Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марля яулык (Зәмирә Сәмигуллина)

«Син кем, нәрсәгә дип ияреп кайттың Идрискә, аның хатыны, балалары бар бит», — дип каршылады аны чит-ят авылда иң беренче очраган Гыйльминур апа. Ул аның исемен дә, кайсы урамда торганын да белмәде башта. Соңыннан, авылдан киткәндә тагын бер кат очрашканда гына белде исемен.

news_top_970_100

Мөкәрәмә сугышның беренче көннәреннән диярлек фронтта булды. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, бер кайнар ноктадан икенчесенә күченеп йөрделәр. Мөкәрәмә әти-әнисенә бердәнбер кыз булып үсте. Әмма бер-берсен кадерләп яшәргә генә насыйп булмый. Сугыш афәте гаилә башлыгының гомерен яшьләй өзә. Мөкәрәмә госпитальгә санитарка булып урнаша. Өйләреннән, сөйгән ярларыннан аерылып, мәхшәр эчендә кайнаучы солдатларны кызганып, жәлләп карый ул. Араларында берсе — Идрис исемлесе аеруча якыная кыз күңеленә. Зәңгәр күзләре микән, әллә өздереп тальянда уйнавы, әллә бер аягы булмаганга кызганып карау, кырыс холыклы булса да, тәмам якынайта кызны Идрискә. Госпитальдә дәвалану срогы тәмамлана ир-егетнең. Туган якка, өйгә, балалары, хатын янына кайтачак ул!

— Әйдә, Мөкәрәмә, син минем туган авылыма кадәр озатып куй инде. Авылда калырсың, балаларымны карарсың, — ди Идрис авылга җыенганда.

Мөкәрәмә бу юлы да каршы әйтә алмый. Агач аяклы, кырыс холыклы, әмма вакыты-вакыты белән үтә дә нечкә күңелле Идрисне култыклап, кулына пилотка, фляжка салынган чемоданын тотып, меңәр чакрым ераклыктагы чит-ят бер авылга кайтып китә…

Инде еллар тузаны эчендә онытылып, югалып калырга тиеш кебек, югыйсә. Еллар узгач та ул вакытларны елмаеп-көлеп искә төшерәсе дә бит. Юк икән. Никтер күңелендә бихисап күп сораулар калдырган шул еллар. Ул сорауларга җавапларны шул вакытта табасы булган да бит. Вакыты ул түгел иде шул, вакыты. Бер-береңә каршы дәшү, кешелексезлек сыйфатлары ерак иде ул чактагы татар хатыннарында. Кем әйтмешли, авызларында кан булса да төкермәгәннәр, илгә килгән кайгыны ил белән бергәләп, әмма үз күңелләре, үз йөрәкләре аша үткәргәннәр. Шушы хатын-кыз язмышы кабат-кабат хәтергә килгән саен, ул чордагы апаларга, хатын-кызларга карата горурлык хисләре арта.

…Алар утырган поезд Шәмәрдәнгә кайтып туктагач та, күңеле нидер сизенә Мөкәрәмәнең. Кире борылырга да уйлый, әмма Идриснең «хатыным үлде, балаларымны карасың», дигән сүзләре артка юл юклыгын искәртә. Ятимнәр хакына кайтырга кирәк дип үзендә көч таба. Авыл капкасын керүгә дә, йомры, җитез гәүдәле хатын: «Сеңлем, син нәрсә уйлап кайттың?» — дигән сорау белән күзенә карый. Ачуланып та, рәнҗеп тә карамады. Кызганды ул аны. Ул арада авылга ап-аяз көндә килеп чыккан болытлар кебек: «Идрис өйләнеп кайткан, яшь хатын алып кайткан, Гайшә нишләр икән?» — дигән сүзләр таралды. Гайшә апаны сиздерми генә сынап караучылар да булгандыр. Әмма авылдашларының күпчелеге сүзне үз өйләреннән тышка чыгармады.

Идрискә дә, яшь хатынга да каты бәрелмәделәр. Гайшә дә бирешмәде. Итәк тулы баласы белән, ачлы-туклы, ире кайтканны тырышып-тырмашып көн иткән татар хатыны бу юлы да сынатмады. Иренең бу адымын хыянәт дип әйтергә мөмкин булса да, аңа карата хөрмәтен, иң мөһиме — сабырлыгын җуймады. Аңа бу хәбәрне кичен җиткерделәр. Оекбаш бәйләп утыра иде ул. Башы әйләнеп киттеме, дулкынлануданмы, каршы як күршеләренә чыгып йөгерде. Оекбашы да калмаган үзеннән. Зур йомгактагы җебе аягына чорналып, күршеләренә кадәр кергән.

Күңеле еласа да, күзе еламагандыр инде, бер күз яше дә чыгармыйча, «дөрес микән шул сүз», дип күршесенә керде. Күрше ни дисен инде? Ире сугышта үлеп калган Шәмсиямал апа «шулай диләр шул»дан узмады. Иренең сугышта үлгән хәбәре турында кара кәгазь алган Шәмсиямал апа үз иренең шундый хәлдә кайтуына да риза булыр кебек иде ул минутта.

Яшь килен «төшкән» йортка икенче көнне олы кызын ияртеп менде Гайшә апа. Үзеннән күпкә яшь, кап-кара толымлы, сөйкемле ул кыз баланы күреп кызганды, аңа ничек тә булса ярдәм итәсе килде. Ул да булмады Мөкәрәмә:

— Апа, ачуланмагыз мине, минем гаебем юк. Ул мине хатыным үлде, балаларымны карарсың дип алып кайтты. Мин иртәгә үк китәм, — дип Гайшә апа алдына иелеп елый ук башлады.

Идрис бу вакытта үзе кайда булгандыр. Ике татар хатыны шул минутта ук килештеләр, аңлаштылар. Икенче көнне үк китә алмады Мөкәрәмә. Үзе белән бернинди документы да юк иде аның. Икенче көнне Гайшәләрдә кунды. Олырак балалар ни булганын чамаласалар да, «кунак кызы»на төксе чырай күрсәтмәделәр. Кайтуына атна-ун көн үткәч, Мөкәрәмә китәргә җыенды.

Бу хәлгә кешеләр кырыслык белдермәсә дә, табигатьнең сиздерәсе килдеме — әллә кайдан гына салкын җил чыкты. Ул чактагы юклык хатын-кызның башына марля яулык, өстенә киндердән суккан күлмәк-ыштан, аягына чабата кидергән бит. Утызар дистә йомыркага алмаштырып алынган метрлы марля яулык ролен үтәгән. Гайшә апа да кунакка, кич утырырга барганда гына яба торган марля яулыгын Мөкәрәмәнең башына яптыра. Ап-ак марля яулык кара толымнарга шулкадәр җылылык өсти, Гайшә апаның күзләренә яшьләр тула.

Шәһәргә китеп, озак еллар дәвамында хокук саклау органнарында эшләгән Мөкәрәмә Исламовнага бик күп бүләкләр алырга туры килә. Әмма аның күңеленә иң кадерлесе әнә шул марля яулык була. Гади ситсадан да гади ул яулыкка бит сабырлык, кешеләрнең бер-берсенә булган ихтирамы белән сугарылган хатирәләр салынган. Сугыш кырыннан кайтканда яшь хатын алып кайткан, алай гына да түгел, үзен үлгәнгә санаган иренә дә сабырлыгы белән тешен кысып түзгән Гайшә апаның батырлыгы фронттагылар батырлыгына тиң. Ә андыйлар бер Гайшә апа гына түгел.

Менә ни өчен еллар узгач та, саргаеп, нечкә җепләре таралып бетә язгач та кадерле ул марля яулык. Әмма бүген ул чактагы аклыгы җуелган инде. Мөкәрәмә апаның күңелендә генә ул вакыйгалар саргаймаган. Бер кешесен белмәгән, әллә кайдагы авылга, хатыны, балалары зарыгып көткән иргә ияреп кайтып та, яман сүз ишеттермәгән ул татар авылы аның күңеленә матур хатирә булып мәңгелеккә кереп калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100