Марсель Әхмәдуллин гаиләсе белән Гомрәдә: «Мондый сәфәр бер-беребезгә якынайта»
Бу көннәрдә популяр алып баручы Марсель Әхмәдуллин сторисларын күзәтәм. Аларның матур гаиләсе хәзерге вакытта бик тә саваплы сәяхәттә - Гомрәдә. Изге җирләребезгә сәяхәт шуның белән дә кызыклы - Әхмәдуллиннар кече хаҗга туристик путевка алмыйча, мөстәкыйль рәвештә килгән. Марсель белән элемтәгә кереп, мондый сәфәрнең үзенчәлекләре турында сораштык.
«Арендага автойорт алып, диңгез ярында яшәдек»
Энҗе һәм Марсель Әхмәдуллиннар узган ел да Гомрәгә шулай ук үз җайлары белән барып кайткан булганнар инде. Быел исә ул вакыттагы хисләрне күңелдән тагын бер кичереп, сәяхәтне тагын да ямьлерәк итәсе - изге җирләребезне балаларына да күрсәтәсе килү теләге туган.
Былтыр җәй без тормыш иптәшем белән Мәккәдән кайттык та, балаларны да бераз ял иттерү максаты белән Төркиягә очтык. Анда да путевка белән түгел. Без үз графигыбыз белән яшәргә яратабыз. Самолет белән барабыз да, арендага машина алып, кая кирәк шунда туктап, табигать кочагында ял итеп, матур урыннарны карап йөрибез.
Шулай Төркияне урап кайттык та, уйлап утырабыз - сәяхәткә шактый гына акча тотылды, ә ниндидер рухи кәнәгатьлек хисе алмадык. Сүз дә юк, күңелле, рәхәт инде, әмма файдалы ял булмаган шикелле тоелды ул. Шуңа да без быел нигә әле ике әйберне берләштермәскә дигән фикергә килеп, балаларны да Мәккәгә алып барырга уйладык. Аннан юл уңае да бит әле ул - Мәккәгә барыбер Төркия аша барасы, - ди ул.
Марсель сөйләвенчә, Казаннан туры Мәккәгә барып җитүе бик авыр. Узган ел аларга тормыш иптәше белән ике тапкыр самолеттан самолетка күчеп утырып, шактый озак барырга туры килгән. Балалар белән андый сәфәр бераз йончытыр иде. Шуңа Әхмәдуллиннар быел башка юл сайлап - Мәккәгә Төркия аша юл тотканнар. Гаиләнең изге сәфәре Төркиянең Анталия шәһәреннән башлана.
Самолетка кулай билетларны карап тору хәләл җефетем өстендә. Антальягә бик яхшы бәядән билетлар килеп чыгуга, озак уйлап тормыйча, тәвәккәләдек. Без инде Төркиядә күп тапкырлар булып, яшәүнең төрле форматларын сынап карадык. Тормыш иптәшемнең автойорт белән йөреп карау теләге дә бар иде. Шуңа бу юлы арендага автойорт алып, диңгез ярында 5 көн яшәдек. Ял итеп, көч-куәт туплаган арада Җиддәгә билетлар килеп чыкты.
Согуд Гарәбстанына сәфәр багажсыз йөрүне күздә тота иде. Автойортны хуҗасына тапшырып, чемоданнарыбызны Антальядәге бер милләттәшебезгә калдырып, Җиддәгә юл тоттык. Рейслары да көндезге, безнең өчен бик уңайлы булып чыкты. Шул бер үк билет белән башта Анкарага, анда 4 сәгать көткәннән соң, Җиддәгә очтык. Самолетта вакытта ук ихрамга кердек, - ди әңгәмәдәшем.
«Биредә Аллаһы Тәгалә бөтен әйберне җиңеләйтә»
Җиддәдән Мәккәгә барып җитүнең дә күп төрле юллары бар. Әхмәдуллиннар исә Мәккәгә кадәр такси алып барырга карар кылалар. Әмма бу такси - аэропорт таксие булып чыга. Бәясе дә шактый «тешләшә».
Безне Мәккәгә алып килеп җиткергәч таксист үзе үк: «Икенче юлы башка такси алыгыз, алай күпкә очсызгарак төшәчәк», - дип әйтте. Гомумән, бу илдә синең белән барысы да ачыктан-ачык сөйләшәләр, бернинди алдарга маташкан кеше юк. Бөтен кеше изгелек эшләп калырга тырыша. Ялгыш кына берәр кешегә күзең төшсә дә, ул сиңа елмаеп куя. Шунлыктан күңелдә үзенчә бер рәхәт хис туа, - дип сөйли Марсель.
Әхмәдуллиннар гаиләсе Әл-харам мәчете янәшәсендәге генә кунакханәгә урнаша да, бөтен гаиләләре белән Гомрә хаҗын үтә.
Әлбәттә, юлдан соң бераз ял итеп алу кирәк. Әмма безнең очракта Гомрәне тизрәк үтеп калу шартлары бар иде. Шуңа әйберләребезне калдыруга ук Гомрәне үттек. Хәтта 6 яшьлек улыбыз көйсезләнмәде, безнең белән беррәттән Гомрә үтә алды, - дип, сөенечен яшерми ул.
Фото: © Болай йөрүләр дини яктан да саваплы, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау булып та тора, безне бер-беребезгә якынайта». Марсель Әхмәдуллинның шәхси архивыннан
Марсель әлеге изге урыннарда бөтен нәрсәнең дә уңай хәл ителүе, Аллаһ Тәгалә үзенең рәхмәтен салып торуны да билгеләп үтте.
Башта гадирәк, тәүлегенә 2500 сум торган кунакханәдә тукталган идек. Әниләренең туган көне хөрмәтенә тәүлегенә 42 мең сум тора торган кунакханә алдык. Аның тәрәзәләре Кәгъбәтуллага карап тора. Аллаһ Тәгалә үзенең рәхмәтен салды - безгә шуның ярты бәясен генә түләргә туры килде. Ярты бәясен исә без броньләгән компания түләде.
Әле хәзер менә Мәдинә шәһәренә барырга җыенып йөрибез. Без былтыр хәләл җефетем белән Мәдинәгә тиз йөрешле поездда барган идек. Ул сәгатенә 300 чакрым тизлектә чаба. Ә гаилә белән поездда бару 30 мең сумга чыга. Кыйммәтрәк тоелды да, кардәшләребездән сорашып, «попутка» хезмәте белән барырга булдык. Нәтиҗәдә, менә 550 чакрымлык Мәдинәгә 200 реалга барырга әзерләнәбез. Җиддәдән исә 90 чакрымлык юлны 245 реалга килгән идек.
Аллаһы Тәгалә менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда бөтен әйберне җиңеләйтә. Иң мөһиме, нәрсә уйлыйсың - барысы да юлыңа чыгып куя. Әнисе менә: «Эх, чәй эчәсе иде», - дип кенә әйтте, шул минутта кулыбызга чәй китереп тоттырдылар.
Мондагы халыкның ярдәмчеллеге. Таксистларга кадәр: «Үпкәләткән булсам гафу итә күр, Ярдәм кирәк булса, мин әзер», - дип торалар. Аларның сөйләшү манералары шаккатыра. Менә шушы мөнәсәбәт безнең өчен бик кадерле, – ди ул.
Алга таба Әхмәдуллиннар гаиләсе берничә көн Мәдинә шәһәрендә булырга ниятлиләр. Ухуд тавын, Куба мәчетен, Мәдинәдәге хөрмә бакчасына барып күрергә уйлап торалар.
«Балалар күңелендә озак еллар сакланачак»
Марсель Әхмәдуллин балалар белән мондый сәфәрләр гаиләне берләштерә дигән фикердә.
Болай йөрүләр дини яктан да саваплы, шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау булып та тора, безне бер-беребезгә якынайта. Әлбәттә, бу балаларның күңеленә уелып калып, озак еллар матур хатирә булып сакланачак. Ял итәргә барулар да кирәк, әмма бу сәфәр рухи ризык бирә, күзаллауларны киңәйтә. Олы кызларыбызга 12 һәм 16 яшь. Аларга инде бу аеруча да кызык. Олы кызыбыз 9 сыйныфтан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керде, дин белән кызыксына. Исеме дә Мәдинә. Аның аеруча да Мәдинә шәһәрен күрәсе килгән иде.
Без үзебез йөреп кайткач та, барысын да искә төшереп, балаларга сөйләп бирергә тырышабыз. Әмма сөйләгән бер, ә үз күзләрең белән күрү - бөтенләй икенче әйбер шул инде. Әниләренең балаларга шушы урыннарны күрсәтү хыялы бар иде, Әлхәмдүлилләһ, аны чынга ашыра алдык. Олы кеше тиз арый, ә балаларның гөнаһлары булмаганга, алар бары тик эмоциональ яктан гына арыйлар дип әйтәләр бит. 6 яшьлек улыбызга кадәр уфтанмыйча йөри, - ди ул.
Гомрәгә болай итеп бару тур белән баруга караганда очсызрак буламы дип тә кызыксындым Марсельдән.
Монда эш очсыз булуда түгел. Әлбәттә, күпләр мондый сәфәргә путевка белән баруны кулайрак күрә. Путевка белән баруның төп өстенлеге шунда - син үзеңнән күпкә гыйлемлерәк төркем җитәкчесе белән барасың. Ул әлеге урыннарны күрсәтеп кенә калмый, бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйли, сиңа белем бирә. Ләкин анда бөтен җирдән дә төркемләп кенә үтәсең, үз маршрутыңны төзи алмыйсың.
Гаилә белән сәяхәт бөтенләй башкача, син инде үз җаеңа йөрисең. Путевка белән Гомрәгә бару безнең гаилә өчен 750 мең сум тирәсе булыр иде. Төркиядәге чыгымнарны санамасак, шуның яртысына барып кайтырга була икән.
Аннан шунысы да бар - туристлык максаты белән генә килгән кешегә биредә авырга туры килергә мөмкин. Ихлас ният белән килгән очракта гына түзәргә була. Беренчедән, монда һава торышы бик кызу. Көндез чыксаң да, төнлә чыксаң да сулап булмаслык дәрәҗәдә эссе. Бу – контраст. Аннан кеше бик күп. Бу яклап та арыла, сынау моментлары булып китә. Аллаһ Тәгалә махсус шулай итеп коргандыр инде – әлеге җирләргә шушы изге максатта гына барырга кирәктер, - диде ул.
Әхмәдуллиннар гаиләсенә хәерле, файдалы, саваплы сәфәрләр теләп калабыз. Матур тәэсирләр белән, исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын.