Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Гыйбатдинов: «Лев Гумилев – татарның үзаңы үсүенә зур йогынты ясаган галим»

1 октябрьдә татар халкын яклаган, 90нчы елларда татарның үзаңы үсүенә зур йогынты ясаган күренекле галим, язучы, Анна Ахматованың улы Лев Гумилевның тууына 110 ел була. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов белән галимнең татарлар өчен тарихи роле турында сөйләштек.

news_top_970_100
Марат Гыйбатдинов: «Лев Гумилев – татарның үзаңы үсүенә зур йогынты ясаган галим»
Марат Гыйбатдинов
Рамил Гали

Лев Гумилев татарлар өчен ник әһәмиятле?

Лев Гумилев татарларның гына түгел, гомумән, төрки халыкларның борынгы тарихын тирәнтен өйрәнгән, ә татар тарихының борынгы өлеше һуннар, төрки һәм хәзәр каһанлыклары, Алтын Урда белән бәйле.

Галим төрки халыкларның тарихын бөек империяләрнең өлеше итеп кенә түгел, ә мөстәкыйль дәүләт буларак, үзенең бөек вакыйгалары, шәхесләре, төрле нечкәлекләре белән караган. Минемчә, Лев Гумилевның безнең өчен иң зур әһәмияте шунда булган.

Төрки халыклар тарихына башка дәүләтләр күзлегеннән генә карыйбыз икән, ул әлеге дә баягы сугышлар, яулар тарихы булып кала, ә чынбарлыкта, борынгы тормыш сугышлар белән генә чикләнмәгән. Һәр халыкның үз сәясәте, икътисады, мәдәнияте булган.

Аның тагын бер әһәмиятен билгеләп үтәсем килә. Лев Гумилев җәмәгатьчелекнең Алтын Урдага карата тискәре карашын үзгәртүгә зур этәргеч биргән. Хәзер инде ул позиция рәсми кабул ителгән. Хәзерге тарихи-мәдәни стандартта «татаро-монгольское иго» дигән сүз юк. Хәзер ул «Рус кенәзлекләренең Алтын Урда ханнарына бәйлелек чоры» дип атала. Менә бу карашны алга сөрүдә Гумилевның әһәмияте зур.

Алтын Урда белән рус кенәзлекләренең бәйләнеше бары тик яулап алу һәм салым түләү белән генә чикләнмәгән. Анда үзара мөнәсәбәтләр бик тыгыз булган. Аның теориясе буенча, рус кенәзлекләре белән «дала» арасында, табигатьтәге кебек, симбиоз булган. Бөтен галимнәр дә Гумилев белән килешми, ләкин аның хезмәтләре җәмгыятьтә Алтын Урдага карашны үзгәртүгә бик зур йогынты ясады.

Тагын бер әйберне әйтергә кирәк. Ул төрки халыкларның, шул исәптән, татар тарихын популярлаштырды, чөнки ул, тарихи хезмәтләр язу белән беррәттән, сөйләү осталыгына да ия иде. Бәлки, бу осталык аңа атасы Николай Гумилевтан һәм анасы Анна Ахматовадан күчкәндер. Аның лекцияләре Интернетта бар. Кызыксынсагыз, карый аласыз.

Аның телевизион лекцияләрен тыңларга күпләр телевизор каршына җыела иде. Аны тыңласаң, артыннан иярергә мөмкин буласың. Харизмасы булган кеше теле белән башкаларны да кызыктыра ала шул. Лев Гумилев халык арасында чын мәгънәсендә йолдызга әверелде. Аның фәнни хезмәтләре дә, бай эчтәлекле булуы белән беррәттән, маҗаралы һәм укучыга бик кызыклы.

90нчы елларда бик күп тарихи фактлар ачылды, цензурасыз сөйләү мөмкинлеге туды, бөтен кеше диярлек тарих белән кызыксына башлады. Бигрәк тә татарларның һәм башка төрки халыкларның кызыксынуы сизелерлек артты. Минемчә, аның йогынтысы белән бик күп кешеләр тарих белән кызыксына башлады.

Лев Гумилев татарларның күтәрелешенә зур йогынты ясады. Тарихны аңлау аркылы милләтнең үзаңы үсте. Татар милләтен татар кешесе «чөю» – бер әйбер, ә бу мәсьәләләрне башка милләт галименең профессиональ дәрәҗәдә күтәрүе бөтенләй икенче төрле тәэсир итә.

Без Лев Гумилевны рус галиме буларак таныйбызмы?

Әлбәттә. Анна Ахматовада татар тамырлары булса да, алар бик тирәндә. Николай Гумилев – чын рус кешесе. Алар икесе дә – рус мохитендә яшәгән, рус мәдәниятенең йөзек кашлары булган шәхесләр. Лев Гумилев та рус мәдәниятендә тәрбияләнгән, әмма аның дөньяга карашы империячел караштан ерак. Ул Россиядә яшәгән халыкларга өстән түгел, ә тигез караган. Бу – бик мөһим. Кече халыкларга империячел караш Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, Европаның күпчелек галимнәре башка континентларда яши торган халыкларга кимсетеп, «артта калганнар» дип карый.

Лев Гумилев, 1934 ел

Фото: © Public Domain, commons.wikimedia.org

Гумилевның татарлар турында әйткән сүзләре бармы?

Аның мин өйрәнгән хезмәтләре борынгы чорларга кагыла, шуңа күрә бөтен цитаталары белән таныш түгел. Аның иң билгеле: «Мин рус кешесе булсам да, гомерем буе татарларны ялалардан якладым», – дигән сүзләре Петербург урамы башында куелган һәйкәлдә язылган. Бу сүзләр, чыннан да, аның тормыш позициясен чагылдыра.

Совет чорында Алтын Урданы өйрәнү тыелган иде. Ул замандагы ТАССР тарихы дәреслекләрен ачып карасагыз, татарның 300 еллык тарихы төшеп калган. «Казан ханлыгы Идел буе Болгарыннан барлыкка килгән» дип аңлатканнар, юкса Казан ханлыгы – Алтын Урданың турыдан-туры дәвамчысы. Болгар җирләре ханлыкка кергән, әмма Алтын Урданы тарихтан сызу – дөрес түгел. Гумилев менә шуның белән гомере буе көрәшкән.

Рус мохитендә үскән галимне татарларны яклауга нәрсә этәрде микән?

Уйлавымча, ул нахакка кыерсытылган халыкларны якларга тырышкан, чөнки җәберләүләрне үз җилкәсендә дә күп күргән. Бер сәбәпсезгә ул берничә тапкыр кулга алынган, төрмәдә утырган. Минемчә, татарларны яклауда шушы фактор әзме-күпме сәбәпче булгандыр.

Лев Гумилев төрки дөнья белән бик яшьли кызыксына башлый. Рим, Кытай, Фарсы, Рус имерияләре арасындагы территория ныгытып өйрәнелмәгән булуы галимне кызыксындыра. Әлеге җирләр буш ятмаган, анда да кешеләр яшәгән бит. Бу турыда ул бер китабының кереш өлешендә язган.

Лев Гумилев «күчмә тормыш – ул бер урыннан икенче урынга хаотик рәвештә күченеп йөрү түгел» дип исбатлаган. Күчмә тормыш нигезендә табигатькә сакчыл караш ята. Бу позиция хәзерге экологик карашларга бик якын килә. Төрки күчмә халыклар табигатьне кешегә яраклаштырырга түгел, ә үзләре табигатькә яраклашырга тырышкан. Шуңа күрә бөтен күченүләр табигый цикллар белән бәйле.

Гумилев, төп белеме буенча тарихчы булса да, башка фәннәргә дә тирәнтен кергән. Мәсәлән, география буенча диссертация язган, экологияне яхшы өйрәнгән, фәлсәфә белән кызыксынган. Төрле өлкәдәге тирән белемнәре аңа тарихны киңрәк яссылыкта өйрәнергә мөмкинлек биргән. Мисал өчен, ул борынгы кавемнәрнең үсешенә табигать үзгәреше нинди йогынты ясавын тикшергән. Тарихны башка фәннәр белән бәйләп өйрәнү – бүгенге фәндә бик киң кулланыла торган алым.

Лев Гумилев милләтнең характеры формалашуына табигать ландшафты зур йогынты ясавын исбатлаган дип беләм.

Лев Гумилевның иң популяр булган пассионарлык теориясен бүгенге көндә тулысынча расланган дип әйтеп булмый, чөнки аның белән килешмәүче галимнәр күп әле, әмма ул – бик кызыклы теория. Бәлки, аны расларга башка төрле алымнар кирәктер. Гумилевның әйтүе буенча – ә мин, монда дөреслек бар, дип уйлыйм – һәрбер халык аерым территориядә, табигый шартларда яшәп, шул шартларга хас булган сыйфатларны үзендә тәрбияли. Чүлдә яшәгән кешеләрнең бер төрле гадәтләре була, ә урман халыклары башка төрле формалаша. Табигый үзенчәлекләр кешеләргә, һичшиксез, йогынты ясый. Кайбер халыклар физиологик дәрәҗәдә читтән килгән ризыкны кабул итә алмый. Мәсәлән, рәхәтләнеп чи балык ашаучы халыклар бар. Башка җирдә яшәүче кешенең организмы балыкны бөтенләй эшкәртмәскә мөмкин.

Фәндә билгеле булганча, беренче кешеләр Африкада барлыкка килгән дә, тора-бара, кешелек бөтен дөньяга таралган. Халык ниндидер территориягә килеп җиткәч, шул җирдә яшәр өчен кирәк булган сыйфатларга ия була башлаганнар.

Ни өчен халыкта пассионарлык арта һәм кими?

Лев Гумилевның теориясе буенча, һәрбер этнос – тере организм кебек: туа, үсә, балигъ була, аннары әкренләп картая, ягъни хәлсезләнә бара. Бу процессларны ул төрки халыклар үрнәгендә карарга тырышкан. Дөньяның зур өлешен үз кулында тоткан Рим, Фарсы империяләре кебек кодрәтле дәүләтләр дә, хәлсезләнеп, кечкенәрәк кыргый кабиләләр һөҗүме нәтиҗәсендә таркалган. Кодрәтле дәүләтне еккан кабиләләр аннары үзләре дә юкка чыккан. Тарихта шундый цикллар бар. Ниндидер халыклар тарихи аренага «ташып чыгалар», бик зур йогынты ясыйлар, ә аннары юкка чыгалар, тарихи аренда глобаль әһәмиятен югалталар.

Кызганыч, без энергиянең «ташып чыгу» сәбәбен төгәл аңлата алмыйбыз. Монда төрле фикерләр әйтелә. Кемдер моны кояшның активлыгы белән бәйли, ләкин бу төгәл исбатланмаган. Энергия каян гына килмәсен, аны нинди юлга юнәлтәсен – нәрсәдер төзергәме, җимерергәме – моны кеше үзе хәл итә. Бу теория нигезендә без кайвакыт ялгыш нәтиҗәгә – «кешене бары тик табигать хәрәкәт иттерә» дигән фикергә килергә мөмкинбез.

Марат Гыйбатдинов

Фото: © Салават Камалетдинов

Кавказ халыкларын без пассионар дип йөртәбез. Татарда пассионарлык ни дәрәҗәдә?

Без пассионарлыкны сиземли алабыз, ләкин аны үлчәү бик авыр. Кайбер халыкларлар тынычрак, ә кайберләре – активрак, ә моны ничек үлчәргә? Гаспринскийның Казан татарлары турында: «Бер тиен артык акчалары булса, алар аны саклый һәм, тагын бер-ике тиен җыеп, сәүдә итү өчен товар ала. Шул рәвешле зур капиталлар җыйган татарлар бар», – дип әйткән бик кызыклы сүзләре бар. Үзләрен үзләре үстергән татар байлары күп булган. Андыйлар бүген дә аз түгел. Безнең халыкка мобильлек хас. Татар кайда гына яшәсә дә, ул мул тормыш җиткерергә тырыша. Бу – пассионарлык күренешеме? Монда күп фаразлар булырга мөмкин. Шуңа күрә пассионарлык теориясе ул теория генә булып кала. Аның тарафдарлары да, инкарь итүчеләре дә бар. Ул әле фәндә расланмаган. Кызганыч, гади халык Гумилевны пассионарлык теориясе аша гына белә. Күпләр аны шуның белән чикләнгән дип уйлый. Гумилев – ул, әйткәнемчә, күпкырлы шәхес. Аны пассионарлык теориясе белән генә чикләргә ярамый.

