Марат Әхмәтов: «Без тарихта эзлебез» фестивале – республикабызның рухи байлыгы үрнәге
Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Без тарихта эзлебез – гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип исемләнгән республика шәҗәрә фестивале узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләгән.
Тантаналы чара башланганчы һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иткәнче театрда күргәзмә оештырылган. Анда зона этабы финалистлары үзләренең өйләрендә еш әзерләнә торган милли ризыкларын тәкъдим иткән. Финалга барлыгы алты гаилә үткән. Алар республиканың Нурлат, Теләче, Әгерҗе, Алексеевск, Кайбыч һәм Түбән Кама районнарында яшәүче татар, рус, чуаш һәм удмурт династияләренең барлыкка килү тарихын күрсәткән.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенге бәйрәм ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза торган чараларның дәвамы булып тора. «Бүгенге фестиваль, һичшиксез, илебез халыклары бердәмлеге елының матур бизәге булачак, чөнки бүген биредә төрле милләт вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләре, гаилә династияләре турында сөйләделәр», – дип билгеләп үткән Марат Әхмәтов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетына, шулай ук республикада традициягә әйләнгән фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерә.
«Бу – күпмилләтле гаиләләр яши торган республикабызның рухи яктан никадәр бай булуы үрнәге. Бер зур чәчәк бәйләменә берләшеп, алар бергәләп иҗат итәләр, эшлиләр һәм тату яшиләр. Әлеге масштаблы фестиваль ел саен тагын да күбрәк катнашучыларны, йөзләгән кешене җәлеп итә һәм үз тирәсенә берләштерә. Гаилә – җәмгыятьнең күзәнәге. Менә шундый гаиләләр, династияләр һәм традицияләр безне тагын да көчле, куәтле һәм максатчан итә», – дип йомгаклый сүзен Марат Әхмәтов.
Концерт программасы кысаларында финалга чыккан гаиләләр сәхнәдә үз шәҗәрәләрен тәкъдим иткән. Быел фестивальдә Әгерҗе муниципаль районыннан Гончаровлар-Габитовлар гаиләсе җиңде, икенче урында –Түбән Кама районыннан Хәсәнҗановлар гаиләсе, өченче урында – Нурлат районыннан Артамоновлар гаиләсе.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Без тарихта эзлебез – гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» дип аталган республика шәҗәрә фестивале проекты Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Ел саен ул өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика этаплары. Программа кысаларында милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе оештырыла һәм «Таныш булыгыз, минем гаиләм, нәселем!» гаилә бәйгесе уздырыла, аның барышында һәр команда милли костюмнарда, концерт номеры белән аралаштырып, үз шәҗәрәләрен тәкъдим итә.
Фестивальнең муниципаль этабы быел февраль аенда республиканың 39 муниципаль берәмлегендә узды. Бу этапта 152 гаилә катнашты. Зона этаплары 2026 елның апрелендә Нурлат, Түбән Кама, Кукмара, Әтнә, Спас районнарында һәм Казан шәһәрендә узды.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев