Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин мәдәният йортының урындыгын ваткан, акчасын түләми (Әллә чын, әллә ялган)

news_top_970_100
Марат Яруллин мәдәният йортының урындыгын ваткан, акчасын түләми (Әллә чын, әллә ялган)
Марат Яруллинның шәхси битендәге видеодан скриншот

Марат Яруллин Башкортстан республикасының Чишмә районындагы концерты алдыннан узган репетиция вакытында, атынып утырып, атынгыч урындыкны ваткан. Мәдәният йорты моның балалар сатып алган реквизит икәнен әйткән һәм зыянны түләүне таләп иткән, ә Марат Яруллин җавап бирми икән, дип хәбәр итә «Mash Batash» Телеграм-каналы.

Видеоны җырчы үзенең шәхси битендә урнаштырган. Анда күренгәнчә, җырчы елмаеп атына, урындык ватылгач та гаҗәпләнми – рәхәтләнеп көлә. Пост астына җырчы, зур хәрефләр белән, сүгенү сүзләренә ишарәли торган хәрефләр – ИНБТГ дип язып куйган.

«Mash Batash» билгеләп үткәнчә, җирле мәдәният йортында әлеге хәлгә ачуланганнар, чөнки җырчы балалар үзләре сатып алган театр студиясе реквизитын ваткан. Түгәрәк җитәкчесе Яруллин белән элемтәгә керергә тырышып караган, әмма җырчы җавап бирмәгән, диелгән

«Mash Batash» белән сөйләшүдә җырчы урындык «болай да җимерек иде» дип белдергән. Шулай ук үзенең мәдәният йортын судка бирә алуын искәрткән, чөнки ватык булган урындык аркасында ул җәрәхәт ала язган.

Бу видео, пост, Марат Яруллин моны пиар өчен махсус эшләмәгән микән, дигән шик калдыра. Чөнки моңа кадәр дә андыйрак гамәлләре булды җырчының. Мәсәлән, бер концертында 2 тамашачы аңа шешә белән сукты, Марат Яруллин, «имеш», аңын югалтып егылды. Соңыннан ул гафу да үтенде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100