news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маринадланган гөмбә

Биш елдан артык гөмбәне шушы рецепт буенча эшлим. Бик тәмле була.

news_top
Маринадланган гөмбә
Чистартылган гөмбәләргә су салып пешерергә куям, су кайнап чыгу белән тоз салам. 30-40 минут чамасы пешергәннән соң суын түгеп салкын су белән чайкатам һәм саркытам. 

Маринад өчен: 1 литр суга 8 аш калагы уксус (9℅), 2 аш калагы өеп шикәр комы, 1 аш калагы өеп тоз, 1 лавр яфрагы, 4 данә исле борыч , 4 данә кара борыч, 3 данә канәфер (артыгы кирәкми) салам.

Маринад кайнап чыгуга гөмбәләрне салам, 15 минутлап кайнатам һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутырып ябам. 

Болай эшләгәндә бик тәмле була, аннары гел шушы рецепт белән генә эшли торган буласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар