Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинны җавапка тартканнар: «Штраф белән котылдык»

news_top_970_100
Марат Яруллинны җавапка тартканнар: «Штраф белән котылдык»
видеодан скриншот

Марат Яруллин үзенең яңа җырын үтә дә креатив рәвештә тәкъдим итәргә булган – Казан үзәгендә зур тукран-пати уздырган.

Артист үзе һәм командасы арбалы джип өстенә куелган кабартылган бассейнда күңел ача, тавыш көчәйткечләр аша җырны рекламалый. Машинаны санаулы минутлар эчендә Марат Ярулинның фанатлары һәм башка яшьләр әйләндереп ала. Хәтта кайбер кызлар яраткан артистлары янына бассейнга кадәр кереп баса.

Бәйрәмне тиз генә килеп туктаган полиция хезмәткәрләре туктаткан. Ләкин Марат Яруллинның моңа тамчы да кәефе төшмәгән.

«Казанда зур тукран-пати үткәрдек. Шәп булды, барыгызга да зур рәхмәт!

Безнең белән барысы да яхшы, зур булмаган штраф белән котылдык», – дип яза җырчы үзе бу турыда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100