Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин һәм Ринат Рәхмәтуллин турында: «Базар әбиләре кебек талашып ятасыз»

Марат Яруллин Ринат Рәхмәтуллинны ялган сөйләүдә гаепли.

news_top_970_100
Марат Яруллин һәм Ринат Рәхмәтуллин турында: «Базар әбиләре кебек талашып ятасыз»
https://www.instagram.com/marat_yarullin/

Җырчы Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин арасында «Чакыр гына мине» җырына авторлык хокуклары өчен низаг чыккан иде.

Ринат Рәхмәтуллин бер матбугат чарасына Мәскәү җырчысының «Чакыр гына мине» җыры аша сәхнәдә танылуын сөйләде. Марат Яруллин исә җырны Ринат Рәхмәтуллиннан сатып алуы һәм аны башкарырга тулы хокукы барлыгы турында әйтеп, җавап-видео яздырды. Маратның әлеге постыннан соң бик күп комментарийлар һәм сораулар килгән. «Кайсыгызга ышанырга соң?» — дип язганнар. Шулай ук инстачыларның Маратның татарча сөйләшә беләме икәнлеге кызыксындырган. Җырчы, тагын бер кат аңлатма биреп, бу темага нокта куярга булды. Ул видеоны татар телендә яздырган.

«Ринат абый шушы көннәрдә интернет челтәренә куйган язмаларында үзенең җырын биреп кенә калмыйча, мине зур сәхнәгә чыгаручы булуы турында сөйли. Мәскәүнең концерт оештыручылары соравы буенча беркемгә дә ишетелмәгән, беркем дә белмәгән яшь җырчыны сәхнәдә күрсәттем дигән була. Мин бу сүзләрне шаккатып тыңладым. Шул ук концерт оештыручылар, алар Мәскәүдә бер генә, минем сольный концертымны инде 2017 елда ук оештырганнар иде. 700 кешелек залны тутырып, хитларымны башкарган идем.

Шуннан соң мин ничек беркемгә дә таныш булмаган җырчы буламдыр? Бәлки бу Марат мин түгелдер? Бәлки ул аны башка Маратка да саткандыр. Бәлки ул бөтенләй башка кеше турында сөйлидер. Ринат абый концертны 2016 елның декабрендә үтте ди. Ә концерт 2018 елда 2 мартында узды. Афишаны куям, дуслар. Шуннан чыгып нәтиҗә ясагыз инде, кемгә ышанырга, кемгә ышанмаска», — дигән Марат.

«Тиздән яңа альбомым чыгачак. Анда Ринат Рәхмәтуллинның бер җыры да юк», — дип язып куйган ул.

Күпләр әлеге бәхәстә Маратны яклап чыккан. Шул ук вакытта аны әлеге конфликт белән үзенә пиар ясауда гаепләүчеләр бар. «Сез телефон аша сөйләшә алмыйсызмы? Базар әбиләре кебек талашып утыру рәхәтме? Марат, Ринат синең әтиең яшендә. Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән булса да, җавап бирмәскә иде. Ринат аркасында пиар ясап ятасың», «Мин Марат Яруллин дигән җырчы бар икәнен дә белми идем әле моңа кадәр. Болай ярыйсы егет икән», «Син кем соң? Оялмыйча үзеңне күрсәтеп утырасың. Зурларны хөрмәт итәргә кирәк. Туйларда гына җырларга иде. Мактанып утырасың» — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100