеләргә караганда үз татарыбыз әйбәтрәк, дигән сүз ул аның. Татарны яклап әйтә ул».

хххх

Сүз уңаеннан, әлеге темага шагыйрь Зөлфәтнең «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак» әйтемен эпиграф итеп куеп язган шигыре дә бар. Ул әйтемне үзенчә чишкән.

* * *

Чакырылмаган кунак –

татардан да яманрак.

Мәкаль

Җилдерде ул дала атларында,

Гөслә чиртеп аю биетте.

Көрәш белән биеклекләр алды –

Заманына лаек биеклек.

Дастаннары аның Урда кебек

Җан яулаган… Алга күченгән.

Чакырылмаган кунак булып үткән,

Үткән татар дошман өстеннән.

Чакырылмаган кунак булып кергән

Зимнийларга, Перекопларга;

Чакырылмаган кунак булып кергән

Паулюс качып яткан йортларга;

Чакырылмаган кунак булып кергән,

Яман кунак булып – Берлинга.

Чакырылмаса да, утырган ул

Өстәл артындагы урынга.

Тост күтәргән Газинурлар өчен,

Шул урыннан, Җәлиле өчен,

Тост күтәргән Совет иле өчен –

Күтәргән ул үз иле өчен.

…Тезләнүне белми татар халкы,

Дошманнарын җиргә яткыра –

«Чакырылмаган кунак – татардан да

Яманрак»,– диләр, хактыр да.

Үз-үзеннән яманрак татар,

Дошман барда җирдә, үч барда.

Чакырылмаган кунак – дошманнарга.

Көтеп алган кунак – дусларга…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар