Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Марат Галимов гаиләсендә сөенечле вакыйга – никах туе

news_top_970_100
Җырчы Марат Галимов гаиләсендә сөенечле вакыйга – никах туе
Ралинә Галимова архивыннан

Җырчы, композитор Марат Галимов гаиләсендә бик сөенечле вакыйга булган. Аның олы кызы Ралинә кияүгә чыккан.

Кызымны кияүгә бирдек. Аңа быел ноябрь аенда 22 яшь тула. Камил исемле егет белән гаилә корып җибәрде, – дип, шатлыгы белән уртаклашты Марат Галимов. – Иң якыннарыбызны гына җыеп, Казанда матур итеп никахларын уздырдык, чәк-чәкләр, казлар ашадык (көлә).

Киявебез – Казан егете, медицина юнәлешендә укый. Кызым – булачак психолог, шулай ук балалар белән эшли. Икесе дә диндә, намаз укыйлар. Кияү белән элек тә аралашкан, сөйләшкән бар иде. Чөнки Ралинә белән Камил бер сыйныфта укыдылар. Бик тәртипле егет ул, шуңа күңелем тыныч. Ләкин кыз баланы кияүгә бирү – дулкынландыра торган вакыйга икән. Яңа кешеләр белән танышасың, башка гаилә белән туганлашасың.

Табыштылар, кавыштылар, калганы инде Аллаһы Тәгалә кулында. Алга таба матур, үрнәк гаилә булып яшәсеннәр. Без әти-әниләрнең бөтен теләге шул.

Август аенда туй итәргә ниятләп торалар, Аллаһы боерса, – дип сөйләде җырчы.

Ралинә белән Камилне чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетегез гомерлек булсын!

Фото: © Ралинә Галимова архивыннан

Фото: © Ралинә Галимова архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100