Татарстанда Лев Гумилев исеме ни дәрәҗәдә мәңгеләштерелгән?

Петербург урамы башында һәйкәл куелды. Ниндидер оешмага, урамга аның исеме бирелүен белмим. Аны төрки дәүләтләрдә, аеруча Казахстанда, хөрмәт итәләр. Казахстанда хәтта Гумилев исемендәге университет бар. Россиядә нәрсәдер барын әйтә алмыйм. Ул, зур галим булса да, безнең дәүләттән зур бүләкләр, дәрәҗәләр алган, зур урыннарда утырган кеше түгел. Беренчедән, ул – репрессия корбаны, һәм бу мәсьәлә аның карьерасында зур киртә булып торган. Аннары ул – мөстәкыйль фикерле, кыю кеше иде. Сәяси вазгыятькә карамыйча, теләгәнен әйткән, теләгәнен эшләгән кешене күтәрмәгәннәр инде.

Петербург урамы башында Лев Гумилевка куелган һәйкәл

Фото: © Салават Камалетдинов

Галимнең юбилее уңаеннан галимнәр тарафыннан нинди чаралар көтелә?

Ноябрьдә Тарих институтында Гумилевка багышланган илкүләм фәнни-гамәли конференция оештырабыз. Галимнәрне төрки дәүләтләрдән дә җәлеп итәргә җыенабыз. Бер конференция Санкт-Петербургта үтте. Алдагы елларда аңа багышланган китаплар чыкты. Бу юбилей аның хезмәтләренә, идеяләренә яңадан кызыксыну уята.

Лев Гумилёв 1912нче елның 1 октябрендә (искечә 18 сентябрь) танылган шагыйрьләр Николай Гумилев белән Анна Ахматова гаиләсендә Санкт-Петербургта дөньяга килә. Лев “йолдызлы” гаиләнең бердән-бер баласы була. 
Лев Гумилев дүрт яшенә кадәр әбисе Анна Ивановна Гумилева тәрбиясендә Санкт-Петербург янындагы Патша Авылында яши. Киләсе ике елын Тверь өлкәсендәге Слепнево нәсел утарында яши. 
1921 елның августында аның әтисе Николай Гумилев контрреволюцион заговорда катнашуда гаепләнеп кулга алына һәм атып үтерелә. 
1929 елда Лев Гумилев Бежецкта мәктәпне тәмамлаганнан соң әнисе янына Ленинградка күченә. 
1931 елдан Себер, Памир, Кырымда геологик, археологик һәм этнографик экспедицияләрдә катнаша. 
1935, 1938–1943, 1949–1956 елларда берничә тапкыр репрессиягә дучар ителә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 
1946 елда Ленинград университетын тәмамлый. 
1956–1967 елларда Дәүләт Эрмитажы китапханәчесе, 1967–1986 елларда Ленинград университеты каршындагы География фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре. 
Лев Гумилев кешелек дөньясының һәм аерым этносларның биосоциаль асылын билгеләүче фәнни тәгълиматны нигезли. 
Аның тикшеренүләрендәге төп тема – Евразия тарихы. 
Аның тикшеренүләре нәтиҗәсендә Евразия континентының сәяси яктан өч тапкыр – төркиләр, монголлар һәм Россия тарафыннан берләштерелүе дәлилләнә. 
«Древняя Русь и Великая степь», «От Руси к России: очерки этнической истории» дип исемләнгән монографияләрендә Россия дәүләтчелегенең формалашу тарихы, шул исәптән Мәскәү, соңрак Русь дәүләтенең Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, татар ханлыклары белән мөнәсәбәтләре яктыртыла. 
«Этногенез и биосфера Земли», «География этноса в исторический период», хезмәтләре төрле этносларның борынгы заманнардан хәзерге чорга кадәрге вакыт аралыгында барлыкка килүе һәм үсеше проблемаларына багышлана. 
Л.Н.Гумилев – шулай ук тарихи география һәм этнография буенча хезмәтләр авторы. 
1992 елның 15 июнендә авыр һәм озакка сузылган авырудан соң Лев Гумилев вафат була һәм Санкт-Петербургта Никольское зиратының Александр Невский лаврасында җирләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100