Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Кәбировның иҗат кичәсе – Уфа татарларының тантанасы

Әдәбиятның төрле тармагында һәм төрле жанрларда актив иҗат итүче татар язучысы, популяр җырлар авторы Марат Кәбировның юбилей кичәсеннән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Марат Кәбировның иҗат кичәсе – Уфа татарларының тантанасы
Салават Камалетдинов

Марат Кәбиров Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеена багышлап 4,5 сәгатьлек зур концерт куйды. Концертның музыкаль өлеше Нәфкать Нигъмәтуллин белән башланды, Айдар Галимов белән тәмамланды.

Марат Кәбиров татар шигъриятенә, гомумән, әдәбиятына, тагын да киңрәк алсак, мәдәнияте һәм сәнгатенә ихтыяҗ булырга, ул акчага сатып алынырга тиеш дигән принципларына тугры калып, юбилей кичәсен халкы өчен түләүле концерт форматында оештырды. Филармония залы ишеге төбендә торган кырыс һәм культурасыз абзыйлар беркемне дә билетсыз үткәрергә теләмәде.

Шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Роберт Миңнуллинның хатыны Клара Миңнуллиналар залга узды.

Залга кереп барганда ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин очрады. «Әлбәттә, Маратны яхшы беләм, — диде ул. — Бүген генә аның „Киллер“ китабын сатып алдым. Әле Факил Сафинның „Гөлҗиһан“ романын укый башлаган идем. Аны бетергәч, Маратның китабын укырмын».

Зал рөхсәт ителгән кадәр тулы иде. Вип-рәтләрдә чәчәкле чакырулы кунаклар тезелешсә, башка урыннарда поп-музыка яңгырый башлау белән кабынып китәргә әзер торган тамашачы иде.

Башка юбилей кичәләреннән бер аермасы — сәхнә түренә кәнәфи куелмаган. Ә тыйнак кына чәй өстәле ясалган. Котларга чират көткән арада чәй-кофе белән сыйланып алырга була, мәсәлән.

Кичә «и вашим и нашим» дигәндәй, ниндидер бер алтын урталык табарга тырышып оештырылган иде. Алып баручы итеп нәкъ шундый урталыкны тотардай артист сайланган — Инсаф Абдулла. Затлы тавышы белән рәсми итеп тә сөйли ала, кирәксә, гадиләшүдән дә тартынмый.

Кичә Марат Кәбировның шигърияте белән башланды: Казан театр училищесы студентлары шигъри кичә ясаганнар иде. Бу, әлбәттә, училище укытучысы, артист һәм алып баручы Инсаф Абдулла тырышлыгы инде — ул сүз тәмен аңлый торган артистлар әзерли алган.

Югары кимәлдә иҗат ителгән профессиональ шигырьләрдән соң программа төзүче популяр җыр тыңларга килгән тамашачыларга йөз белән борылды: рәхим итегез — Нәфкать Нигъмәтуллин.

Нәфкать Нигъмәтуллин Марат Кәбировның утызлап җырын башкарган җырчы икән.

Сәхнәгә Уфада яшәүче композитор, автор-башкаручы Ризван Хәкимов та чыкты. Рәхмәт, килгән.

Инсаф Абдулла төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдәге эстрада вәкилләрен берәм-берәм игълан итә торды, алар чыгып җырлый торды. Дөрес, күпкә киткәч, алар бөтенесе озын бер җыр булып та тоела башлады. Шуңа да аларның исемнәрен тезеп тормыйча котлауларга күчәбез.

Дамир Натфуллин юбилярга «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медален алып килгән иде. Икенче медальне — татар халкы алдындагы казанышлары өчен дигәнен — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров такты. Шулай итеп Марат Кәбиров бер көн эчендә ике медальле булды да куйды.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Сез бүгенге көндә укучыларыбызның иң яраткан язучыларының берсе. Аны шушы тулы зал да, татар китаплары кибетләре дә исбат итә. Без сезгә иҗади уңышлар телибез».

ТР Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова: «Сез күпкырлы талант иясе. Сезнең җырларны башкарып җырчыларыбыз зур уңышларга ирештеләр, дәрәҗәле исемнәр алдылар. Алга таба да сезгә иҗади уңышлар телим. Якыннарыгыз исән-сау булсын!»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров: «Гадәттә, әдәбиятта бер төркем әдипләр бер агымны тәшкил итә. Ә Марат Кәбиров ул үзе бер агым, үзе бер шаукым. Милли рухлы, баш бирмәс булганы өчен аңа рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ул язучы, шагыйрь, журналист, бик күп популяр җырлар авторы булуы өстенә бик күп интернет-проектлар авторы да. Марат Кәбиров беренчеләрдән булып иҗатын интернет киңлекләренә алып керде һәм киң катлам укучыларыбызга җиткерә алды.

Марат Кәбиров Башкортстан белән Татарстан арасында чикләр куймады. Татар дөньясы булган Илеш районында балачагы һәм яшьлеге узып, татар дөньясы булган Казанны яулады һәм бөтен татар дөньясына танылды». 

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Шагыйрьнең музасы — хатыны аны аңламаса, ул үсеп китә алмый. Чәчәкләремне Альбина ханымга тапшырам.

Марат Кәбировның иҗат кичәсе — Уфа татарларының тантанасы. Чувашиядә туган башым белән кысылырга да кыенсынып торам. Ул Илештән килеп, Уфаны алды. Аңа Әнгам Атнабайлар, Наҗар Нәҗмиләр игътибар итте. Без инде аны Уфада вакытыннан ук белә идек: җыр текстлары яза иде, Хәния Фәрхиләр, Айдар Галимовлар белән гастрольләргә йөри иде. Ләкин Уфадан килеп Казанны алган кеше юк иде әле. Безнең татар әдәбияты бик бай. Ләкин Марат Кәбиров анда үз мәктәбен булдырган могтәбәр язучыларның берсе.

Марат, озак яшә, әле бергә-бергә татар әдәбиятын баетасы көннәребез алда».

Марат Кәбиров Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Башкорт шагыйрәсе Зөлфия Ханнанова: «Хөрмәтле Марат Рәфил улы! Безнең туган Башкортстаныбызга карата йөрәгегездә олы сөю йөрткәнегезне без беләбез. Шулай булмаса, бу сәхнәдә шулкадәр күп Башкортстан артистлары чыгыш ясар идемени?! Мин бүген куанып утырам. Без сине шул тиклем яратам, ә Казанда сезне тагын да ныграк яраталар икән.

Без тулай торак баскычы төбендә җыелып өч студент — Салават Әбүзәров, Марат Кәбиров һәм мин шигырь укый торган идек. Ул урыннан кешеләр йөри иде, ә без игътибар итмибез — укыйбыз. Еллар үткәч бу кешеләр шагыйрьләргә әйләнде. Марат, син шул вакытта ук шагыйрь идең!»

Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов: «Марат ул минем якташ, Марат ул минем студент, без гаилә дуслары. Марат Кәбиров һәм Айдар Габдинов Уфада яшәгән вакытта без өч гаилә аралашып яши иде. Алар, мине калдырып, Казанга киттеләр.

Бүген пионер көне булуын искә алдылар. Әйе, Марат татар әдәбиятында пионер. Ул татар әдәбиятын беренче булып заманча технологияләр белән халыкка тарату юлын тапты.

Ике ел инде ул «Кызыл таң» газетасында А3 форматында атна саен юморескалар чыгара. Кем шулай эшли ала? Әлбәттә, Марат кына. Мин «Өмет» газетасының баш редакторы булганда ул әдәби бүлектә эшләде. Журналист буларак ул иртәнге 9дан кичке 6га кадәр редакциядә утырып эшләми. Аны мондый кысага кертеп була торган түгел. Ул йә 11гә килә, йә кичке 5кә килә. Ләкин ул язасы материаллар инде кулында була. Ул вакытта газетаның тиражы зур темплар белән үсте. Әлбәттә, монда Маратның мәкаләләре дә роль уйнады. Туксанынчы еллар башында — «Өмет» чыга гына башлаганда Маратның бер шәлкем шигырьләре чыкты.

Мин Сәйфи Кудаш белән аралашып яшәдем. Аңа бер барып кергәндә «Өмет» газетасы өстәлендә ята иде. Шунда Сәйфи абый: «Бу егетегез өметле күренә», диде. Ул аның беренче шигырьләре аша ук нинди шагыйрь буласын сизгән. Марат әле дә шул марканы югары тота».

«Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова: «Безнең татарларда шулай бит ул — юбилей кичәсе 5 сәгать бармаса, концертмыни инде ул диләр. Мин сиңа ландышлар алып килдем. Бирегә кергәндә егетләр: «Ландышларны өзәргә ярамый, алар кызыл китап кертелгән», дип кисәттеләр. «Мин аларны үзем үстердем», дидем. «Чөнки безнең Марат үзе «Кызыл китап» та», дидем.

Чынлап та ул уникаль кеше. Минем аның кимчелеге турында сөйлисем килә — ул белмәгән эшкә алына. Мин аңа мюзиклга киносценарий язуын сорадым: «Син юморлы кеше бит», дим. «Ярар», диде бу. «Ләкин беркайчан да язганым юк», ди. Башта бик авыр барды, ләкин без эшләп чыктык. Бу соңгысы булмасын!

Мин аның афоризмнар китабын яратам: «Дусның да төрлесе була. Эт, мәсәлән, минем өчен дүрт аяклы дус, ә багана өчен өч аяклы дошман». Дуслар булыйк! Илһам белән яшә, Марат!»

Миләүшә ханым чәчәкләргә һәм пакеттагы бүләкләренә өстәп тагын ике бүләк — Алсу Әбелханова һәм Дилә Нигъмәтуллина чыгышларын алып килгән иде. Әлеге ханымнар «Әпипә» мюзиклына катнаштылар. Ә Марат белмичә тотынган эш шул «Әпипә» мюзиклы иде инде. Режиссеры — Илшат Рәхимбай.

Әлеге ханымнар кичәнең беренче бүлеген тәмамладылар. Алар җырлап бетергәндә сәгать унынчы яртылар иде.

Кичәнең икенче бүлеге чиста концерт форматында барды. Дөрес тамашачы әз генә кимегән иде. Әмма бу кичәдән риза булмаудан түгел, ә вакытның соң булуыннан дип уйлыйм. Башлануы да 19.00 сәгатьтә башланды бит аның. Уфа вакыты белән 21.00 сәгать була түгелме? Ә концерт беткәндә әле төнге 12 дә тулмаган иде. Рәхәтләнеп 4 сәгать ярым концерт та карамагач, юбилей кичәсе буламыни ул?!

Бу Марат Кәбировның 50 яшьлеге иде. Алга таба юбилейларда һәм юбилейларсыз да ярыйдыр, мондый кичәләрне икегә бүлергә тәкъдим итәм: үзен югары зәвыклы дип санаган тамашачы өчен тыйнак кына шигырь кичәсе ясарга иде. Китапханәдәме анда, театрдамы — нинди дә булса берәр кече залда бары тик шигырь сөючеләрне җыйган кичә булсын иде ул.

Ә икенчесе — популяр җырлар тыңларга яратучы тамашачыбыз өчен зур концерт. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100