Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин кайчан өйләнүе турында: «Әлегә «Буйдак» туры бара бит, булмас, дип уйлыйм»

Эстраданың төп буйдагы Марат Яруллин быел «Татар җыры»нда 3нче «Алтын барс»ын алды.

news_top_970_100
Марат Яруллин кайчан өйләнүе турында: «Әлегә «Буйдак» туры бара бит, булмас, дип уйлыйм»
Фото: Абдул Фархан

Марат Яруддин сәхнәдә үзенең «фирменный» көдрә прическасы һәм кара костюмнан «Бураннарда адаштым» дип җырлады. Сәхнә артында җырчыга берничә сорау бирергә өлгердем.

Марат, образың бик үзенчәлекле, кемнән илһамландың?

Мин алай беркем белән дә илһамланып киенмим, миңа стилист «моны киеп чыгасың», ди – шуны киям.

Ә көдрәләр?

Ә көдрәләр – авторский, татар эстрадасында миндә беренче, документально язылган ул миндә (көлә).

Хейтерларга ничек карыйсың?

Нормально. Бәхет телим аларга, бәхетле булсыннар! Алар булмаса, кызыгы да юк.

Быел 3нче «Алтын барс»ыңны алдың, дулкынландыңмы?

Сәхнәгә чыккач, эчтә бераз курку булды. Былтыр кыенрак иде, быел, 3нче ел булганга, бераз җиңелрәк. Ләкин шулай да эчтә дулкынлану бар. Чөнки башкача була алмый, зур зал, күп тамашачы – җаваплылык. Күңелдә дулкынлану һәм горурлык – татарлар, үзем өчен, проект өчен.

Син үзеңне яшь артист дип саныйсыңмы?

Әлбәттә, яшь. Әллә сез мине картларга керттегезме?

Артист ничә яшькә хәтле яшь дип санала?

Күңеле яшь булганда.

Син үзең ничә яшькә хәтле яшь булырга җыенасың?

Күңелдә миңа әле һаман да 20.

Һәм барысын да борчыган төп сорау – кайчан?

Өйләнәмме? Бүген булмый инде, бәлки, берсекөнгәдер… Әлегә «Буйдак» туры бара бит, булмас, дип уйлыйм.

«Буйдак-2» булырмы?

Кем белә?! Бәлки, булыр, бәлки «Өйләнгән буйдак» булыр.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 март 2025
    Исемсез
    Икенче Асаф Валиев булырга ошаган... Мәңге буйдак. Но алай булмасын.
  • 13 март 2025
    Исемсез
    Өйләнмәгән егеткә атказанган исеме бирмиләрдер ул.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100