«Син дә, мин дә дивана. Икебез дә дивана» – «Манзара-2023»дан соң калган хисләр
Диваналар теориясе – Әбринең «Манзара-2023» премиясендә әйткән сүзләре. Көрәштә кайчак шулай булыштыра инде... «Интертат» тамашадан репортаж тәкъдим итә.
Көрәш һәм җыр бәйрәменә әйләнгән «Манзара» премиясе 7нче тапкыр шаулап-гөрләп, тавыш кубарып, пыр туздырып узып китте. Акча булган җирдә тавыш-гауга чыкмый калмый. Бөтен ызгышларның сәбәпчесе шул бер акча инде. Эстраданы алсаң да шул акча, сәясәтне алсаң да, спортны алсаң да. Аны бернишләтеп тә булмый. Ул акча агачының тамыры мәңге корымаячак.
«Манзара»да акча ягы «Аллага шөкер» дия торган. Көрәшчеләр ачуланса да, әллә ничә тапкыр җиңелгән өчен дә дистәшәр мең акча биргән бер җир дә, бәйге дә, тантана да, кеше дә юк. Шоу итеп ясалган тамашада бары үзеңне күрсәтергә, гадел итеп көрәшергә генә кирәк. Авырмы? Әллә ничә тапкыр район батыры булып калган, әллә ничәшәр машина откан, әллә ничә кабат Татарстан, Россия, дөнья чемпионы булып танылган, «иң-иң» дип сайлап алынган көрәшчеләр өчен авыр түгелдер кебек.
Ачылыш тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, мәйданның ике ягына рәт булып тезелеп баскан асыл егетләргә карап, аларны «милләтнең йөзек кашлары» дип атады. «Татар – кем ул, дигәндә, менә ул – татар, дип күрсәтә торган егетләр сез», – диде Марат Готыф улы. Халык санын алуның нәтиҗәләренә анализ ясаган, татарларның әзәюе, татар теле кулланышының кимүе турында бик еш сөйләгән көннәрдә Марат Әхмәтовның бу сүзләре шулкадәр актуаль яңгырады.
Ачылыш тантанасында Марат Әхмәтовка, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновка һәм «Манзара» премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрдановка, спорт һәм премия үсешенә зур өлеш керткән өчен, дип, чемпионга гына бирелә торган билбаулар бүләк иттеләр. Марат Готыф улы андый бүләк көтмәгән иде булса кирәк, йөзләре үзгәреп, сәерсенеп китте. Хәлил Хәмитович ихластан көлеп куйды.
«Чумырыпмы чумара»
Быел «Манзара»да янәдән үзгәрешләр кертелгән. Анда ел саен ниндидер яңалык булмый калмый. Кагыйдәләр дә рәсми ярышлардагы кебек түгел. Мәсәлән, быел соңгы балл алган көрәшчегә өстәмә бер балл бирделәр. Оештыручылар моны «кешбэк» дип атады.
Шунда Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповтан тәкъдим килеп ирешкән. Нәҗип Нәкыйпович «кешбэк»ны татарчалатып, «чумара» дип атарга кирәк, дип белдергән. Бу сүзне башта әллә нәрсәләр дип ишетеп, үз колакларыма үзем ышанмый тордым. «Нәрсә ди ул?» – дип якындагы иптәшләрдән сораштым. «Чумара» ди бит», – диләр. Безнең якларда ул сүзне гомер-бакый кулланган да, ишеткән дә кеше юктыр. «Чумырып» дигәне бар, «чумара»сы юк шул. «Чумырыпмы чумара» җыйды кайберәүләре, дидем, аңлый башлагач.
Татар-рус сүзлегендә чумараны «мелкое выгодное дело, сделка, барыш, прибыль» дип аңлатканнар. Шуннан «кешбэк» сүзе төшеп калды, колакка ят булса да, «чумара»га ияләшергә туры килде.
Быел ике үлчәү авырлыгы – 130 кг кадәр һәм 130 кг нан югары авырлыкларда бил алыштылар. 130 кг кадәр авырлыкта 16, югарыда 4 көрәшче катнашты. Кыскасы, төп авырлык – 130 кг кадәр үлчәү авырлыгы.
Елдагыча, жирәбә уздырып, парларны билгеләдер. Жирәбәне беренчесендә генә түгел, ә һәр әйләнеш саен уздырдылар. Шуңа күрә икенче этапка үтеп тә, кем белән көрәшәчәгеңне белми торасың. Бер карасаң, сөйләшмәскә шәп ысул. Икенче карасаң, сөйләшәсе кеше аны көрәшкәндә колагына пышылдап булса да сөйләшә инде. Ярар.
«Хөкемдарлар да урамнан кергән. Берсе – завклуб, берсе – сельсовет»
Оештыру ягыннан тагын берничә күзгә һәм колакка ташланган мизгелләрне дә әйтеп үтәргә кирәк. Аларның берсе – комментаторлар, икенчесе – хөкемдарлар командасы. Шушы ике звено бер-берсен шулкадәр тулыландырып торды. Башларына кигән түбәтәйләре һәммәсенеке бер төрле. Хәтта буйлары да бер чамада аларның.
Комментаторлар ролендә, узган елгы кебек, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрит Салихов һәм күпкырлы артист Әбри Хәбриев иде. Кем – кем, ә шәрехләүчеләр бик кирәк, дип саныйм мин монда. Чөнки алар алышларны җанландырып җибәрә.
Әбри – «Манзара»дагы кәеф өчен җавап бирүче. Аның авызыннан юк кына сүз дә мәзәк булып яңгырый, ара-тирә җырлап та ала шунда. Көрәш барышында көрәшчеләр тарафына «Бер-берсен яраткан парлар кебек булды бу», «Бу ике көрәшче «Смешарики» мультфильмындагы Копатыч һәм Лосяшка охшаган», «Татарстанның ярты ите көрәшчеләргә китә икән», «Бәйрәмнән кайтып килгән ике күрше сыман аудылар» һәм башка төрле һәм төсле фразалар очты. Эх, минәйтәм, ялгыш кына әрәм булмаса. Бөтен кеше дә (көрәшче дә) юмор аңлый белсә, дөнья җәннәт булып күренер иде.
Аннары хөкемдарларны да бераз «пешекләп» алды Әбри. Келәмдә күпчелек Динар һәм Ленар Зиннәтуллиннар дигән игезәк егетләр хөкем итте. Бертуган Зиннәтуллиннар – Әбринең якташлары, авылдашлары. «Мин аларны «агылый белән тагылый» дип йөртәм», «Ленар 15 минутка алданрак туган. Аларның гаиләләрендә дискриминация бар икән. Олырак булгач, Ленар утырып кына тора, ә бәләкәйрәк Динар келәмдә чабып йөри» ише сүзләргә Ленар белән Динар ияләшеп беткәннәр, ахры. Эшләгән җирләреннән генә Әбригә ялкынлы итеп карап, көлеп куйдылар.
«Урманчы булып эшләгән. Аны урманыннан тартып чыгарып, бер авылның башкарма комитет җитәкчесе итеп куйганнар», – дип, Фәрит Салихов Руслан Газизуллин турында сөйли башлаган иде, Әбри аның сүзен кабат игезәкләргә юнәлтте. «Аның бернәрсәсе дә юк. Әнә ике хөкемдар, берсе – сельсовет, берсе – завклуб» дип әйтеп куйды.
«Хөкемдарлар сатылган! Болай хөкем итмиләр!» – дип ярсый-ярсый кычкырган җанатарларны да Әбри үз юморы белән тынычландырды. Фәрит абыйга карап: «Син дә, мин дә дивана. Икебез дә дивана. Хөкемдарлар да урамнан кергән. Әйтәм бит, берсе – сельсовет, берсе завклуб, дип», – диде.
Зиннәтуллиннарга бу кадәр реклама ясаганнары булмагандыр әле. Халык шаулап көлеп куйды. Сүз уңаеннан, алар чыннан да үз авыллары – Биектау районы Мүлмә авылында берсе авыл җирлеге башлыгы, берсе мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли.
