Марат Әхмәтов журналистларга: «Сез ярышка чыккан ат кебек, туктадыңмы – төшеп калдың»
«Татмедиа» АҖ филиаллары – район-шәһәр редакцияләре нинди яңа проектлар эшләгән? Аларның берничәсе белән Саба районында Журналистлар Сабан туе көнне узган утырышта таныштырдылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кергән басмаларның баш мөхәррирләре белән очрашу уздырды. Ул, башкарылган эштән канәгать калып, тагын яңа проектлар уйларга киңәш итте.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков узган елда Марат Әхмәтовның Болгарда семинарда катнашканын искәртте. «Шунда безгә бүләк ясалган иде, 50 млн сум күләмендә финанслата ярдәм грантлар рәвешендә газеталарга таратылды, 66 төрле проект барлыкка килде», - диде.
Бу акчалар өлешчә хезмәт хакын арттыруга тотылган. «Татмедиа»да уртача хезмәт хакы 5 мең сумга артты, бу беренче тапкыр шундый үсеш, район журналистларына зур ярдәм булды», - диде Шамил Садыйков.
Аның сүзләренчә, грантлар, бер яктан, район журналистына ярдәм чарасы булса, икенче яктан, файдалы проектлар тууга этәргеч биргән. «Һәр редакция үз грантын сайлады. Грант басма матбугатны, социаль челтәрне, видеоформатны колачларга тиеш иде. Һәр филиал үз темасын сайлады. Кайдадыр авыллар, кешеләр тарихын, кайдадыр югалган авыллар темасын сайладылар», - дип билгеләп узды Шамил Садыйков.
«Бу формат безгә бик ошады. Газеталар яңалык турында сөйләве бер хәл, ә район тарихы, кешеләр турында белергә теләгәндә, монысы башка әйбер, контент шундук нык кына үзгәрде», - дип искәртте ул.
Шамил Садыйков әйтүенчә, гадәттә һәр подпискада тиражлар 5-10 процентка кими бара. Бу юлы тираж 3 процентка гына төшкән. «Без тираж күбрәк кимер дип уйлаган идек, чөнки пандемия, махсус операция, финанс тотрыксызлыгы... Шуңа карамастан, филиаллар тиражларын арттыра алды, грантлар моңа этәргеч булды. Без кызыклы тема эзли башладык. Район газеталары журналистлары халыкка аеруча якын. Шушы форматта эшләрбез дип ышанабыз», - диде ул.
«Мамадыш-информ» редакциясе баш мөхәррире Светлана Ханова «Үткәнгә навигатор» проекты турында сөйләде. Азнакай районының «Маяк» газетасы редакциясе баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов «Авылым уңганнары» проектын тәкъдим итте.
Чуваш телендә нәшер ителүче «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова «Петр Хузангайның 115 еллыгы - халык шагыйре мирасы» проекты белән таныштырды.
«Сез укучыга нәрсә кирәген ишетә, аңлый белергә тиеш»
Марат Әхмәтов йомгаклау чыгышында проектларга бәясен бирде.
– Чыннан да матур юнәлешләр сайлаганнар, тарихка әйләнеп кайту да, анысы да бик дөрес, матурлыкны эзләү дә бик дөрес.
Безнең бит Василий дигән блогер бар Кукмарадан, ул керәшен егете. Кемдер күз алдына китерә инде: көзге пычрак, яисә кышкы салкын, трактор астына үзенең курткасын салган да, кар өстендә ятып, тракторның астында нәрсәсендер ремонтлап ята. Шуннан үзен үзе төшерә.
Минем шуны әйтәсем килә: авыл тормышын күп кеше ниндидер соры, гайрәт чигерә торган, кешене биздерә торган язмыш дип кабул итә. Василий аны шулай матур итеп, блогерларча эшләп, матур итеп тарата белгән. Һәм бөтен кеше сокланып карый Василийны – сенаж таптыймы ул траншеяда, трактор ремонтлыймы... Менә, бер уйлаганда, бертөрле, гайрәт чигергеч эш кебек. Әмма ул аны матур итеп ача белгән, мин аны хәтта сезнең белән беррәттән, менә бу һөнәри журналист, булдыра икән бу егет, дип әйтә алам.
Менә андый матурлыкны эзләү кирәк. Чөнки адәм баласын бер төрле тормыш туйдыра, аңа ияләнә, гадәтләнә, ә тормыш алга барсын өчен, ниндидер эзләнү, үзгәреш кирәк, шуңа күрә бу очракта сезнең хезмәт бик мөһим.
Мин журналистлар хезмәтен тынгысыз һәм даими эзләнүдә булырга тиешле һөнәр ияләре эше дип саныйм. Чөнки сезгә бер генә көнгә дә, бер генә сәгатькә дә тормышның үзеннән артка калырга ярамый. Син тормыштан артта калдың икән, синең мәгълүматың инде ул укучыга да, тыңлаучыга да кирәкми, каядыр бүтән җирдән алган инде ул аны. Чыганаклар бик күп бит, бихисап. Бу очракта сезгә үзегезне табу, үзегезнең ихтыяҗны саклап калу мөһим. Тамашачы, укучы алдында гел кирәк булу җиңел түгел.
Сез ярышка чыккан ат кебек, туктап калдың – син төшеп калдың. Шуңа күрә беренче теләгем – сез алда һәм даими иҗади эзләнүдә булырга тиеш.
Икенчесе, укучы һәм сез, мәгълүмат җиткерүче. Ике бер-берсенә кирәк субъектлар дип әйтик инде. Әгәр дә сез үзегезне «мин яздым, мин матур итеп яздым, син укы, калганы синең эш» дип кабул итәсез икән, ул вакытта тормышта да алга бару булмаячак.
Сез укучыга нәрсә кирәген ишетә, аңлый белергә тиеш. Бер уйлаганда, яздым да, котылдым дию җиңел, ә икенче уйлаганда, яздым, менә моны укы әле дип илтеп биреп, аны, һичшиксез, укырга да өйрәтергә кирәк булачак. Менә бу ике субъект алар берсеннән-берсе аерым яшәргә тиеш түгелләр.
Әгәр сезнең категория һөнәр осталары турында сүз алып барабыз икән, журналистлар турында, бу очракта сезгә үзегезнең укучыларны саклау мәсьәләсендә укучыларыгыз белән бергә булу кирәк. Алар белән бергә булсагыз, сез, һичшиксез, яңа юнәлешләр, яңа проектлар таба алачаксыз. Монысы инде минем сезгә икенче теләгем.
Шамил Мөхәммәтович максималист ул. Әмма бу очракта сезнең арада да ике йортка бер газета килә торган районнар да бар, 12 йортка бер газета килә торган районнар да бар. Пандемия ике йортлы районнарны бүлмәгән инде ул, анда да пандемия булган. Бу мәсьәләдә үзтәнкыйтьчел килсәгез иде үз эшегезгә...
Республика бертөрле түгел, республика бик чуар – милли составы белән дә, халкының үзенчәлеге, холкы белән дә бик төрле республика. Әмма үзегез кебекләр арасында яхшы булырга тырышыгыз.
Әйтик, Балтач белән Менделеевск районын бу очракта чагыштырып булмыйдыр, яисә Әтнә белән Нурлатны. Әгәр дә укучы белән аңа мәгълүмат җиткерүче бергә булса, һичшиксез, тормыш алга барачак.
