Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова: «Маратны башта сәер дип уйладым»

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова Марат Мухин белән ничек танышкан? ГИВлардан аңа күпме акча керә? Туалет кәгазеннән ясалган күлмәк киеп, сәүдә үзәгендә нишләп йөргән ул? Бу һәм башка сорауларга Гөлия Вәлиәхмәтова «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.

news_top_970_100
Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова: «Маратны башта сәер дип уйладым»
Рамил Гали

Шундый чибәр, уңган, ике бизнесны җитәкләп алып барган Гөлия ни өчен блогер булып китәргә уйлады?

Башта аккаунтым ябык иде. Бернинди фотоларым, язмаларым юк иде. Сәхифәмне башка кешеләрне күзәтеп барыр өчен генә ачкан идем. Аннары Маратка кияүгә чыккач, күп итеп языла башладылар, 8-10 меңләп язылучы булгандыр.

Пандемия вакытында сеңлем SММчыга укыган. Ул: «Синең кешеләрең бар. Әйдә, мин синең сәхифәңне үзем алып барам. Миңа тәҗрибә дә булыр», — ди. Ул миңа сәхифәне ничек алып барасын, сторисларны ничек төшерәсен күрсәтте. Шулай әкрен генә төшерә башладым, кереп киттем. Хәзер язылучыларым байтак, тфү-тфү.

Гөлия бәдрәф кәгазеннән ясалган күлмәктән сәүдә үзәгендә нишләп йөргән?

Вайннарыгызны караганда, сездә актерлык сәләте барлыгы күренә. Идеяләр кайдан килә?

Төрлечә була. Кайбер вакытны башка тема килә, үзең уйлыйсың. Сценарий язучыбыз да бар, ул булган әйберне тагын да шомарта, яхшы итеп язып бирә. Ул язгач, мин дә төзәтмәләр кертәм. Шулай бергә уйлыйбыз.

Сез халыкны шаккаттыра да беләсез. Күптән түгел «Копейка» машинасында Нурлат урамнарында җилдердегез, «Мега»да бәдрәф кәгазеннән ясалган күлмәктән дә йөрдегез. Эпатаж өченме бу?

Блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама» дигән проекты бар. Анда ул ун кешене җыеп, аларга биремнәр бирә. Мин дә Гүзәлгә язарга булдым. Бер-беребезгә биремнәр бирдек. Нәрсә эшләтергә икән дип уйлап утыргач, иске машинада йөрергә дигән фикер килде. Без автомат машиналарда йөрергә ияләнгән бит, ә монда «Копейка».

Эшләп чыгып булдымы соң?

«Копейка»да башта Казанда йөрермен дигән идем. Казанда машина тапмадым. Әле ярый мин монда калмаганым, Нурлатта табып бирделәр. Аллага шөкер, Нурлатта булды ул. Йөри беләм дип уйлаган идем. Анда барысы да бөтенләй башкача икән, онытылган икән ул.

Ә бәдрәф кәгазе белән сәүдә үзәгендә йөрү? Һәркем дә халык каршында шулай йөри алмый бит.

Бу биремне миңа Гүзәл бирде. Дөресен әйткәндә, бу бирем минем өчен иң җиңеле булды. Теләсә нинди киемнән чыгып йөреп керә алам. Әйтегез генә. Бернәрсәсе дә юк аның. Оялмадым.

Моның ише әйберләр дәрәҗәгезне төшерә дип уйламыйсызмы?

Ю-юк. Нишләп дәрәҗәне төшерсен?.. Бу күңел ачу, башкаларның кәефен күтәрү. Нәрсәсе бар аның?

«Өч тәүлектә балага дәвалану өчен 2,5 миллион сум җыйдык»

Кәеф күтәрү — бер нәрсә. Сез әле изге эшләр дә эшлисез. Күптән түгел авыру балага ярдәм итәр өчен акча җыйдыгыз. Күпме җыелды?

Шул биремнәрне үтәгәндә, бер атна хәйриягә багышланган иде. Гүзәл: «Әйдә, берәр балага булышабыз. Син — бер балага, мин — икенче», — ди. Мин Марсель исемле малайга булышырга тиеш идем. Гүзәл бу биремне биргәч, кешеләр Инстаграмда Рамзан исемле баланы җибәрә башлады. Шулай итеп, мин Рамзанны, Гүзәл Марсельне алдык. Марсельләр Гүзәлгә дә язган булып чыкты.

Мин Рамзанның әнисенә шалтыратып, күпме кирәк икәнен сорадым. Операциягә гына 2 миллион да 200 мең сум кирәк булып чыкты. Акча җыяга тотындык. «Минем мондый тәҗрибәм юк. Җыйсам, шул 300 мең җыя алырмын», — дип уйладым. Бер тәүлек эчендә шундук 1 миллион, ә өч тәүлектә 2,5 миллион сум җыелды. Уйламаган да идем. Юлга, торырга да җыя алдык, Аллага шөкер.

Бу сезнең аккаунтка язылучыларның бердәмлеген дә күрсәтә.

Әйе, мин һаман да шок халәтендә әле. Исем китте. Шундый молодецлар! Шушы ярдәмнән соң язылучыларыма бөтенләй башкача карый башладым. Алар белән горурланам, яратам!

Рамзанга бүләк алып, өйләренә барып, күңелен күреп кайттым. Конструктор, күнекмәләрне үстерә торган уен алып бардым. Рамзан «Фиксики» мультфильмын ярата, шул образдагы аниматорлар да килде. Тагын бер кеше: «Торт һәм киемнәр бирсәк буламы?» — дип язды. Шулай итеп торт, киемнәрне үзеннән бирде, аниматор да бушлай килде. Зур рәхмәт аларга! Чын күңелдән, бик тырышып эшләдек!

«ГИВтан 150 мең сум акча керде»

Инстаграмда ГИВлар үткәрәсез. Аннан күпме акча керә?

Төрлечә була, күпме иганәче була инде. Иң күп кергәне, ялгышмасам, күптән түгел үткәргәненнән 150 мең иде бугай. Бу - миңа калган акча.

Әңгәмә башында бизнесвумен икәнегезне әйттек. Сезнең беренче бизнесыгыз — даруханә, икенчесе — косметика кибете. Бүгенге көндә үз бизнесыңны алып бару бер дә җиңел түгел, аеруча даруханә эшендә. Ни өчен нәкъ менә шушы өлкәне сайларга булдыгыз?

Белмим инде. Минем әнинең Нурлатта аптекасы бар. Шулай сөйләштек инде. Аны ачып җибәрү бик авыр булды миңа. Анда тикшерүләр шуның кадәр күп икән…

Даруханә ачар өчен медицина белеме кирәкме?

Шәхси эшмәкәрлек ачсаң, белем булырга тиеш, ә минем кебек юридик зат, оешма булса, белем кирәкми. Мөдир алып куясың, аларның белемнәре булырга тиеш.

«Марат белән башта авыррак иде»

Сез иҗат кешесе белән яшисез. Гадәттә, иҗат кешеләре хисләргә бирелеп, очып йөри торган була. Бизнесвуменга шундый иҗат кешесе белән авыр түгелме?

Башта беренче ике айны авыррак иде. Хәзер бер-беребезгә ияләндек. Марат бик каты үзгәрде.

Нишләп авыр иде?

Аны үпкәләтмәс өчен, ничек әйтергә инде… Мин конкрет, бик җаваплы кеше, соңга калырга яратмыйм. Ә ул андый түгел. Без тулысынча, бөтен әйбердә капма-каршы кешеләр. Әйтәм бит, Марат хәзер үзгәрде, тырыша, үз өстендә эшли.

Гаиләдә кем күбрәк акча эшли?

Ул да әз эшләми, мин бераз күбрәктер инде.

Бездә ир-ат хатын-кыздан күбрәк акча эшләргә тиеш, дигән сүз бар. Моның белән килешәсезме?

Бәлки, бу яхшыдыр. Ләкин зур хезмәт хакын каян табып бетерәсең соң? Кемнең күбрәк акча эшләве — мөнәсәбәтләрдә иң мөһим әйбер түгел. Минем өчен иң мөһиме — кеше тырыш булсын, ялкауланмасын. Марат тырышып эшли, сүзем юк, молодец! Ә инде тырышмыйча, ялкауланып ятып торса һәм шуның аркасында әзрәк акча эшләсә — башка нәрсә.

Сезнең: «Үземә Маратның акчаларын тотканым юк», — дип әйткәнегез бар. Дөресме бу?

Махсус түгел инде ул, шулай туры килдеме… Акча сораганым юк, сорыйсы килми. Әгәр миндә бөтенләй булмаса, сорыйсыңдыр инде, кая барасың? Кирәк бит инде. Ә минем акча бар икән, сорыйсым килми.

Ни өчен Гөлия Маратның фамилиясен йөртми?

Сезнең фамилияне үзгәрткәндә кызык хәлләр булган. Өйләнешкәч Вәлиәхмәтовадан Мухинага күчеп алгансыз да, бер айдан яңадан үзегезнең фамилиягә күчкәнсез.

Кияүгә чыкканда ЗАГСта Мухина булам, дип яздым. Аннары документларны алыштырырга кирәк. Аның белән шөгыльләнәсе килмәде. Кемдер: «Документларны ай эчендә алыштырмасаң, штраф килә», — диде. Мин тизрәк Нурлатка киттем, паспортны алыштырдым. Чит ил паспортын да алыштырырга кирәк булып чыкты. Ә минем анда Америка визасы. Аны алу шуның хәтле авыр, четерекле, озак бит. Аны алган кеше генә белә. Ә мин ул визаны алган гына идем әле. Эш, милек буенча документлар да бар.

Шунда мин Маратка шалтыратып: «Монда шуның кадәр күп документ үзгәртәсе икән», — дим. Ул миңа: «Соң шуның хәтле катлаулы булгач, бәлки, фамилияңне үзгәртеп тормассың?» — ди. Миңа шул җитә калды. Ул үпкәләмәгәч, мин икенче көнне үк паспортта үз фамилиямне кайтарырга бардым. Анда миннән: «Өчәр тапкыр паспорт үзгәртәләр», — дип көлделәр әле. Хәзер паспортта - Вәлиәхмәтова.

«Маратны беренче күргәндә „Бигрәк матур күзләр“, — дип уйлап куйдым»

Марат белән ничек танышканыгызны хәтерлисезме?

Беренче тапкыр мин аны Данир Сабировның концертында күрдем. Без Данир белән дә, Миләүшә белән дә дуслар. Ә концертка Филүс Каһиров һәм аның тормыш иптәше Эльмира белән килдек. Ул көнне Данирның туган көне иде. Концерттан соң ресторанда утырып алырга бардык.

Кереп барганда Филүс кем беләндер исәнләште, Марат иде ул. Аның күзләрен күреп алдым да: «Бигрәк матур күзләр», — дип куйдым. Анда Марат белән бөтенләй сөйләшмәдек. Гашыйк булмадым, бигрәк тәртипле, тыйнак кеше дип уйлап кына куйдым. Башка ирләрдән бик нык аерылып тора иде.

Минем әллә кайчаннан әнинең туган көненә берәр җыр яздырып, берәр артисттан җырлатып, бүләк итәсем килә иде. Данирның тормыш иптәше Миләүшә белән шул турыда сөйләшеп утырабыз, ул миңа: «Нигә аны артисттан җырлатасың? Үзең җырла. Мәсәлән, мине балаларым җырлап котласа, күңеллерәк булыр иде. Менә Марат сиңа көен дә яза, барысын да „под ключ“ эшли. Аның белән мин дә сөйләшермен», — ди.

Мин Маратка хат яздым. Ул шунда миңа: «Мин әле генә таудан чаңгы шуу курортыннан кайттым. Бүген ял итәм», — дип язды. «Бигрәк сәер бу кеше», — дип уйлап куйдым. Күпме сүз. Шуны миңа язганчы, «Әйе», йә «юк», «соңрак шалтырат» дип әйтергә була бит инде.

Соңрак җыр яздырырга килдем. Шуннан аралаша башладык. Инстаграмда бер-беребезнең сторисларына җавап бирә идек. Бер ел буе шулай аралаштык. Аннары очраша башладык.

«Артык йомшаклыкны яратмыйм»

Блогер, эшмәкәр буларак сөйләштек. Ә гаиләдә Гөлия нинди?

Маратка минем белән кыенрактыр. Гадәттә, хатын-кызлар шалтыратып, хәлләр белешеп, «Син мине яратасыңмы?» — дип торалар. Мин бөтенләй андый түгел. Мин артык йомшаклыкны яратмыйм, «Мин сине беркемгә дә бирмим» дигән кебек җырларны да яратмыйм хәтта.

Кайбер кешеләр очрашкан, йөри башлаган көннәрен хәтерли. Мин андый даталарны хәтерләмим. Шундыйрак инде мин. Әлбәттә, мин Маратны бик яратам. Ләкин мәхәббәтне башкача аңлатам, кайгырту аша. Маратка килгәндә, аның белән бик җайлы, рәхәт. Марат — бик яхшы әти һәм ир.

Тормышта гел җайлы гына бармый бит инде. Әйткәләшеп тә аласың, ачуланасың да. Шундый чакларда кем беренче гафу үтенергә килә?

Элек Марат юк-бар нәрсәгә үпкәли иде, булмаган әйбергә дә үзе уйлап чыгарып үпкәли иде. Менә аңа шулай тоелган да, үпкәләгән дә, минем белән сөйләшми… Хәзер алай түгел. Кемдер гафу үтенерлек итеп каты ызгышканыбыз да юк, тфү-тфү. Вак-төяк бәхәсләрдә кем гаепле — шул гафу үтенә.

  • Гөлия Вәлиәхмәтова белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100