Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин гафу үтенгән

news_top_970_100

Марат Яруллинның Башкортстан республикасының Чишмә районындагы концерты алдыннан узган репетиция вакытында, атынып утырып, атынгыч урындыкны ватуы хакында язган идек. Әлеге видеоны җырчы үзе үк социаль челтәрләргә куйды. Cоңрак исә моның мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар театр түгәрәгенең реквизиты икәнлеге ачыкланды. Түгәрәк җитәкчесе Маратны гафу үтенмәүдә гаепләп видео яздырды, зыянны каплавын таләп итте.

Марат Яруллин, үзенең гаебен танып, Чишмәгә юл тоткан. «Бүген – көтеп алынган ялым, һәм мин бүген Чишмә поселогына барам. Сәхнәдә атынып утырганда ваткан урындыгым театраль реквизит булган икән. Бу хакта мин балалар театр түгәрәге җитәкчесе яздырган видео аша гына белдем. Ул минем урындыкны ватуым һәм гафу үтенмәвем турында сөйләде. Бу хәлдән соң минем белән бик күп массакүләм мәгълүмат чаралары элемтәгә керде. Видео вирусланды», – дип сөйләгән Яруллин.

Җырчы Чишмәдә түгәрәк җитәкчесе белән очрашкан. Театраль түгәрәккә йөрүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре дә алып барган, алар алдында гафу үтенгән. Инде хәзер түгәрәк җитәкчесе Айсылу ханым белән Марат Яруллин арасында үпкә калмаганга охшап тора.

«Менә Марат Яруллин Чишмәгә хәтле килгән, балаларга бүләкләр алып килгән. Сүзендә торды, барысын да эшләде», – дип сөенеп сөйли ул видеоларда.

Урындыкның язмышы гына билгеле түгел. Марат Яруллин төзәткәнме икән аны, әллә яңаны сатып алганмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100