Мин, гомумән, район җитәкчеләрен дә үгетләп, әйтеп торам: «ничек инде син үзеңнең район тормышың белән район халкыңны мөмкин кадәр күбрәк таныштыру эше белән шөгыльләнмисең?» дим. Хакимият бит ул үзенең идарә бинасында гына утыра торган урын түгел, ул халык белән бер организм булырга тиеш. Бу очракта мин филиаллардагы район газеталарының ролен, һичшиксез, бик зур бәһалим. Чөнки биредә бик күп таныш кешеләрең турында ишетәсең, ул мәгълүмат якынрак. Беркайда күрмәгән, ишетмәгән кеше турында мәгълүмат белән танышу ул кызык булмаска мөмкин. Әмма үзең белән кайсыдыр чорда бергә эшләп яшәгән, күрше, авылдаш, райондаш булып, кайдадыр ниндидер киңәшмә-очрашуларда, бәйрәмнәрдә очрашкан кемдер турында танышу-белешү үтемлерәк һәм кызыклырак.
Шуңа күрә сез үзегез дә хакимият җитәкчеләре белән тыгызрак элемтәдә булырга тырышыгыз. Бу очракта хакимияткә кирәк, алар эшләргә тиеш, дип кенә түгел, сүзебез үтәрлек булсын, дип. Азнакайлылар, сез Марсель Зөфәрович белән уртак тел таба алмаган булсагыз, сез мондый нәтиҗәгә ирешә алмаган булыр идегез...
Мамадыш та үрнәк. Мин аларны якыннан беләм, бу депутат вазифасында миңа алар белән якыннан аралашырга туры килә. Анда хакимият белән газета редакциясе бер-берсенә кирәклеген таныйлар. Азнакай мисалы шуның үрнәге.
Яңа проектлар мәсьәләсендә – һәр редакция, акционерлык җәмгыяте белән дә ниндидер проектлар эшләргә тырыштык. Менә хәзер инде яңаларын эзләгез. Без сезгә финанс белән ярдәм итәргә риза. Инде теге проектларны кабатламыйча, яисә ул проектларның нәтиҗәсеннән чыгып, нинди көч белән керергә дуслыкка, милли традицияләргә, яшәү рәвешенә, сәламәт йогынты ясый торган ниндирәк проектлар уйлап таба аласыз, Шамил Мөхәммәтович. Менә сынау алдында сез хәзер. Мин бит инде сезнең моңа кадәр булган проектларда нәрсә эшләгәнегезне күрдем, ә хәзер миңа яңасы кирәк, миңа колачлырак, зуррак аудитория белән, тамашачыны, укучыны яки караучыны кол итә торган проектлар кирәк. Финанс ресурсларын табарбыз.
Шуңа күрә сәхнәдән мөрәҗәгать иткән вакытта да мин сезгә «хезмәттәшләр» дип мөрәҗәгать итәм, хәзер мин сезнең белән бер арбада. «Мин бирдем, сез алдыгыз» дип кенә карамыйм инде, без уртак язмыш белән яши һәм эшли торган кешеләр. Шуңа күрә киләчәктә дә, безнең комиссия, Президентыбыз ярдәме белән, сезнең белән республикабызның шушы матур, сәламәт рухи эчтәлеге һәм тулы канлы тормышы өчен хезмәт итәргә әзербез.
Быел «Татмедиа»га 15 ел, әлегә кадәр башкарган эшләрегез өчен барчагызга зур рәхмәт. Безнең республикабыздагы кебек шулай тупланып эшли торган субъектлар әле тагын бармы икән мондый уртак максатта – мин әйтә алмыйм. Шамил Мөхәммәтович, «күпләр безнең кебек булырга теләделәр, булдыра алмадылар» дип сөйләде. Юбилей көнендә әзрәк мактанып алырга да кирәктер. Әмма мөмкинлекләр бихисап, мөмкинлекнең чиге юк. Мин сезгә уңышлар телим! – дип сөйләде Марат Әхмәтов чыгышында.
«Алгы планга авыл тормышы, авыл кешесе куелды»
Азнакай районының «Маяк» газетасы «Авылым уңганнары» проекты белән таныштырды.
– Грантта җиңү яулау турында хәбәр алынуга ук, еллык план төзелде, һәм һәр журналист, сайт һәм социаль челтәр белгечләре, башка хезмәткәрләребез алдына төгәл бурычлар билгеләнде.
