Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда татар газетасы чыгаручы Фәнил Мусин: «Кырык яшемдә журналист булып куйдым»

Бәрәңгедә яшәүче Фәнил абый белән былтыр Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бер чарада танышкан идем. Шунда Марий Элда шәхси татарча газета чыгарырга җыенуы турында әйткән иде. Менә инде «Якташлар» газетасының алтынчы саны чыккан. Слесарь, балта остасы, юрист тәҗрибәсе аша ул район редакциясенә килеп эләккән.

news_top_970_100
Марий Элда татар газетасы чыгаручы Фәнил Мусин: «Кырык яшемдә журналист булып куйдым»
Салават Камалетдинов

Фәнил абый, газета чыгару идеясе ничек барлыкка килде?

Өч ел элек республикада татар телендә чыга торган газета булмавы турында уйландым. Район газетасы эчендә ике полосалы бит бар, ә республика күләмендә чыга торган бер газета да юк иде. Автономия рәисенә дә әйткәнем булды. Ул “кирәк-кирәк” диде дә, сүз бетте шуның белән. Былтыр Ижауга журналистлар җыенына баргач, андагы газетаны күргәч, чыгарырга булдым. Ул әле бер җирдә дә теркәлмәгән

Кыйммәткә төшәме?

Бастыру ун мең сум, тираж – 999. Халык газетаны яратты кебек, язылу буламы дип шалтыратып сораучылар булды. Чыгара башлаганда акча җибәрүчеләр дә булды. Минем иганәчем дә бар. Яртылаш аның белән алып барабыз. Язылудан башка авыррак булыр. Алла теләсә, икенче ярты елга язылу кампаниясен башларга телим. Аның өчен авыллар буйлап үземнең йөрисе була. Кешеләр белән очрашып, сөйләшеп, язылуны оештырасы иде. Әле газетаны бушка өләшәм.

Алай да газетаны төсле итеп ясагансыз. Хәзер бастыру тагын да кыйммәтрәктер әле.

Менә шунысы борчылдыра шул. Типография апрель аеннан 70-60 процентка бәяне арттыра. Инде төссезгә күчәргәме икән, дип уйлаган идем, тик дәрәҗәне төшермим инде хәзер.

Газетаны үзегез генә эшлисезме?

Минем газетаны Рауза апа Хисмәтуллина алып бара. Ул – тәрҗемәче. Мин үзем рус сыйныфында укыдым. Мәктәптә татар сыйныфы бар иде, әни нигәдер анда бирмәгән. Үземчә, татарча язарга тырышам, ләкин әле бик әйбәт килеп чыкмый. Газетаны чыгара башлагач, үземнең дә татар теле шомара. Элек текстның мәгънәсен аңлар өчен өч тапкыр укып чыга идем. Аннан соң, бүлмә ишеген ябып, кычкырып укый башладым. Хәзер әйбәт инде. Рауза апа татар теле укытучысы булып эшләде. Бер тиен акча сорамыйча, миңа ярдәм итеп бара. Тагын бер корреспондент кыз да карап чыга инде.

Сез Рауза апага хезмәт хакы түләмисезме?

Әлегә булмый. Алла теләсә, киләчәктә булыр.

Материалларны кайдан аласыз?

Интернеттан татар төркемнәреннән карыйм. Активистларга шалтыратам, язып җибәрегез әле, дим. Сәясәт дигән әйбер монда бик әз. Кешеләр турында язарга тырышам. Соңгы санда яңалыклар күбрәк булды. Казанга эшмәкәрләр җыенына барган идем, шуны да яздык. Берәр чарага Казанга барсам, мин аны үземдә язып чыгам инде. Полоса санын арттырасы килә, быел булырмы, юкмы. Татар дөньясы хәбәрләрен кертәсе килә.

Эстрада йолдызлары турында язасызмы?

Юк диярлек, мин бик кызыксынмыйм. Татарстан газеталары да күп чыгара. Үзебезнең яктан чыккан артистлар турында язарга теләк бар. Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар, Ришат Фазлыйәхмәтов, Артур Минһаҗев бар бездән.

«Газеталар ун ел яшәр әле дип ышанып калам»

Газетаны ничек таратасыз?

