Марина Карпова: «Әгәр сайлау хокукың бар икән, син әлеге хокуктан файдаланырга тиеш»
Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова ТНВ телеканалында узучы теле-радиомарафонда кунак булды. Эфирга ул улы Кузьма белән килгән иде, алар сайлауга да бергә барган.
«Сайлауга барырга өлгердем. Кичә барып тавыш бирдек. Әгәр синең сайлау хокукың бар икән, син әлеге хокуктан һичшиксез файдаланырга тиеш. Кузьмага әле 14 яшь, ул тавыш бирми, ләкин бик теләп минем белән барды», – дип ассызыклады җырчы.
Марина Карпова гаиләләрендә булган исем кушу белән бәйле кызыклы традиция турында да сөйләде.
«Гаиләбездә традицияләрне сакларга тырышабыз. Минем улым Кузьманың исеме бабасы хөрмәтенә кушылды. Ул Бөек Ватан сугышыннан соң 8 ел Балтыйк флотында хезмәт иткән. Безнең гаиләдә шундый кызыклы традиция бар – без улларыбызның исемнәрен бабалары хөрмәтенә сайлыйбыз. Минем әтием Иван Дмитриевич, бертуган абыем Дмитрий Иванович, ә аның улы Иван Дмитриевич. Гаиләбездә исемнәр сайлау шундый үзенчәлекле», – диде ул.
Җырчы улы Кузьманың кызыксынулары турында да сөйләде. Ул авиамоделирование белән шөгыльләнә, Казандагы Суворов исемендәге хәрби училищеда укый һәм киләчәктә тормышын авиация белә бәйләргә тели.
«Улымның хыялы бар. Мин аның өчен бик шат. Киләчәктә ул үз юлын табар дип ышанам, мин аңа булышам гына. Миңа балаларыгызны түгел, үзегезне тәрбияләгез дигән сүзләр ошый. Чөнки алар безгә ошый. Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләрен аңлатырга кирәк. Без һәр бәйрәмгә минем туган авылыма кайтабыз. Җәй көне бергәләп җиләк-җимеш җыярга яратабыз», – диде Марина Карпова.
- Бүген 8:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон башланды.