Проектның исеменнән үк күренгәнчә, иң алгы планга авыл тормышы, авыл кешесе куелды. Яшьләр никадәр генә шәһәргә ашкынмасын, тормыш үзе үк хәзер аларның ике арасында инде бернинди аерма юклыгын, хәтта киресенчә, авылда да заманча итеп үз яшәешеңне көйләп булуын, үз эшеңне ачып, киләчәгеңне ныклы һәм ышанычлы итү, ата-баба нигезен яңартып, милли гореф-гадәтләр, йолалар, ядкарьләребезне саклап калу, яшь буынны авылга беректерү мөмкинлеген чынбарлыктагы мисаллар аша күреп торалар. Безнең максат та менә шушы мисалларны район халкына ачып бирү иде. Һәм иҗат коллективы авылларга десантын башлап та җибәрде.
Азнакай ягы үзенең тырыш халкы, кул эше осталары белән хаклы горурлана. Бүгенге көндә җирлегебездә 26 авыл биләмәсе, 75 авыл, 13 меңнән артык шәхси ярдәмчел хуҗалык, 100 дән артык фермер хуҗалыгы бар. Кайсы гына авылга барып чыксак та, анда инде 15-20 ел элек үз эшен башлап җибәреп, инде ныклап аякка баскан шәхси ярдәмчел хуҗалыгы яки кооперативы булган, яки әле шушы араларда гына эшмәкәрлеген башлап җибәргән, я булмаса үзенең кул эшләре белән танылып, халык игътибарын җәлеп иткән кешеләр белән таныштык. Ә инде умартачылар, техника җене кагылган осталар, күпләп кош-корт асрап табыш алучылар, агач-тимердән көнкүреш кирәк-ярагы ясап файда күрүчеләр хакында әйтеп тә торасы юк. Аларның һәркайсы турында газетабыз битләрендә зарисовка-очерклар, көн сулышы репортажлары, кызыклы интервьюлар, үзләренең чыгышлары, гомумән, төрле жанрдагы язмалар дөнья күреп килә. Ә инде сайтта, социаль челтәрләрдә видеороликлар, фоторепортажлар биреп киләбез.
«Татмедиа» оештырган медиамәктәп укуларында журналистларыбыз актив катнашып, видеоматериаллар әзерләүдә, фотолар белән эшләүдә үзләренә зур тәҗрибә тупладылар. Бу соңгы вакытта сайтта, социаль челтәрләрдәге видео, фоторепортажларда да ачык чагыла. Шунысы куандыра, аларның һәммәсе укучыларыбыз арасында зур резонанс тудыра, күпсанлы кайтавазлар алабыз.
Әйтик, Туйкә авылында шәхси хуҗалыгын җәелдереп, 15 әр баш савым сыер гына да асрап көн күргән икенче төркем инвалид Марат Сәгыйтов, Азнакайның һөнәри көллиятен тәмамлап, Балтачта йөзләгән баш сарык асрауга алынган 23 яшьлек егет Рунар Нуриев, Күктәкә авылында 82 яшендә мөгезле эре терлек, атлар асрап биш авылдашына эш урыны булдырган Рәфис ага Гайфуллин… Хәер, бу исемлекне шактый дәвам итеп булыр иде. Алар хакында язмалар дөнья күргәннән соң, яшьләр дә, урта буын райондашлар, өлкән яшьтәге газета укучыларыбыздан шалтыратулар, интернет челтәрендә төрле фикерле язмалар килде. Шәхси хуҗалыкны теркәү, аңа дәүләт ярдәме турында сораулар да күп булды. Әнә шулай халыкта кызыксыну тууы безнең өчен, сүз дә юк, куанычлы булды һәм бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмадык, укучыларыбыз фикерләре газета битләрендә, сайтта яктыртылып килә.
Авылны яшәтү, дигәннән, бүгенге көндә районыбыз авыллары нинди сулыш белән яши? Аларның нинди проблемалары бар? Бу мәсьәләләр дә иҗат коллективының игътибар үзәгендә. Авыл биләмәләре башлыклары белән интервьюлар бик отышлы. Аларда сала тормышының бар аспектлары тулаем чагылыш таба. Авыл җирлекләренә махсус сәхифәләрне дә еш багышлыйбыз...
Газета язмаларына анализ ясап, без шундый нәтиҗәгә килдек: укучыларыбызда авыл тормышы һәрчак зур кызыксыну тудыра. Ә инде аның уңган-булган кешеләре бигрәк тә. Шулай булгач, безгә бу теманы һәрчак күз уңында тоту кирәк. Ә инде менә шушындый максатчан проектлар монда аеруча отышлы. «Татмедиа» җитәкчелегенә менә шундый иҗади мәйдан, олы мөмкинлекләр биргән өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук газетабызның көн сулышы белән һәрчак кызыксынып, редакциягә ярдәм итеп торган, менә шушы авылларга визитларны да бергәләп, киңәшләшеп оештыруда зур роль уйнаган Азнакай районы җитәкчеләренә дә чиксез рәхмәтлебез. Бер генә мөрәҗәгатебез, сорау-гозеребезне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Әнә шул аралашып яшәп, бергәләп эшләп, уртак максатларга уңышлы ирешеп киләбез, - дип сөйләде баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхуллов.
«Теләсә кайсы төбәк тормышында уникаль мәгълүмат күп»
«Мамадыш-информ» редакциясе баш мөхәррире Светлана Ханова «Нократ» газетасындагы «Үткәнгә навигатор» проекты турында сөйләде.
– «Нократ» «Вятка» газетасы – борынгы басмаларның берсе. Безгә 104 яшь. Әле 2022 елда откан кадәр грант җиңгән юк иде – барлыгы 4 грант. Әгәр «Мамадыш ТВ» грантын да кушсак, барлыгы 1 млн 425 мең сумлык грант.
«Үткәнгә навигатор» проекты өчен грант 450 мең сум булды. Грант темасын билгеләгәндә, без аудиторияне күздә тоттык. Бу урта һәм өлкән буын вәкилләре, алар сугыштан соңгы елларын, яшьлек чорларын җылылык белән искә ала. Стандарт формада гына сөйләү күңелсез булыр иде, шуңа күрә кызыклы фактлар турында биналар, һәйкәлләр, вакыйгалар һәм кешеләр сурәтләнгән иске фотографияләр аша искә алырга тырыштык. Башта фотобаза булдырдык, бу эштә җирле музей булышты. Уникаль фотолар, хәтта тексты булмаса да, кызыксыну уята. Ә аларга кагылышы булган замандашларны табу – тарихи тикшерүгә тиң.
Материалны түбәндәгечә бирдек: үзәк урында – тарихи фото, шулай ук дистәләгән еллардан соң шул урын үзгәрүен күрсәткән бүгенге көн фотосы, геройлар табабыз.
Без үзебез өчен шунда ук хәл иттек: проект тарихны өйрәнүгә генә кайтып калмаячак, ә патриотик характердагы мәсьәләләрне дә хәл итәчәк. Шулай ук, яшь буынга өлкән буынның Мамадыш районы үсешендә мөһимлеген күрсәтү, үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә, ата-бабаларның милли, мәдәни мирасына сакчыл карашны өйрәтүгә өндәү бурычы торды. Без проект бөтен кешегә кызыклы булсын дип тырыштык. Яшьләр темаларын кыска видеолар форматында, «Мамадыш ТВ» телеканалында эфирга аена ике тапкыр чыгучы телесюжетлар нигезендә социаль челтәрләрдә эшләде.
