Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинга җавап: Надил Шакирҗановның «Беренче мәхәббәт» җырына клип чыкты

news_top_970_100
Марат Яруллинга җавап: Надил Шакирҗановның «Беренче мәхәббәт» җырына клип чыкты

Арча район Яңа Кенәр авылында яшәүче Надил Шакирҗанов Марат Яруллинны җыр авторын дөрес атамауда гаепли, дип язган идек. Эш шунда: Марат Яруллин «Миңа нишләргә?» дигән җырын Рим Шәфигуллин язган, дип күрсәтә, Надил Шакирҗанов исә ул җырны шулай ук Яңа Кенәр мәктәбендә укыган Нуретдин Шәйхетдинов үзе моннан 4 дистә елдан артык элек язуын һәм «Беренче мәхәббәт» дип аталуын әйтә. Ул бу җырның тууына сәбәпче булган мәхәббәт тарихын да сөйләп күрсәтте.

Марат Яруллин исә, Рим Шәфигуллин бу җырны РАОда теркәгән, дип бара. Автор инде вафат, аннан сорап булмый, Марат Яруллин, авторлык хокукларын мирас буенча үзенә алган туганнары белән сөйләшүләр алып бардым, ди.

«Интертат» Рим Шәфигуллинның туганнарына, дәлилләрен күрсәтү өчен, мәйдан бирергә әзер. Әлегә исә Надил Шакирҗановның клибын карагыз һәм Марат Яруллинныкы белән чагыштыра аласыз.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июнь 2023
    Исемсез
    Надиль Шакиражановныкы матурак, мэгнэле. !!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100