Мин «Почта России» белән эшләмим. Ипи җитештерә торган оешма җитәкчесе Хатыйфабый Вафин бик ярдәм итә. Аның машиналары республика буйлап ипи ташый. Ике авылга шул машиналар белән җибәрәм. Газеталарны кибеттә калдыралар. Килгән кеше алып китә.

Язылу булгач, тарату системасы үзгәрәме?

Альтернатив язылу булачак. Авылдагы бер активист кешене табарга телим, акчасын билгеләрбез. Язылу кампаниясе дә ул кеше өстендә булыр. «Почта России» белән эшләсәм, газета бәясе кыйммәткә чыга. Йошкар-Ола шәһәрендә газета киосклары бар, бәлки, алар белән килешү төзеп булыр.

Сез бит район газетасының да баш мөхәррире. Икесен дә алып бару авыр түгелме?

Ике газетаны да алып баруы авыррак шул. Киләчәктә ничек буласын белмим, бәлки, район газетасыннан китәсе булыр. Үземнең газетаның техник ягын башыннан ахырына кадәр үзем эшлим. Материалларга килгәндә, бу - Рауза апа көче белән эшләнгән газета.

Газета чыгаруның татарлыкны саклап калуда роле зурмы?

Яшьләр газета укымый. Кырыктан олыраклар барыбер укый әле. Татар телен, тарихны саклау өчен зур эш эшлибез дип уйлыйм инде. Авыллар тарихын да яктыртырга тырышам.

Татарстаннан читтә татар газетасын чыгару авырмы?

Авырлыгы бар. Аптырыйм инде: ник татар газетасын 90нчы елларда чыгара башламадылар икән? Ул вакытта да тырыш кешеләр булган бит. 2000нче елларда бер сан гына чыккан иде, газетаның исемен хәтерләмим. Ихтыяҗ булмадымы икән... Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» ягыннан ярдәм булганга мин бик шат.

Газеталарның язмышы озынмы икән әле?

Газеталар ун ел яшәр әле дип ышанып калам. Эх, Интернет булмаса, газетаны укырлар иде, тик аннан башка без дә эшли алмыйбыз. Әле укучыларыбыз бар, шулай да ул буын китә инде. Район газетасында эшләмәгән вакытта да газета ала идем. Мин Мәскәүгә киткән вакытта хатыным җыеп куя иде.

«Журналистикага якын да тормый идем»

Мәскәүдә эшләп йөрдегезме?

Әйе. Журналистикага якын да тормый идем. Мәктәпне тәмамлагач, СПТУда өч ел укыдым. Аннан соң армиягә киттем, кайткач төрле оешмаларда слесарь булып эшләп йөрдем. 1998 елда төзелеш оешмасына балта остасы булып урнаштым, җиде ел шунда эшләдем. Ремонтлар да ясадым. Аннан соң Мәскәүдә төзелештә арматурщик булып йөрдем. Сакчы булып та эшләдем. Шунда эшләгәндә читтән торып юристлыкка укыдым. Әз генә юрист булып эшләп алдым да, туп-туры редакциягә килеп эләктем. Былтыр журналистика кафедрасында магистрлык программасын тәмамладым. Файдасын күрдем. Анда бит шрифтлар белән эшләргә, версткалау программаларын дә өйрәтәләр. Фәлсәфәне генә авыррак алып бардым, анысының гына билгесе начаррак булды.

Редакциягә чакырдылармы?

Ул бик кызык килеп чыкты. 2015 елның декабрь ае иде. Газетаның элеккеге баш мөхәррире Равил Хөсәеновка кемдер минем хатынның ике югары белеме бар дип әйткән. Ул әни аша хатынымны эшкә чакырган. Чынлыкта хатынның югары белеме юк. Без өчәү аптырашып утырдык та, хатадыр, мине чакыргандыр, дип уйладык. Редакциягә төштем дә, барысын да аңлаттым. Равил абыйның кәефе дә төште. Корректор кирәк булган редакциягә. Мин ул эшкә алынырга кыймадым. Март аенда ул мине корреспондент итеп алды. Рус телендә яздым. Равил Гомәрович мине өйрәтте. Элек сочинение язган кебек мәкаләне язып тапшыра идем. Ул кып-кызыл итеп кайтара, мине чакыра, төртеп күрсәтеп аңлата иде. Ул вакытта 40 яшь иде миңа. Уйламаган җирдән журналист булып куйдым. Ике елдан соң бүлек мөдире итеп билгеләде. 2018 елда кискен генә: «Фәнил, мин китәм, син каласың», - диде. Ризалаштым. Энтузиазм булгандыр инде. Бүгенге көндә тәкъдим итсә, җитәкче булып калмас идем, әмма ул вакытта күңел булды.

Үкендегезме?

Әйе... Без автоном учреждение булгач, 30-40 процентны гына бюджет бирә, калганын үзебез эшләргә тиеш. Пандемия чорында нык үкендем. Реклама кимеде. Мәкаләләр язар урынга, кайдан акча табарга дип баш ваттым. Шәхси газетада алай эшләп була. Монда авыррак булды. Былтыр район җитәкчелеге дә ярдәм итте.

Фәлсәфә дигәннән, үзегезнең тормышта куллана торган девизыгыз бармы?

Девиз юк. Берәр девиз уйлап чыгарырга кирәк, дип уйлап утырдым. Нәрсәгә ул миңа?

Авыл хуҗалыгы тармагына керүне уйламадыгызмы?

Менә хәзер үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә игътибар артыр дип уйлыйм. Өйдә үземнең хуҗалык бар инде. Элек бозаулар да асрый идек. Хәзер сарайда тавык, әтәч, өч песи, көчек ята. Эре терлек асрауга киткән чыгымнарны санап алдым да, биш баштан да ким булмаганда гына акча ягыннан файдасы була. Берне тотудан... Хайвансыз тора алмый торган кешеләр бар. Ю-у-у-к, мин андый түгел. Чалырга вакыт җиткәч, кызганып үләм бит мин аны.

«Бала вакытым әни белән үтмәде диярлек»

Әти-әниегез исәнме?

Без бу якларда данлыклы булган Маматовлар нәселеннән. Шунысы кызык: әни ягыннан да, әти ягыннан да нәсел бер үк. Ике як та завод-фабрикалар тоткан. Тора-бара байлыклар беткән.

Әти 2002 елда инсульттан вафат булды. Бу эшне күрә алмады шул, бик сөенгән булыр иде. Соңгы елларда әнинең абыйсы миңа таяныч булды, мактарлык булмаса да мактап торды. Кызганыч, ул да былтыр коронавирустан вафат булды.

Әни исән, Аллага шөкер. Миңа өч яшь булганда әти белән әни аерылды. Әти белән мөнәсәбәтләр әйбәт иде. Әти мине бер дә ташламады. Кечкенә чак әби-бабайда үтте. Әти ягыннан да, әни ягыннан да әби-бабай Купай авылында яши иде, ике арада йөреп үстем. Бала вакытым әни белән үтмәде диярлек. Әни каты авырды, хастаханәдә, санаторийларда булды. Мәктәптә укый башлагач кына әни белән тордым. Шулай үскәнгәме үз проблемаларымны үзем генә чишәргә өйрәндем. Беркем белән киңәшләшмим. Ничек уйлыйм, шулай эшлим. Кайвакыт: “Фәнил, нәрсә җитми сиңа, шыпырт кына эшләп утыр инде урыныңда”, - дип сүгәм үземне. Юк инде, андый кеше түгел. Әле тагын хыяллар бар. Әле тарих буенча бер китапка материал әзер. Һәр авыл турында чыгарасы килә, тик вакыт калмый.

Тарих хәзерге яшьләргә кызыкмы? Ул китаплар укылырмы?

Кызык, әмма бик сирәк. Интернетта авыл тарихларын чыгаргач, яшь егетләрдән дә рәхмәт сүзләре килде. Исәннәрнең кадерен белегез, элеккегесендә актармагыз, диючеләр дә бар, әмма мин ул сүзләрне яратмыйм. Китап бастыру күп вакытны ала, үзебезнең акча да китә. Кызыксынган кеше барыбер укый. Беркөнне кызым стенкадагы китапларны җыештыра иде: “Әти, бездә тарих китаплары гына икән бит. Ник тарих белән кызыксынмадым икән?” - ди. Вакыты җитәр, дидем.

«Хатынымны ике баласы белән алган идем»

Ничә балагыз бар?

Үземнең - бер кыз, хатынымны ике баласы белән алган идем. Инде 23 ел бергә яшибез. Өйләнгәндә малайларның берсенә - 9, икенчесенә 11 яшь иде. Кабул иттеләр, Аллага шөкер.

«Әти» дип эндәшәләрме?

Кечкенәсе эндәшә, зурысы «Фәнил абый», ди. Мин көчләп өйрәтмәдем, бала үзе сайласын, дидем.

Аларны үз балагыз кебек ярата алдыгызмы?

Әйе. Мин гомумән балаларны үлеп яратам. Телевизордан балалар турында авыр сюжет күрсәтсәләр, йөрәкләрем өзелә. Үземне кая куярга белмим. Көчекләр, песиләр – бөтен хайваннарга шулай.

Нечкә күңелле икәнсез.

Әйе, кайвакыт күз яшьләре дә чыгып китә. Ник дөнья шундый икән, дип ачу да чыга.

Кызыгызга ничә яшь?

10 сыйныфта укый. Тырыша. Малайлар белән мөнәсәбәтләре әйбәт. Яраттылар, үстергәндә ярдәм иттеләр...

Балаларга кырыс торасызмы?

Яратсам да, катырак булырга тырышам. Менә кызым кечкенәдән акыллы булды. Кибеткә кергәч, идәндә тәгәрәп елап әйбер алдыртучы балалар бар бит. Кызым килә дә шыпырт кына: «Әти, менә моны алып булмасмы?» - дип әйтә иде. Ул вакытта акча бик юк. «Кызым, әлегә акча юк, акча булгач, алырбыз», - дип әйтә идем. Шуңа риза булып чыгып китә иде. Малайлар эшләп үсте.

«Группировкалардан да читтә калмадык»

Армиядә хезмәт итү егет кеше өчен мөһим әйберме?

Мәҗбүри! Кешегә иң беренче соравым: «Хезмәт иттеңме?» Ярар, сәламәтлек ягы мөмкинлек бирми ди, хәзер бит махсус калучылар да бар. Безнең вакыттан ук башланды ул. Хезмәт итмәгән кешедә үз-үзенә ышаныч көчле түгел дип уйлыйм. Иркәрәк була кебек. Без ике ел хезмәт иттек.

Ә хатын-кыздан нәрсә сорыйсыз?

Әйтә дә алмыйм. Үз хатыным булгач, уйлаган да юк.

Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

Уртак танышлар аша таныштык. Бер күрүдән гашыйк булу иде бугай ул.

Ул гашыйклык хисе хәзер дә шундыймы?

Ярату бар, кала ул. Элекеге кебек үк түгелдер инде, бәлки. Ияләнәбез бер-беребезгә. Бер көнгә китсәм дә, сагынам. Хатын янәшәдә ятып йокламаса, «не то» инде.

Башкаларга күз төшмиме?

Мин андый ир кеше түгел. Минем баш тарих, газета, милләткә хезмәт итү белән каткан. Өйдә табак-савыт шалтырамый тормый. Шалтырамый, бездә тыныч диючеләргә ышанмыйм. Талашып та китәсең. Алай да соңыннан үзем сүзне башлыйм. Шулай булырга тиеш дип уйлыйм.

Хатыныгыз кем булып эшли?

Хатыным пенсиядә. Ул миннән ун яшькә олырак. Вакытында пенсиягә чыгып калды (көлә).

Ун яшьлек аерма сизеләме?

Танышканда аерма ул кадәр дип уйламаган идем. Олырак икәнен әйткән иде, санын әйтмәде. Йөри башлагач кына белдем.

Сезнең яшь вакытлар 90нчы елларга туры килгән.

Әйе, заманында группировкалар да бар иде. Без дә читтә калмадык. Кара-каршы сугышулар булды инде. Башка типкәннән калган эз әле дә каш янында бар. Бер тапкыр борынны сындырдылар. Болай үзем тыныч идем, кешене кызгана да идем.

Ул группировкалар заманы кайтырга мөмкинме?

Юк. Була да күрмәсен. Элек кара-каршы сугышып йөргән егетләр белән хәзер “юләр идек” дип искә алабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100