«Руслан бит бу!»: Ильмира Нәгыймова үзен бер егет кочаклап төшкән фотосын күрсәтте
Ильмира Нәгыймова үзенең «Телеграм» каналына бер егет белән кочаклашып төшкән фотосын куеп, «подписчиклары»ның төн йокысын алган.
Җырчының дуслары, кичәдән бирле, йөзе «смайл» белән каплап куелган егетнең кем икәнлеген танырга тырыша. Фаразлар төрле. Күбесе, әлеге егет Марат Яруллин булырга тиеш, дигән фикердә.
«Марат дип өметләнеп калам», «Бик матурлар! Марат инде», «Марат инде бу! Тагын бер пиармы?» – дип яза алар.
«Ильмира Яркәйдә, ә Марат кичә Уфада иде. Марат булмаска да мөмкин, алга таба уйларга кирәк», – дип, егетнең Марат булуына шиген белдергән берәү.
«Без бит бу фотоның кайчан төшкәннәрен белмибез. Уфада алар кичә бергә иде», – дип каршы төшкән аңа икенчесе.
«Бәлки, бу – Ильмираның бертуган энеседер», – дип фаразлаган тагын берсе.
«Уф Аллам, Маратка калган Ильмира түгел бит инде. Янәшәсендә – бик дәрәҗәле ир-ат», «Сезнең нинди эшегез бар? Маратмы ул, Иванмы! Бу кешенең ир-ат икәнлеге факт, һәм ул ир-ат Руслан түгел», – дип усалланып язып куючылар да бар.
«Син бит – ирекле хатын-кыз. Нигә егетеңнең йөзен каплап куйдың? Популярлыгың төшә башладымы әллә? Яңа пиармы?», «Башны катырасың инде, Ильмира», «Ел интригасы була инде бу», – дип ачуланган җырчыны кайберләре.
Нәгыймованың «Телеграм» каналын карап баручылар арасында бу егетне Русланга охшатучылар да бар. «Руслааааан», «Руслан бит бу!» – дип язып, элекке ир белән хатын өчен чын күңелдән сөенүчеләр дә бар.