Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухин хатынына кияүгә чыгарга тәкъдимне ничек ясаган?

Танылган аранжировщик әлеге романтик вакыйгага алдан әзерләнгән. Чәчәкләр, ярәшү йөзеге сайлаган, дуслары һәм хатынының керфек үстерүче мастеры белән сөйләшеп куйган. Мастерның монда ни катнашы бар диясезме?

news_top_970_100
Марат Мухин хатынына кияүгә чыгарга тәкъдимне ничек ясаган?
https://www.instagram.com/guliyavaliakhmetova/

Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова Маратның үзенә ни рәвешле кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы турында сөйләгән. Сторисларына бу истәлекле көннең фотоларын да урнаштырган.

«Мин керфек үстерергә килгән идем. Күзләремне ачсам, шарлар һәм чәчәкләр күтәреп Маратның дуслары басып тора. Ә кушеткада кулына йөзек тотып, күзләре яшьләнгән Марат утыра. Мин шок халәтендә калдым. Иң кызыгы — алты кеше ничек шулай тавыш-тынсыз керә алган. Баксаң, алар минем мастер белән алдан сөйләшеп куйганнар икән.

Андый вакытта кызларның матур күренәселәре килә бит инде. Гөлия үзенең бу көнне бизәнмәгән һәм косметологик процедурадан соң бераз шешенгән булуына гына борчылган. Алай да яшь пар фотоларда бик бәхетле һәм матур күренә.

  • Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова: «Маратны башта сәер дип уйладым»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100