Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова белән капюшонлы егеткә бәхет теләгән

news_top_970_100
Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова белән капюшонлы егеткә бәхет теләгән
Ильмира Нәгыймованың Телеграм-каналыннан

Социаль челтәрләрдә Ильмира Нәгыймова бер егет белән фото куеп, халыкның тынычлыгын алган иде. Җырчы үзен күзәтүчеләргә янә «азык» бирде. Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә 5 җырдан торган альбомы чыгуы турында хәбәр иткән һәм кабат шул фотодагы егетне кочаклап «ярат мине» дип ялвара.

«Ә син ярат мине, туктамыйча,

Яңгыр, кармы тәрәз артында.

Давылларда кочып, җылыт мине

Җандагы саф хисләр хакына...»

Халыкта җыр кайгысы калмаган. Видеода җырчы кочаклаган ир-ат капюшон кигән, арты белән төшкән. Ике җырчыны гаилә итеп күрүчеләр аны Марат Яруллин дип уйлый.

«Марат, борыл, нигә артың белән бастың?», «10 тапкыр карадым йөзен күрсәтмәсме дип, берсендә дә борылмады», «Ильмира – Марат, сез – супер» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Бәхетле булыгыз», – дип язган Марат Яруллинга «Үзеңә үзең бәхет теләгәч яхшы инде ул», – дип җавап биргәннәр.

«Нинди бүкән егет соң бу», «Эх, егете дә тере кеше булса, бөтенләй яхшы булыр иде» диючеләргә «оялчан» дип язган Ильмира Нәгыймова.

«Ник мине аркадан гына төшердегез?» – дип бер ир-ат игътибарны үзенә җәлеп итәргә теләгән, әмма килеп кенә чыкмаган.

«Ныграк ялын, бәлки аныкы булырсың 2 айга», – дип язмый түзә алмаган бер ачы теллесе.

«Кем булуы мөһим түгел. Иң мөһиме, Ильмира аңа гашыйк күзләре белән карый! Ул шундый бәхетле», «Яратып-яратылып яшәргә язсын» дип бәхет теләүчеләр дә бар.

Комментарийларда гәп куертучыларның күзләрен ачарга теләгән берәү «клипта еш кына бөтенләй башка чит кеше төшә бит, ул җырчының яраткан кешесе булмаска да мөмкин» дип язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100