news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Җәббаров ат үрчетүне үстерү буенча проектны тәкъдим иткән

Республика Рәисе йөкләмәсе нигезендә ат үрчетүне үстерү буенча 2027–2031 елларга исәпләнгән биш еллык төбәк проекты эшләнгән. Программа рәсми рәвештә 2027 елда башланачак, әмма аның кысаларындагы эшләр быел ук башланган.

news_top
Марат Җәббаров ат үрчетүне үстерү буенча проектны тәкъдим иткән
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда ат үрчетүне үстерү проекты турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хисап тоткан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев катнашкан.

Проектның төп максатлары Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында билгеләнгән иде. Алар арасында атлар санын 1,5 тапкырга арттыру, нәсел базасын ныгыту, балалар һәм яшүсмерләрдә әлеге тармакка кызыксыну уяту, яшь белгечләрне җәлеп итү һәм ат үрчетү традицияләрен саклап калу бар.

Марат Җәббаров чыгышыннан билгеле булганча, бүген республикада барлык төр хуҗалыкларда барлыгы 31 мең 800 ат исәпләнә. Шуларның 18 мең 600е авыл хуҗалыгы оешмаларында, 13 меңнән артыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала.

Продуктив һәм спорт өчен атларны 86 хуҗалыкта үрчетәләр. Атларның иң күп саны Саба, Балтач һәм Буа районнарында тупланган.

Республикада 8 нәселле хуҗалык бар. Аларның 7се – нәсел үрчетү репродукторы, берсе – нәсел үрчетү заводы. Нәселле атларның гомуми саны 1350 баш тәшкил итә, шул исәптән 640 башы – бияләр.

Нәселле хуҗалыкларда совет һәм рус авыр йөк атлары, Орлов, Америка, француз һәм рус юртаклары, чиста канлы инглиз җайдак аты, чиста канлы гарәп аты, шулай ук татар токымлы атлар үрчетелә.

Республикадагы нәселле хуҗалыклар ат үрчетүне үстерүгә ярдәм итә һәм нәселле хайваннар белән тәэмин итә ала.

Проект кысаларында биш ел эчендә һәр районда атлар санын кимендә 1000 башка арттыру бурычы куелган. Моның өчен хәзер үк ат үрчетү белән шөгыльләнергә әзер хуҗалыкларны һәм эшмәкәрләрне билгеләргә, кирәкле инфраструктура булдырырга һәм атлар сатып алырга кирәк.

Ат үрчетүне үстерү проекты кысаларында берничә юнәлеш буенча субсидияләр каралган. Алар арасында республикадан читтә товар җитештерү өчен тотыла торган бияләр сатып алу, атлар санын арттыру, проект-смета документларын әзерләү, ат абзарларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен ярдәм күрсәтү бар.

Марат Җәббаров татар токымлы атларга аерым игътибар бирелүен әйткән.

Бүген бу токымны 10 хуҗалык үрчетә. Аларда гомуми терлек 120 башка җитә.

Татар токымлы атларның иң зур саны Лениногорск районындагы «Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында, Теләче районындагы «Гыйниятуллин исемендәге нәсел үрчетү репродукторы»нда һәм Әлки районындагы «Бакиров» крестьян-фермер хуҗалыгында.

Киләчәктә татар токымлы атларның нәсел сыйфатларын яхшырту өчен аларны башка токымдагы нәселле айгырлар белән кушу планлаштырыла. Нәтиҗәдә ике төр булдыру күздә тотыла: беренчесе – ит һәм кымыз җитештерү өчен продуктив юнәлеш, икенчесе – ат спорты һәм татарның милли уеннары өчен спорт юнәлеше.

Атлар санын арттыру һәм продуктив юнәлешне үстерү өчен тиешле эшкәртү базасы да кирәк. Бүген республикада ат итен 6 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшкәртә. Аларның еллык гомуми эшкәртү күләме 330 тоннадан артып китә.

Министр кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталган. Тармакның кадрлар потенциалын ныгыту максатыннан профессор-укытучылар составы, магистрантлар, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентлар өчен стажировкалар һәм квалификация күтәрү курслары оештыру планлаштырыла. Бу чаралар Татарстанның югары һәм урта махсус уку йортларында узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар