news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның хатыны 15 миллион сумга төшкән ремонт өчен акчаны кайдан алуын әйтте

news_top
Марат Мухинның хатыны 15 миллион сумга төшкән ремонт өчен акчаны кайдан алуын әйтте

Марат Мухинның хатыны – блогер Гөлия Вәлиәхмәтова – яңа йортларында төзелешнең ничек баруын даими күрсәтеп бара. Аның сүзләренчә, 2 катлы йортка ремонт инде 14-15 миллион сумга төшкән. Ул мондый акчаның гаиләгә кайдан килүен аңлатты.

«Миңа әнием алып биргән 2 бүлмәле фатирым бар иде. Мин анда университетта укыган вакытта яшәдем. Урыны бик шәп иде: Камал театры янында, Мәрҗани мәчете кырыенда.

Бу фатирны 12 миллионга саттык һәм ул акча ремонтка җитәр, дип уйладык. Әлегә ремонтка 14-15 миллион сум акча китте. Безгә мебель өчен түлисе калды (кухня һәм кунак бүлмәсенә диван бар инде). Буяулар, розеткалар, вак-төяк аласы калды», – дип язган Гөлия Вәлиәхмәтова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар