Марий Элның бетеп барган татар авылы кешеләре: «Мәчеткә ун ел кеше йөрми»
Марий Эл Республикасында 30-40 ел элек мул тормышлы булган татар авылы Пожмара Пүчинкәсе бүген бетеп бара. Заманында гөрләп торган клуб егерме ел элек ябылган. Авылда кибет юк, эшсезлек хөкем сөрә. Халык мәчеткә дә ун еллап йөрми. «Интертат» авылның хәле белән танышып кайтты.
Марий Эл Республикасындагы керәшен авылында булганнан соң, юлыбызны дәвам итеп, татар авылына — Мари-Төрек районының Пожмара Пүчинкәсенә (Новый Пижмарь) кереп чыктык. Юлдашым — журналист, танылган татар блогеры Фәгыйлә Шакирова.
Алдагы язмада Марий Эл юлларын искә алган идем, кабатлап тормыйм. Бер урамлы гына Пожмара Пүчинкәсе авылында таш юл юк та икән әле.
— Юлларыбыз яңгыр яуса, тамаша инде. Халыкны нык борчыганы да шул юл булмау, — ди 79 яшен тутырган Айзилә Шәмсемөхәммәтова. Беренче тукталышыбыз Айзилә апаларның капка төбендә булды.
Авылда алтмышка якын кеше яши, якынча утызлап йорт бар. Картлар сүзләренчә, йортларның ташландыклары да, сатуга куелганнары да бар, тик алырга теләүчеләр генә әлегә күренми. Юллар булмавы яшьләрне кайтып төпләнергә кызыктырмый шул. Авылда туып үскәннәрнең дә күбесе нигезен калдырып киткән.
Айзилә Шәмсемөхәммәтова авыл хәлләре белән таныштырды.
— Шушында туып үстем, шушында гомер иттем. Ирем Мәгъфүр төп чыгышы буенча Татарстанның Балтач районыннан. Без ике кыз, бер малай үстердек. Бер кызыбыз Балтач районында, икенчесе Мәскәүдә яши. Улым Марсель үзем белән тора. Ул да бабай инде, оныгы бар. Кызы Балтач районы Чыпья авылында кияүдә.
Авылда яшьләргә клуб юк. Аның яшьләре дә юк дип әйтерлек инде. Күбесенчә пенсионерлар яши. Бездә кибет тә юк. Азык-төлекне атнага өч мәртәбә килә торган машинадан сатып алабыз. Кайбер кешеләргә кирәк-яракларны атна саен балалары алып кайтып тора. Авырып китсәк, Мари-Төректән ашыгыч ярдәм машинасы килә, — ди әңгәмәдәшебез.
Айзилә апаның улы Марсель абый 1970-1980нче еллардагы тормышны сагына.
— Марий Эл элек бай яшәде. Бездә урман күп иде, кибетләргә товарны Мәскәүдән ташып кына тордылар. Татарстан халкы безгә кызыгып карады. «Перестройка»дан соң без Татарстанга кызыгып карыйбыз. Урманнарны кисеп бетерделәр. Юлдан барганда гына як-якта иксез-чиксез урманнар кебек тоела. Эченә кереп карасаң, төзелешкә яраклы агач табуы кыен хәзер. Урманны чытырман басты. Колхозлар бетте. Халыкка эш калмагач, яшьләр китте, — ди Марсель Шәмсемөхәммәтов.
Без каршы якта торучы Флүрә апага да кереп чыктык. Ул биш бала үстергән. Аның да балалары төрле якка таралган.
— Яшьләрнең күбесе Йошкар-Олага китте. Ялга кайткалыйлар инде. 1960-1970 елларда авыл гөрләп торды. Клубыбыз, гармунчыларыбыз бар иде, концертлар куйдык. Бездәге чыршы бәйрәмен карарга Татарстаннан да киләләр иде. Һәр гаиләдә диярлек бишәр бала үсте. Барысы җыелышып, укырга киткәндә урамнар шаулап торган чаклар булды. Авылның сыер, бозау фермалары гөрләп эшләде. Хәзер берсе дә калмады, — ди Флүрә апа.
Авылда татарлар яшәгәнен ерактан, мәчет манарасын күреп аңларга була. Пожмара Пүчинкәсендә дә мәчет бар, тик Флүрә ападан без аның ун еллап ябык икәнен белдек. Мәчетнең эшләмәвен ул азан әйтерлек ир-атлар калмавы белән бәйләп аңлатты. Марсель абый да авылда имам юк, дип әйтә.
«Монда халык элек-электән дини түгел»
Мәчеткә терәлеп торган йортта яшәүче Фәния апага да кереп чыктык. Мәчет ачкычы анда саклана икән. Соңгы ун елда «иман йорты» кешене соңгы юлга озату кирәк-яраклары тора торган урынга әйләнгән. Фәния апа сүзләренчә, мәчетне авылда үлем-китем була калса гына ачалар.
Авылга килгән килеш, мәчеткә дә кереп чыгасыбыз килде. Ул апрель аеннан бирле ачылмаган, йозагы күгәреп каткан иде. Аны ачарга Фәния апаның көче җитмәде. Ачкычны үзем бераз боргалагач, йозак ачылды. Фәния апаның идәннәренә тузан утырган мәчетне Казаннан килгән кунакларга күрсәтергә читенсенүе сизелеп торды.
— Корбан гаетенә мәчетне юарга яшьләрне чакырып карадым, тик килүче булмады. Монда халык элек-электән дини түгел инде. Җыелып, намаз укыр өчен бөтен шартлар бар бит. Элек авыл советы олылар көнендә картларны мәчеткә җыеп, өстәл әзерли иде. Хәзер ул да юк. Шулай бетеп барабыз инде, — ди Фәния апа.