Социаль челтәрләрдә Мамадышта 19 гасырда ачылган даруханәгә багышланган беренче язма һәм видеоролик барлыгы 10 меңнән артык карау җыйды. Без даруханә системасында 40 ел эшләгән фармацевт белән сөйләшеп алдык, ул тарихи фотодагы провизор Николай Матвиевский җитәкчелек иткән вакытларны белә булып чыкты. Бик күп кызыклы фактлар сөйләде. Яңа даруханә ачылгач, бина торак йортка әверелә, анда берничә гаилә күченә. Без ул гаиләләрне эзләп таптык. Ә хәзер бу урында – Мамадышта ипотека программасы буенча төзелгән беренче күп фатирлы йорт. Шул рәвешле, бер фотография тарихы хәтердә күп кенә вакыйгаларны яңарта ала.
Аеруча кызыксыну тудырган фактлар бар. Тарихта гына калган футбол стадионына кайчандыр гастрольләр белән Георгий Вицин, Евгений Моргунов, Евгений Петросян килгән булган.
Мамадышта иң популяр «дежурка» кибетенең 99 яшьлек сатучысын таптык, һәм ул безгә сәүдә турында сөйләде.
Бөек Ватан сугышы елларында Мамадышка Мәскәү һәм Ленинградтан балалар эвакуацияләнгән, ә бер бала Мамадышта мәңгегә калган. Ел саен шушы ханым янына Россиянең төрле почмакларыннан балалар йортларыннан кешеләр килә.
Теләсә кайсы төбәк тормышында уникаль мәгълүмат күп, ул һәрвакыт өслектә ятмый, нәкъ менә грант проектлары тикшерергә, анализ ясарга, өйрәнергә мөмкинлек бирә.
«Безнең язмалар мәктәпләрдә матур әдәбият, методик кулланмалар җитешмәү проблемасын киметте»
Чуваш телендә нәшер ителүче «Сувар» газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова «Петра Хузангайның 115 еллыгы - халык шагыйре мирасы» проекты белән таныштырды.
– Теләсә кайсы шагыйрь өчен иң яхшы хәтер – аның шигырьләрен уку. Һәр чуваш мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты дәресендә Петр Хузангай шигырьләрен өйрәнәләр. Ә Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында (сүз уңаеннан, депутатлар аны Сихтермә дип калдыру яклы чыкты) Петр Хузангай музее эшли, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле уникаль проектлар саклана. Музей эшен яктырту проект эшенә керде.
Урта белем бирү мәктәпләрендә матур әдәбият, методик кулланмалар да җитми. Безнең публикацияләр, материаллар бу проблеманы бераз киметте, газетаның социаль әһәмияте арта дигән сүз. Ел дәвамында газетада шагыйрьнең тормышы һәм иҗатыннан уникаль фактлар, әдәби хезмәтләре чыгып барачак.
Шагыйрьнең шигырьләрен уку буенча онлайн конкурс башладык. Шулай ук, мәктәп укучылары арасында Петр Хузангай иҗатының әһәмияте буенча иң яхшы язмага бәйге башладык. Укытучылар арасында конкурс башладык – алар редакция адресына Хузангай иҗаты буенча дәресләрен җибәрә.
Проект турында әйтүгә, бөтен районнардан башка төбәкләрдән хатлар килә башлады, материалларын җибәрә башладылар, - дип сөйләде Ирина Трифонова.
Марат Әхмәтов аңа тел проекты буенча персональ грантка дәгъва итәргә киңәш итте. «Сезнең газетага ярдәм итәргә кирәк. Редакциянең матди-техник базасы нинди дәрәҗәдә булуын карагыз», - диде.
Шамил Садыйков утырышны йомгаклап: «Проектларны 50 млн сум күләмендә финанслау дәвам итәр дип ышанабыз. Баланс комиссиясе нигезендә яңа темалар эзләячәкбез. Мультиформатлылыкны саклап калачакбыз. Матбугат белән бәйләнеш мәҗбүри элемент. Иң авыры – яңа темалар табу. Вакыт әле бар, иң кызыклы проектлар алда», - диде.