Баш хөкемдар – Миңнерахман абый Вакказов иде. Заманында җиңел үлчәү авырлыгында аңа тиңнәр булмаган. Фәрит Салихов аны да телгә алып үтте. «55 кг да көрәшүче Миңнерахман абыйның кычкыруыннан аннан әллә ничә тапкыр зуррак булган көрәшчеләр куркып тора иде», – диде.
Финалга сикәлтәле юл
Төп үлчәү авырлыгы булган 130 кг кадәр авырлыкта 8 пар бертуктамый көрәште. Жирәбә буенча беренче пар булып, Теләчедән Раил Нургалиев һәм Чаллыдан Элдар Хәмитов чыкты. Русча әйткәндә «заруба» булырга тиеш кебек иде.
Ачылыш тантанасыннан соң, Раил янына Марат Әхмәтов һәм Хәлил Шәйхетдинов килеп бастылар да, Хәлил Хәмитович: «Раил формада микән, дип сорый Марат Готыф улы», – дип әйтеп, көлеп куйды. Раилне яраталар инде. Узган еллардагы дистәләгән җиңүләре, үзенчәлекле, үзенчә бер харизмасы һәм көрәшү манерасы булган өчен дә яраталар аны. Җитәкчелек ярата инде күбрәк – анысы яшерен нәрсә түгел.
Марат Готыф улы сораса да, Раил формада түгел булып чыкты. Чөнки Хәмитов аны, «чумара» белән бергә санаганда, 3:2 белән җиңде. Әллә беренче алыш булганга, әллә җайлы көндәш булмаганга, «менә ичмасам көрәш бу» дип бот чабып карый торган көрәш булмады. «Әкият. Показуха», – дип яздылар көрәш җанатарлары. Хәмитовның җиңүен гаделгә аласылары килмәде.
Раил турында Фәрит Салихов мотивация бирә торган сүзләр әйтсә дә, битеннән шыбыр тир агызып, җиңелеп чыгып китте Нургалиев. «Манзара»ның иң беренче җиңүчесе ул. «Ел саен «җиңәм» дип килә дә, җиңә алмый кайтып китә», – диде комментатор. Аның сүзләренә ышансаң, Раил – үз карьерасында 34 машина откан көрәшче икән. Әйтәм бит, иң титуллы булган өчен дә яраталар аны. Раилне яраталар, ә Хәмитов җиңә.
Хәмитов икенче әйләнештә хәзер Лаеш өчен көрәшүче Радик Сәлахов белән туры килде. Радик Сәлахов – «Манзара» билбавын 2 тапкыр откан бердәнбер көрәшче. Менә хәзер чыннан да «заруба» була, дип шаулады халык. Булды. Радик Сәлахов, аягын имгәтеп, соңгы секундларда көрәшеп бетерүдән баш тартты. Хәмитов ярымфиналга үтте.
«Булды, Хәмитовка да хөрмәт бетте», – дип куйды күп еллар көрәш дөньясында кайнаган бер абый. «Сөйләшкән, дип уйлыйсызмы?» – дим. «Күренеп тора бит, әйе инде», – диде. Каршыбыздан, бер аягына аксый-аксый, Сәлахов үтеп китте. «Тартылган», – диде, бер абзый, көрәшчегә карап. Кызганыч, бик кызганыч. Ни булса да, җәрәхәте көчле булмасын.
Ярымфиналда Хәмитовка тагын «бәхет елмайды». Көндәш булып, тагын бер титуллы һәм күпләрнең яраткан көрәшчесе Булат Мусин чыкты. Ике танылган һәм көчле көрәште, келәм читендә ике танылган һәм көчле остазлары тора. Хәмитовка көч бирүче остасы Рәкыйп Фәйзуллин, кулын кесәсенә тыгып, бер әйләнеп килә. Мусин өчен, өзелердәй булып, Фәрит Шәйхетдинов җаната. Келәм читенә куллары белән үрелеп-үрелеп аңлатты Фәрит абый. Келәмдә – бер буын, келәм читендә икенче буын тартышты.
Иң беренче булып, Мусин Хәмитовны бер баллга келәмнең читенә үк алып ыргытты. Көрәш сарае бер сулыш белән «ах» итте. «Булды, Мусин инициативаны үз кулына алды», – дип уйладылар. Сөлгеләрне бәйләп, соңгы 30 секунд чиста вакыт башлангач, Хәмитов Булатны ике баллга алып салды. «Әгәр дә Булат балл эшләмәсә, Элдарга «чумара» белән тагын бер балл өстәләчәк», – дип юрады Әбри.
Көрәш бетәргә 3 секунд калгач, Булат аягын имгәтте. Шулай да соңгы миллисекундкача тырышты Мусин, тик балл эшли алмады. Шулай итеп, хәлдән тайса тайды, 3 әйләнештә дә «топ» көрәшчеләр рәтендә булучы көрәшчеләрне җиңеп, Элдар Хәмитов финалга үтте. Шуларның икесе келәмнән имгәнеп чыгып китте.
Өченче урын өчен көрәшкә Булат аксый-аксый чыкты. Бер елны, аягы авырту сәбәпле, Муса Галләмов Мусинга каршы абсолют батыр өчен көрәшкә чыкмаган иде. Ул вакыйга аркасында күп сүз ишеттеләр. Булат та «гаепле» булып калырга мәҗбүр булды. Шуңа күрәдерме, бу юлы аксый-аксый булса да чыкты һәм балтачлы Рәдис Сәмигуллин ярдәме белән беренче секундларда ук чиста алым белән «очты» да. Башка имгәнү аласы килмәгәндер.
Хәмитовның йолдызлы сәгате
Лаеш районы үз командасына бөтен көчле көрәшчеләрне җыеп бетерде, дип язган идек. Легионерлыкның легионерлыгы булды ул команда. «Манзара»да да аны искә алдылар. «Лаеш, Лаеш дип сөйләп утырдык та, финалга ике Чаллы үтте», – диде комментаторларның берсе.
Икенче финалист исә Яр Чаллы батыры Ранис Гыйләҗетдинов булды. Беренче әйләнештә Сабадан Дилүс Закировны 8:0 белән, аннары Башкортстаннан ук килгән Айнур Сыртаевны, ярымфиналда Балтачтан Рәдис Сәмигуллинны «чиста»га атып, Ранис финалга үтте. Чаллы җанатарлары икесенә бергә көч биреп кычкырды.
Көрәшчеләрнең авырлыкларында бераз аерма бар. Ранис Гыйләҗетдинов 130 кг да, яки югары авырлыкта көрәшсә, Хәмитов 100 кг да чыгыш ясый иде.
Иң беренче булып, сөлгеләрне бәйләгәнче үк, Гыйләҗетдинов ике баллык алым белән алга чыкты. «Чумара» белән өченчесен дә өстәделәр. Бәйләгәч, Элдар бер балл алды. «Әгәр дә 40 секунд эчендә Элдар балл эшләмәсә, Ранис «чумара» белән өстенлек алачак», – дип юрады Әбри. Шуны гына ишеткән кебек, Хәмитов тагын бер баллык алым ясады. «Әгәр дә 24 секунд эчендә Ранис берәр гамәл кылмаса, исәп «чумара» белән өчкә өч була», – диде Әбри юраудан туктый алмыйча. Гомумән, тамаша буе шулай юрап утырды ул. Шулай итсә, менә шулай булачак, ә итмәсә – тегеләй булачак, дигән юрауларның күбесе чынга да ашып барды. Юраган юш килә, диләр бит.
Әбринең сүзләре Хәмитовка үтә дә килешле булып чыкты – Гыйләҗетдиновны тагын бер баллга алып салды. Ничек кенә тырышса да, Гыйләҗетдинов баллык алым ясый алмады.
Хәлсезләнеп беткән көрәшчеләр икесе бергә, бер тезләренә чүгеп, хәл җыеп алдылар. Маңгайларыннан аккан тирне сөртеп тә җитешә алмадылар. Завклуб аларны тиз-тиз генә торгызып, келәм уртасына әйдәкләде.
Соңгы 3 секундта Хәмитов үз казнасын «чумара»сыз да тагын бер баллга баетты һәм җәмгысе 5:3 исәбе белән Элдар Хәмитов «Манзара-2023» премиясенең абсолют батыры булып танылды.
Шул хөрмәттән командадашы Ранисны бер күтәреп тә алды Элдар. «Копченый» кушаматлы, мускуллары Кавказ тавы хребетларын хәтерләткән Элдар Хәмитовның «йолдызлы сәгате» иде бу. «Менә ичмасам финал, менә ичмасам көрәш!» дип карый торган алыш булды.
Тамашачыларга бик зур рәхмәт! Сезсез көрәш булмас та иде. Сез гөрләп торсагыз, күңел келәмгә ыргыла, көрәшәсе килә, туктыйсы килми.
Көндәшләремә дә зур рәхмәт әйтәм. Мусин һәм Сәлаховтан гафу үтенәм. Имгәтергә теләмәдем, тизрәк терелүегезне телим.
Бу билбауга мин озак бардым – берничә ел. Менә ул миндә, Аллага шөкер. Мине билбау белән көтеп торалар. Җанатучыларыма зур рәхмәт, – диде. Чемпион билбавы белән келәмне йөгереп тә үтте.
Тямаевның кулыннан микрофонны тартып алган көрәшче турында
Әйткәнемчә, быел «тяж»лар да көрәште. Дүрт көрәшче – Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин, Арчадан Альберт Ситдыйков, Түбән Камадан Динар Гатиятов һәм Чаллыдан Рөстәм Бәдретдинов.
Матбугат конференциясендә Айдар Шәймәрданов катнашырга инициатива белдергән Динар Гатиятовны аерым билгеләп үткән иде. «Манзара»да катнашу Динарның хыялы булган икән.
Аннары ул әле – Фирдүс Тямаев белән сәхнәдә җырлаган көрәшче. Ул җырлый башлагач, Фирдүс залга ук төшеп утыра. Ул вакыйга буенча да шаярттылар комментаторлар. «Динар – Тямаевның кулыннан микрофонын тартып алып, сәхнәдә җырлаган көрәшче», – диде Фәрит Салихов. Әбригә шаярту өчен шул гына кирәк: «Алайса, ул бернәрсәдән дә курыкмый инде», «Иптәшләр, сак булыгыз, микрофонны тартып ала, ди», – дип, кат-кат искә алды.
Җиңсә, бәлки, Әбринекен тартып алып, җырлап та күрсәткән булыр иде. Ни кызганыч, беренче алышта Рөстәм Бәдретдиновка 7:0 исәбе белән оттырды, өченче урын өчен көрәштә Альберт Ситдыйков «чумара»лы 9:1 исәбе белән өстен чыкты.
Җанатарлар Динар өчен бик тырышып җанаттылар. Чөнки үзен күрсәтә белә. Андый кешене таныйлар, кызыгып күзәтәләр дә. «Динар, Түбән Камага җәяү кайтасың бүген», – дигәнне Гатиятов ишетмәгәндер. Ишетсә дә, көлеп кенә җавап кайтарыр иде.
Дүртенче урынына да кайгырмаган. Хыялы чынга ашуына чын күңелдән сөенгән генә көрәшче.
Финалда исә Яшел Үзәнле Фирдүс Зәйнуллин үзе кебек үк 1986 елгы Рөстәм Бәдретдиновны берничә секунд эчендә «чиста»га салды. «Манзара»да булган берничә чиста алымның берсе иде ул.
«Райондаш» көрәшчеләр
Иганәчеләр бүләге өчен 85-90 кг авырлыгында «топ»лар рәтенә керүче Илмир Төхвәтуллин белән Ранис Галимуллин көрәште. Иң кызыгы: егетләр икесе дә хәзер Лаеш өчен көрәшә башлаган. Илмир – тумышы белән Балык Бистәсеннән, соңгы елларда Казанның Яңа Савин командасы өчен чыгыш ясады. Ранис – Теләче егете. Матбугат конференциясендә дә аны Теләчедән дип таныганнарын әйткән иде. Менә хәзер икесе дә Лаеш командасы тылын ныгыткан. Бер командада булган көрәшчеләрнең алышы Чаллыларныкы гына түгел, ягъни.
