Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шундый җыр буламы инде, гыйбрәт» – Марат Яруллин тукран турында җыр яздырган

news_top_970_100
«Шундый җыр буламы инде, гыйбрәт» – Марат Яруллин тукран турында җыр яздырган
социаль челтәрләр

Марат Яруллинның кошка багышланган яңа җыры дөнья күрде. Әлмәндәр карт җырындагы «ала карга дигән, әй, асыл кош»ка түгел, ә тукранга. «Тукран»ның көен Марат Галимов, сүзләрен Илзирә Вәлиуллина иҗат иткән.

«Тук, тук, тук итә

Иртә таңнан тукран.

Тукранга иптәшкә дип,

Бер кош килеп утырган.

Тук, тук, тукран,

Бик биеккә утырган.

Тукран тавышын тыңлап,

Турыгызда утырам».

Шәпме?

Җырчының күпчелек фанатлары «җыр «ут!» булган» дигән фикердә. Халык бу җырның музыкаль мәйданнарга чыгуын түземсезлек белән көтә.

«Тиздән Хәбиб кебек балалар җырлары гына җырлый башлар инде. Тукраннан башланды»;

«Шундый җыр буламы инде, гыйбрәт»;

«Хыялый Хәйрүш»;

«Моның башына кояш сукканмы әллә?» – дип, Маратның мондый җыр яздыруына гаҗәпләнүчеләр дә аз түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100