Марий Эл керәшеннәренә сәяхәт: эшмәкәрләр авылы, тыңлаучан кәҗәләр, куе бал алу сере
Марий Эл Республикасында 14 йортлы керәшен татарлары авылы бар. Авылда ике йөз баш кәҗә, илле умарта тотучы Ивановлар кәҗә асрау һәм корт карау серләре белән бүлеште. Марий Элдан репортаж тәкъдим итәбез.
Берничә көн элек чит өлкәләрдә яшәүче татарларның тормышы белән танышырга дип Марий Эл Республикасындагы керәшен татарлары авылына бардык. Юлдашым — танылган блогер, журналист Фәгыйлә Шакирова. Мари-Төрек районының Кече Нослы авылы старостасы Василий Иванов үзләрен татарлар дип таныштырды.
Кече Нослы — урман әйләнәсендәге аланда, Татарстанның Арча районы чигендә урнашкан ундүрт йортлы авыл. Һәр капка төбе саен диярлек трактор тора. Халыкның күбесе шәхси хуҗалык буларак теркәлеп, үз-үзенә эшли икән. Мәсәлән, без кунакка кергән Ивановлар гаиләсе умартачылык белән шөгыльләнә һәм кәҗә фермасы тота. Фермада 180 савым кәҗәсе бар. Без килгәндә алар барысы да электрлы чыбык белән әйләндереп алынган көтүлектә иде.
Гаиләдә эш һәркемгә төгәл бүленгән. Илле баш умартаны, йорт җирен карау гаилә башлыгы Василий абыйда булса, кәҗәләр асрау — улы Валерьян җилкәсендә. Сыерны, бозауларны, бакчаны карап тоту хуҗаның хатыны Римма апа өстендә. Килен яшь бала тәрбияли һәм йорт эшләрендә каенанасына булыша. Гаиләдә өч кыз һәм бер малай үскән. Ике кызлары кияүдә, кечесе кияүгә чыгарга яшьрәк әле. Күмәк эшләрне барысы бергәләшеп, туган-тумачаларны җыеп башкаралар.
Валерьянның сүз тыңлаучан кәҗәләре
Валерьян кәҗәләр асрау белән биш ел элек кызыксына башлаган һәм, тәвәккәлләп, кырык баш мал алган. Бүгенге көнгә көтү биш тапкырга арткан.
— Бу белеп башлаган эш түгел иде инде. Кәҗә асравы сыер тотуга караганда җиңелрәк тоелгач, сөте кыйммәтрәк булгач, тотынган идем. Сыер фермасын җиткерергә зур чыгымнар кирәк, ә монда хуҗалыкларга Татарстандагы кебек ярдәм юк. Бездә үз көчеңә генә таяна аласың. Кәҗә асрау технологиясенә әкренләп, ялгыша-ялгыша төшенәбез инде, — ди Валерьян.
Валерьян кәҗәләрне аппарат белән сава. Маллар савымга ашкынып тора, берьюлы анда сигез кәҗә керә ала икән. Хайваннарның көтүдән абзарга кайтуы үзе бер кызык. Валерьян, капка ишеген ачып, «Домооой» дип кычкыруга, кәҗәләр фермага таба чаба башлый. Берсе дә юлда адашып калмый. Көтүгә озатканда Валерьян «Гуляяять» дип кенә кычкыра да, ун минуттан бөтен кәҗә көтүлектә була.
Ферма хуҗасының кәҗә үрчетү ысулы да кызык тоелды.
— Әлегә көтүгә тәкә кертмим. Кертсәм, бөтен кәҗә тәкә сорап, артыннан йөгерә башлый. Сентябрь башында кертәм дә, киләсе елның февралендә кәҗәләр бәтиләячәк. Бөтен көтүнең бер вакытта бәрәнләве минем өчен җайлы була. Теләсә кайсы вакытта бәрәнләсәләр, җәй буе фермадан кайтып кереп булмас иде, — дип аңлата Валерьян.
Авыл кешесенең эше мал асрау белән генә чикләнми шул. Сауган сөтне урнаштырырга да кирәк. Бер малдан көненә якынча ике литр сөт алып була дип исәпләсәк, Валерьянга көн саен 360 литрны озатырга кирәк. Шулкадәр чималга ихтыяҗ бармы икән?
— Кәҗә сөтен алучылар Марий Элда да, Татарстанда да бар. Ике көнлек сөтне җыеп, суытып, күбесен заводка илтәбез. Сыр ясаучы шәхси эшмәкәрләр килсә, аларга да биреп җибәрәбез. Кәҗә сөте кирәк кешеләр, сыр ясарга хыялланучылар безгә мөрәҗәгать итә ала.
Сауган сөт бер сәгать эчендә суынырга тиеш. Әгәр суытмасаң, аның сыйфаты кими. Без быел 200 литрлы сөт суыткычы алдык. Сөт суынгач, савытларга тутырып, ике метрга ике метрлы туңдыргычка кертеп, минус биш градуста саклыйбыз. Анысын үзебез ясадык. Ике көнгә бер килеп, сөтне алып китәләр. Аны тапшыру бик мәшәкатьле эш, чөнки сөт эшкәртү заводында җиде төрле анализ алалар. Су кушылган булса, антибиотик чыкса, аны кире кайтаралар, ә әчелеге артып китсә, бәясен төшерәләр. Суыткыч алганнан соң, безнең сөтнең сыйфаты гел югары бәяләнә башлады. Сөткә антибиотик кертмәс өчен, авырган малларны башка җиргә күчереп, аерым савабыз, — дип сөйли Валерьян Иванов.
«Киләчәктә сөткә бәя артмаса, авылдан кеше качып бетәчәк»
Кәҗәләрне күзәткәннән соң, без Ивановларның йортларына уздык. Өйләре иркен, якты һәм пөхтә. Заманча яшәү өчен бөтен җиһаз бар. Ишекләрне, өстәл-урындыкларны Василий абый үзе агачтан кырып ясаган. Ул агачтан төрле җиһазлар ясау белән дә мавыга икән.
Авылда мул тормышта яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк, диләр Ивановлар. Римма апаның көне иртәнге сәгать дүрттә башлана. Ул иртән торып сыерын сава, малларын карый, эшкә чыгып китүчеләргә иртәнге ашны әзерли. Калган гаилә әгъзалары иртәнге сәгать биштә торып, ашап-эчкәннән соң, үз эшләренә тотыналар.
Василий абыйдан улын ничек авылда калдыра алуы турында кызыксындык.
— Улым кечкенәдән миңа тагылып йөреп, бөтен эшкә өйрәнеп үсте. Шуңа күрә аның авылдан китәсе килмәгәндер дип уйлыйм, — диде гаилә башлыгы.
Сүзгә Валерьян да кушылды. Авыл табигате яшь гаиләне үзенә тартып торса да, авыл хуҗалыгы продукциясенә куелган бәяләр киләчәк тормышка бер дә оптимизм уятмый икән.
— Соңгы елда бөтен әйбергә бәя артты, тик сөткә бәя бер дә үзгәрми. Сөт саткан акча ничек керсә, шулай чыгып китә. Мондый хаклар белән бөтенләй акча җыеп булмый. Бер литр сөттән бер сум табыш алдың, ди. Кәҗә көнгә ике литр сөт бирә дип исәпләсәк, ике сумга кибеттән нәрсә алып була? Авыл кешесе пычракта гына ятарга тиеш димени? Киләчәктә сөткә бәя артмаса, авылдан кеше качып бетәчәк. Сыер сөтенең литрын бездән 18 сумнан җыялар, ә кибеттә ул 60 сум тора. 42 сум акча кая китә икән? Ни өчен дәүләт сөт заводы белән җитештерүче арасында арадашчы ролен үз өстенә алмый? — дигән уйларын Валерьян көтмәгәндә ачып салды.
Әлбәттә, аның сүзләрендә уйланырлык фикер бар.
«Без бал кортларына җәй буена җитәрлек эш ясап торабыз»
Сөт темасыннан без җайлап кына умартачылыкка күчтек. Бал дигәннән, машинадан төшүгә, колакны бал корты чагып алды бит. Алдагы көнне генә бал аерткан булганнар. Миңа шуның өчен эләккән.
— Без балны августта гына аертабыз. Кайбер кеше җәй уртасында да ала, ләкин ул вакытка бал җитешеп бетми, сыек була, — ди Валерьян. Балларының куелыгына чәй эчкәндә игътибар иткән идем шул.
