Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин башына бутылка белән сугулары турында: «Баш авыртмады»

news_top_970_100
Марат Яруллин башына бутылка белән сугулары турында: «Баш авыртмады»

Уфадагы концерты вакытында Марат Яруллинның башына бутылка белән сугулары турында хәбәр иткән идек.

Бүген ул бу вакыйгага аңлатма бирде. Марат Яруллин сүзләренчә, кичә Уфада булган концерт аның бу турында соңгы концерты булган. Яруллин бу концертын «яшел концерт» дип атады. Аның сүзләренчә, «яшел концерт» дип, җырчылар сценарийдан читкә тайпылып, төрле сюрпризлар белән эшләнгән тамашаны атый. Бу концертта сюрпризлар күп булган, әмма иң шаккатыргычын – башка бутылка белән сугуны Марат үзе уйлап тапкан икән.

«Кичә нервыларгызны кытыклап алдым инде, гафу итегез. Ул идея минеке. Егетләр – профессиональ актерлар. Чыгып, сәхнәдә бик әйбәт кенә уйнадылар. Бутылка «бутафорский» иде, чын түгел. Шуңа күрә, минем башка суккан чакта бернәрсә дә булмады, бар да тәртиптә, авыртмады. Шуңа күрә барысы да әйбәт», – дип аңлатты бу вакыйганы Марат Яруллин.

Җырчы бу видеоның шау-шу куптаруын да әйтеп узды. Аңа бик күпләр шалтыратып, язып хәлләрен сорашкан. Борчылып торган һәркемгә рәхмәт әйтте җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100