Марат Галимов халык артисты булуы турында: «Исемнәрне үзем сорап йөргәнем булмады»
«Интертат» җырчы Марат Галимовны «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелүе белән котлады.

Марат, сезне халык артисты булуыгыз белән котларга дип шалтыратуыбыз иде! Хис-кичерешләрегез белән уртаклашыгыз әле.
Хисләр югарыда инде! Минем әти-әнием – шатлансалар да, хисләрен бик күрсәтми торган, элекке «закалка» кешеләре. Аларның «чире» миңа да күчте. Күңелемдә шатлыктан буран дуласа да, барысын да ачып салып булмый – характерым шундый. Аннан, бәхет тынычлыкны ярата, дигән сүз дә бар бит әле.
Халык артисты исеме алу хыялы һәр артистның күңелендә яшидер инде ул, әйеме? Сез моңа максатчан бардыгызмы?
«Плох тот солдат, который не мечтает стать генералом» диме әле рус халкы. Хыялда бар иде ул, әлбәттә. Әмма минем беркайчан да үземә исемнәр сорап йөргәнем булмады.
Атказанган исеме алуның тарихы кызык. 2007 елда бер чарада Минтимер Шәрипович Шәймиев белән очраштык та: «Нәрсә, егетләр, ничек хәлләрегез?» – ди. Ул вакытта әле Борис Ельцин да исән. Минтимер Шәрипович безне: «Менә, безнең атказанган артистларыбыз бу, Борис Николаевич», – дип мактады. Киткәндә янына килеп, шыпырт кына: «Минтимер Шәрипович, без атказанган түгел бит әле», – дип әйттек. Ул исә министрга: «Зилә Рәхимҗановна, бу егетләр – лаеклы», – диде. «Атказанган»ны шулай алдык.
Ә инде халык исеме алуга килгәндә, министрлыктан: «Марат, документларыңны җый, халык артисты исеменә тәкъдим итәбез сине», – дип шалтыраттылар. Шуңа күрә, хыялымда булса да, үземнең сорап йөргәнем булмады, дип әйтәсем килә. Аллаһы тәгалә ярдәме белән, дим. Инде алда тагын да яңа үрләр, иҗади уңышлар насыйп итсен иде.
Указ турында белгәч, кемгә беренче булып шалтыраттыгыз?
Мине, иң беренче булып, Гөлназ Сәфәрова котлады. Аңа: «Халыкныкы түгел бит әле», – дидем. Тагын ниндидер чарада «халык артисты» дип игълан иттеләр. «Мин халык артисты түгел бит әле», – дип, күпме булдыра алам, шулай карыштым (көлә). Кичә, «Татар радио»сыннан ишетеп, күршем котлап шалтыратты. Чыннан да дөрес мәгълүмат икәнлегенә инангач, беренче булып хатыным белән бүлештем, әлбәттә.
Әти-әниләргә шалтыраттым. «Молодец, улым», – гына диделәр дә, шуның белән Аллаһы әкбәр (көлә).
Сез артыграгын көткән идегезме?
Юк, мин аларның характерларын беләм инде. Алар минем белән горурланалар, шатланалар. Хисләрен күрсәтә торган кешеләр түгел. Әйтүемчә, совет чоры кешеләре. Ул вакытта бит мактанып йөргәнне яратмыйлар иде.
Марат сез ничә ел сәхнәдә инде? Иҗат юлыгызда түбән төшүләр дә, кинәт күтәрелеп китүләр дә булгалады, әйеме?
Мин иҗат юлымны 1994 елда туган якларымда «Зәй утлары» юмор һәм җыр театрында эшләүдән башладым. Сәхнәгә менгәнемә 31 ел икән инде.
Тормышта абынып егылулар булмаса, бәхет, шатлыкларның кадере булмас иде. Көн саен бер үк ризыкны ашап утырсаң, аның да тәме бетә. Аллаһы Тәгалә, яраткан колларымны сынармын, дигән. Аллаһка шөкер, авырлыклар да, шатлыклар да күп булды, барысы да чиратлашып барды. Хәзер картаю ягына таба барабыз, алга таба шатлыкларын гына насыйп итсен инде Ходаем.
Шулай да, тормыш юлыгыздагы иң авыр чор дип кайсы чорны саныйсыз?
Йорт салганда түбәдән егылып, 1 ел урын өстендә яткан вакытлардыр. Ул чакларда янымда хәләл җефетем булды. Бик зур сынау иде бу минем өчен. Егылган вакытта «Казан егетләре»ндә эшли идем әле. Терелеп аякка баскач, гариза язып, төркемнән киттем. «Яшегез дә бара, сез һаман егет булып йөрисезмени әле?» – дип тә сорыйлар иде. Шулай яшьләргә юл бирдек.
«Казан егетләре» – үзе бер тарих. Иҗатыгызның зур этабы.
Әлбәттә, «Казан егетләре»ндә мин 15 ел эшләдем. Мактанасым килми, әмма мин бу исемгә лаеклы дип уйлыйм. Социаль челтәрләрдә төрле кеше утыра. Бөтенесенә дә ярап бетеп булмый. «Марат Галимов кем соң ул?», «Нигә бирергә аңа ул исемне?», «Аңа иртәрәк әле» дигән комментарийлар да очрады. Әмма күбесе шатлыгыбызны уртаклашып яза. Рәхмәт шундый кешеләргә. Начар сүзләр язганнарына да рәхмәт. Андыйлар булмаса, дөнья оҗмах кебек тоела башлар иде.
Тискәре комментарийларны нормаль кабул итәсезме?
Әгәр урынлы тәнкыйть булса, мин аннан нәтиҗә ясыйм. Ә инде усалланып, көнләшеп язсалар, күңел әрни. Тик һәр кешенең әйткәненә колак сала башласаң, артык авырга китә. Бу тормышта бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Кемдер театр ярата, кемдер эстрада артистларын ярата. Шуның кебек инде, һәр кешегә үзенеке. Әлхәмдүлилләһ, дим дә, алга таба атлыйм.
Сезнең репертуарда ничә җыр бар?
Хәзер бит инде үзем дә җырлар язам, күбрәк үземнең җырларны башкарам. 5 ел эчендә меңнән артык җыр язылды. Дөресен әйткәндә, репертуарымда ничә җыр барлыгын санаганым да юк.
Соңгы елларда сез күбрәк шушы юнәлеш – җырлар иҗат итү белән мәшгуль бугай. Елына ничә җыр языла?
Беренче елларда елына 300ләп җыр языла иде. Хәзер акыл белән эшлисең, җыр текстларына күбрәк игътибар итәсең. Елына 100-150ләп җыр языла. Җырларымны бик күп артистлар башкара. Елына 70-80ләп җырымны алалар. Фирдүс Тямаев, Зәйнәб апа Фәрхетдинова, Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин, Зинира – Ризат Рамазановлар, Азат Фазлыевлар белән эшлим. Әле Фирдүс концертында әйтеп торды: минем 40лап җырым бар икән аңарда. Үзем дә аптырап киттем. Башкортстан җырчылары белән тыгыз эшлибез. Филүс Каһиров концерт саен яңа җырымны башкара. Аның белән дуэт җырыбыз да бар.
Сезнең дин юлында булуыгызны беләбез. Дини күзаллаулар иҗатка шулай ук тәэсир итәдер?
Дөресен әйткәндә, 50гә җиткәндә, сикереп, «син мине яраттың да, мин дә сине яраттым» дигән җырларны болай да бик җырлыйсы килми инде. Тормышчан җырларга тартылам. Яшь бару белән бәйледер инде бу.
Фирдүс Тямаевка «Акырма» җырын язып бирдегез әле, алай да.
Андый җырларым бар, мин аларны бөтенләй язмыйм дип әйтмим. Халыкка шундый җырлар кирәк булгач, җитди җырлар азрак языла. Язганнарын үзем башкарам. Безнең артистлар биетә торган, дәртле җырлар сорый. Чөнки халык үзе без артистларын сүккән була, үзе шундыйларны тыңлый. Халык бик кызык ул.
Бөтен артист та заллар җыеп йөрми. Бер 10 процент артист кына заллар җыямы икән бүген? Ә калганнарга туй-юбилейларда җырлап йөрергә туры килә. Шуңа күрә, башкарылу урынына карап, дәртле җырлар да, «өч тиенлек» җырлар да кирәк. Кайвакыт мәгънәсе булмаган җырлар да кирәк. Мәсәлән, туйда утырганда кич буе «Керим әле урманнарга» дип җырласалар, үзегез үк: «Братан, обновись, спой че-нибудь веселое», – дип әйтәчәксез. Шуңа күрә халыкны сүгеп булмый. Без дә шул ук халык, шул ук тән, шул ук камыр, шул ук кан. Бу дөньяга яраклашырга, акча эшләргә, гаиләне ашатырга кирәк. Бер кешене дә сүкмим!
Әмма минем дә принципларым бар: начарлыкка, кяферлеккә, Аллаһы Тәгаләгә каршы килә торган мәгънәдәге җырларны җырламыйм һәм иҗат итмим. Андый текстлар килә. Авторларына: «Миңа мондый әйбер кирәк түгел», – дип әйтәм. «Шампан шәрабен күтәрик, дуслар», – дип җырлар ишетмәссез миннән. Иртән мулла булып, кичкә аракы эчеп утырудан Аллам сакласын. Икейөзлелек – бик куркыныч әйбер ул.
Тормыш иптәшегез Линарага да атказанган исеме бирелде. Аның өчен дә сөенгәнсездер?
Әлхәмдүлләһ. Сөенеп, кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә инде.
Бу уңайдан берәр бәйрәм оештырмадыгызмы?
Бәйрәм итмәдек. Иң якын дуслар белән кафега кереп, сөйләшеп кенә утырдык.
Балалар ничек кабул итте? «Әти, син молодец», – диделәрме?
Бу хәбәрне ишеткәндә, Сөләйман улым янәшәмдә иде. «Әти, ә ничек халык артисты булырга?» – дип сорады. «Бик авыр ул, улым. Халык артисты булу өчен, халыкка эшләргә кирәк», – дидем. Аллаһы боерса, бу ялларда балалар белән җыелып алырга дип планлаштырабыз. Килеп чыкса, барысы да җыела алсалар. Хәзерге тормышта һәрберсенең үз җае, дигәндәй.
Сез әле бабай булмадыгызмы?
Юк әле, юк. Кызымны узган ел гына кияүгә бирдек. Бабай булсам, иң беренче сезгә әйтермен, яме (көлә).
Балаларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?
Балаларым барысы да акыллы, тәртипле, Аллаһка шөкер. Олы кызым Ралинә балалар психологы булып эшли. Улым Сөләйман институтта укый. Бәләкәч кызым мәктәптә генә әле. Әлеге берсе дә минем юлдан китмәделәр. Алллаһы Тәгалә кем булып эшләргә язган, шул юнәлештә эшләрләр. Берсенә дә «нигә син җырчы түгел?» дип әйтмим. Бу дөньяда яраткан эш белән шөгыльләнергә кирәк. Яраткан эшең булса, арымыйсың да, ул акча да китерә. Эшкә яратмыйча йөрү күңелгә бер дә рәхәт түгел.
Менә шушы дәрәҗәгә килеп җитүегез белән сез кемгә рәхмәтле? Иң зур рәхмәтегезне кемгә белдерер идегез?
Авыр минутларда һәрвакыт хатыным янәшәмдә булды. Мин үземә бик таләпчән, даими үземнән кәнәгать түгелмен. Линара миңа гел: «Син дәрәҗәңне белмисең», – дип әйтеп тора. Үзбәям түбән. «Син җырлар язасың», – диләр. «Әйе, җырлар язам, шуннан?» – минәйтәм. «Тавышың шәп, диапазоның киң», – диләр. «Әйе, тавыш бар, шуннан?» – дим. Хатын гына планканы күтәрергә ярдәм итә.
Әти-әниемә рәхмәт. Тудырдылар, тәрбияләделәр, «җырчы булам» дигәнемә каршы килмәделәр. Илһам абыйга шалтыратканнар бит: «Син һаман җырлап кына йөрисеңме әле? Кайчан эшкә керәсең?» – дип. Әти-әниләрем: «Улым, бенинди җырлау юк. Әнә заводка барасың да эретеп ябыштыручы булып эшлисең», – дип әйтмәделәр. Алар тарафыннан беркайчан да басым тоймадым. «Улым, кешеләрне рәнҗетмә, авыр сүз әйтмә, начарлык эшләмә», – дип тәрбияләделәр. Шуңа да зур рәхмәтләрем әти-әниемә!
Рәхмәт, Марат! Уңышлар сезгә!