Аның сүзләренчә, мәчет бинасында элек колхоз идарәсе булган. Колхоз беткәч, аны башлангыч мәктәп тә, медпункт та итеп кулланганнар. Совхоз директоры булып эшләгән, чыгышы белән Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылыннан булган Рафаил Сабиров егерме ел элек бинага манара куюны оештырган. Шулай итеп, элеккеге колхоз идарәсе йорты Аллаһ йортына әйләнгән. Кызганыч, манара куелу гына авыл халкына иман китерә алмаган.
— Авылдагы тәртипсезлекнең иге-чиге юк. Үз авылыңның гыйбәтен сатарга ярамаса да, әйтим инде. Өч-дүрт өйдә спирт саталар. Кемдә нинди тимер бар, бөтенесен урлап, сатып эчтеләр. Салып бирмичә, монда бер йомышыңны да тыңламыйлар. Эшеңне акча түләп эшләтсәң дә, акчасын барыбер эчеп бетерәләр. Авылга ике балалы бер мари хатыны кайткан иде. Ул, теләсә кем белән йөреп, яңадан өч бала алып кайтты, — ди әңгәмәдәшебез.
Фәния апа 40-50 ел элек гөрләп торган авылның киләчәген күрми.
— Авылның бетүенә бары тик эшсезлек кенә сәбәпче. Монда яшьләргә бернинди эш юк. Безнең халык эш сөючән, актив иде. «Перестройка»дан соң башта клубны сүтеп, фермага утынга илттеләр, аннары ферманы тараттылар. Шуннан соң яшьләрнең күбесе читкә китте, — ди ул.
Фәния апа 38 ел буе күршедәге удмурт авылына — Карлыганга йөреп эшләгән. Ул татар теле укытучысы, китапханәче хезмәтен берләштереп алып барган. Әйләнә-тирә авыллардан татар балалары килеп укыгач, удмурт мәктәбендә татар теле 1980нче еллар азагына кадәр укытылган.
— Мин укытканда бернинди программа, методика юк иде. «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында тапкан материаллар белән шөгыльләндек, - ди Фәния апа.
«Эх, ялгыз яшәүләре… Бик читен ул»
— Ирем үлгәннән бирле биш ел ялгыз торам. Ике кызым бар. Берсе Йошкар-Олада, икенчесе Мари-Төректә яши. Алар икесе дә югары белемле, бик әйбәт торалар. Кайсы ике атнага бер, кайсы айга бер хәл белергә кайта. Мари-Төректә торучы кызым бик мул тормышта яши. Кайткан саен мине шунда күченергә үгетли, ә минем гомер иткән йортны ташлап китәсем килми. Аларга кунакка барсам да, ике көннән үз өемне өзелеп сагынам.
Оныкларымның берсе Мәскәүдә табиб-косметолог булып эшли. Казан медицина университетын кызыл дипломга бетерүгә Мәскәүгә эшкә чакырдылар. Ул шунда фатирлы рус егетенә кияүгә чыгып, төпләнеп калды. Аның ире фән кандидаты, чит ил оешмалары белән эшли.
Икенче кызымның кызы Казанда Финанс-икътисад университетын бетерде дә, яхшы эшкә урнашты, Казанда ике бүлмәле фатир, машина алды. Тормышы җитеш, тик кияүгә чыгарга ашыкмый. 35 яше тулып килә бит инде. Кияүгә чыгу турында сүз башласам, үпкәли, «бүтән кайтмыйм» ди, — дип, балалары, оныклары турында да сөйләп алды Фәния апа.
Гаилә темасына кереп киткәч, Фәния апа катнаш никахларга, шул исәптән үз кызының да, оныгының да башка милләт кешесенә кияүгә чыкканына эче пошканын әйтте.
— Катнаш никахлар булмасын өчен яшьләрне үз милләт кешеләребез белән аралаштырырга кирәк шул. Пенсиягә чыгар алдыннан мине шушы авылның клуб мөдире итеп куйганнар иде. Без яшьләр белән татар авылларында спектакльләр куеп йөрдек. Менә шуның нәтиҗәсе зур булды: өч кызыбыз Шешеңгәр Пүчинкәсенең (Шишинер) татар егетләренә кияүгә чыгып калды. Бүгенге көнгә кадәр алар шунда матур гына торалар, — ди Фәния апа.
Ире исән чакта Фәния апаларның алтмыш баш умарта тоткан вакытлары булган. Утызар фляга бал суыртып, аны Казанга, Яшел Үзәнгә алып барып сатканнар. Ире үлгәч тә ике ел кортлар тотып караган. Аларны үзе генә карый алмагач, сатып бетергән. Ул безгә хәзер ничек көн итүен сөйләде.
— Эх, ялгыз яшәүләре… Бик читен ул. Иртәнге сәгать өчтә уянам. Сәгать алтыда сөт җыйганнарын тыңлап ятам да, торып, тавыкларымны ашатып керәм. Аннары чәй эчәм, вак-төяк эшләрне карыйм. Эшләр беткәч, башта бер күршенең хәлен белеп чыгам, аннары икенчесенә керәм. Шулай үткәрәм инде көннәремне, — ди Фәния апа.
Фәния ападан чыккач, башка кешегә керү теләге калмады. Авылдан киткәндә күңелдә авыр хис калды. Заманында гөрләп торган авыл нибары соңгы утыз ел эчендә бетеп бара. Авылда мул тормыш булганын 1980нче еллардан калган калай түбәле бүрәнә йортлар, бизәкле биек капкалар дәлилләп тора. Заманасына күрә ул йортлар затлы санала иде.