Урман янында яшәгән кешегә умартачылык белән шөгыльләнү бик җайлы тоела. Теләсә кайда чәчәк, юкә агачлары үскәч, бал кортлары уңышны ташып кына тора кебек. Һава шартлары уңай булса, чыннан да, шулай икән. Ләкин һәр елны да ул кеше теләгәнчә генә булмый.
— Юкә чәчәгеннән бал кортлары мул уңыш җыя ала, тик юкә балны бер генә атна бирә. Шул вакыт эчендә яңгыр яуса, кортлар балсыз кала. Артык эссе көнне дә кортлар эшкә чыкмый, чөнки чәчәкнең балы кибә.
Һава торышына бәйле булмас өчен, без басуга фацелия чәчә башладык. Тишелеп чыкканнан соң егерме көн узгач, ул ай буе чәчәк ата. Бер җәйдә аны өч мәртәбә чәчәргә була. Шулай итеп, без бал кортларына җәй буена җитәрлек эш ясап торабыз, — дип, уңыш сере белән уртаклаша Василий Иванов.
Авылга 1930нчы елларда нигез салынган
Василий абый башта культура-агарту училищесын тәмамлап, берничә ел клубта эшләгән. Аннары тарих фәне буенча югары белем алган. Василий Иванов авыл тарихын өйрәнеп, китап язучы да икән. Ул безгә авыл тарихын кыскача сөйләп бирде.
— Бүгенге Киров өлкәсе Малмыж шәһәре янында Зур Нослы авылы бар. Колхозлашу чоры башлангач, 1930нчы елларда колхозга төзелеш материаллары, утын җитмәү сәбәпле, безнең хәзерге авыл урнашкан урында ике йөз гектар урман бүлеп биргәннәр. Зур Нослыдан Ишалин фамилияле кешене урман каравылчысы итеп монда күчергәннәр. Аннары бирегә якын-тирә авыллардан башка кешеләр килә башлаган. Минем бабайлар, мәсәлән, Балтач районы Субаш авылыннан күчеп килгәннәр. Күбесе колхозга керергә теләмичә монда күченгән инде. Соңрак барыбер бу авылда да колхоз оештырганнар.
Беренче килүчеләрнең хезмәте авыр булса да, урман аларга тормыш итәргә мөмкинлек биргән, чөнки янда гына төзелеш материалы, утын, гөмбә, җиләк, хайванга ашатырга печән булган. Кыска вакыт эчендә өйләр җиткергәннәр, урман кискән урынның җирен эшкәртеп иген иккәннәр, — дип, таныштырды авыл тарихы белән Василий абый.
«Без җанисәп вакытында татар дип язылабыз»
Сөйләшеп утырганда милләт темасы турында сүз чыккач, Василий абый татар милләтен бүлгәләүгә каршы булуын белдерде.
— Без керәшен. Кайвакыт безне аерым милләт итеп язарга тырышалар. Руслар арасында да мөселманнар бар. Аларны да икенче милләт итеп язабызмыни? Юк бит инде. Шуңа керәшеннәрне дә татардан аерырга кирәкми.
Без җанисәп вакытында татар дип язылабыз. Татар ич без. Безнең дин генә икенче.
Тарихка кереп китсәң, татар җирендә ислам дине кабул ителгәнче үк керәшеннәр булган, диләр. Ләкин без, бу тирәлектә яшәүче керәшеннәр, Казан ханлыгы яуланып алынганнан соң гына христиан диненә күчкәнбез. Без гаиләдә эшне «бисмилла» әйтеп башлыйбыз. Бу сүзне әни дә әйтә иде, бабай да әйткән. Ул гадәт электән, мөселман булган вакытлардан калган бит инде. Борынгырак керәшеннәр эшне: «И Ходаем, ярлыкка», — дип башлый, — ди Василий Иванов.
Йорт хуҗаларына безне якты йөз белән каршылап, кунак иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп, юлыбызны дәвам иттек. Юл дигәннән, Марий Эл авыллары арасындагы асфальт юллар машинаны үрле-кырлы сикерткәндә, без Татарстаныбызны сагынырга да өлгердек. Ул көнне без әле тагын бер татар авылына кереп чыктык. Анысыннан репортаж, насыйп итсә, бераз соңрак булыр.