Кыбырсып торган ике ныклы ат кебек иде егетләр. Бер-берсенә баш бирергә теләмичә, озаклап мәйдан әйләнделәр. Шулай да Илмирның өстенлеге сизелде. «Болар әле нинди призга көрәшкәннәрен дә белсәләр... Бөтенләй килеп тормаслар иде», – дип шаяртты шәрехләүчеләр, чөнки бүләкнең бәясен әйтмәгәннәр иде.
Илмир Ранисны 5:0 исәбе белән отып чыкты. Һәм егетләрнең икесенә дә 25 мең күләмендә акчалата приз тапшырдылар.
«Сабаның үз законнары»
Көрәшчеләрнең бер командада булуы бик үк гаҗәп түгел. Сабадан командадашлар гына түгел, бертуганнар килгән иде – Югары Симет авылыннан Данис белән Дилүс Закировлар. «Бик матур авыл, булганым юк», – дип куйды Әбри.
Аннары Сабадан булулары да – шаяртулар өчен искиткеч нигез. Данис күрше төбәктән килгән Илдар Шабаевны отып бара башлагач, Әбри: «Саба якларыннан килгән көрәшчегә балл бирмәү ярамас», – диде. «Илдарга Саба ни дә, Лаеш ни», – дип җаваплады Фәрит Салихов.
Әбри Илдарга Сабаның нинди мөһим стратегик район икәнен аңлатырга алынды. «Илдар, бездә карарлар кабул итү үзәге бар. Менә шул үзәк Сабада урнашкан», – диде. «Сабаның аның үз законнары. Анда үләнгә дә 14 сантиметрдан күбрәк үсәргә ярамый», – дигән сүзләрдән көрәш сарае бер тында рәхәтләнеп көлеп куйды. «Дөрес! Дөрес!» – дип кычкырды сабалылар. «Чыннан да шулай ул бездә», – дип куйды янымда утырган апа.
Сабалылар райондашлары өчен җанатарга күпләп килгәннәр иде.
Салаватсыз «Манзара»
Музыкаль премиягә быел, әтисенә багышланган җыры өчен, автор-башкаручы Хәмид Мәткәримов лаек булды.
Җырчылар бу юлы әзрәк кебек тоелды. «Казан егетләре» башлап җибәрде, уртада Зәйнәб апа Фәрхетдинова җырлады, 2 тапкыр Динар Шәймәрданов чыгып керде. Бер «Манзара»ны да калдырмаган, үзен «премиянең йөзе» дип атаган Римма Никитина булмады.
Һәр «Манзара»да баянчыларын, җырчы кызларын ияртеп чыгып, кызык-кызык сүзләр сөйләүче Салават абый да быел тамашачы ролендә генә булды. «Кунак итеп көтәбез», – дип, аны да җырлаячак җырчылар рәтенә кертеп сөйләгәннәр иде. Җырламады Салават абый. «Манзара»ны елдагыча тагын да ямьләп җибәрмәде.
Хәлил Шәйхетдинов: «Мин бернәрсә дә әйтмим»
Батырларны бүләкләү өчен, сәхнәгә Хәлил Шәйхетдинов менде. Хәлил Хәмитовичның шундый бер гадәте бар: ул ачылышта сүз әйтми, бөтен әйтәсе килгәнен азактан ярып сала. Көрәш дөньясындагы туры сүзле кешеләрнең берсе ул. Азактан әйткән сүзен дә һәркем аңларлык итеп, каты итеп әйтә. Бу юлы да шулайрак булды.
Без – бик бәхетле халык. Чөнки мәһабәт көрәш сараебыз, көрәшчеләребез бар. Көрәшчеләр – безнеке. Әлһәмдүлилләһ, барысы да физик яктан бик ныклар. Кемнәр рухи яктан зәгыйфьләр, алар минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңларлар. Мин бүген бернәрсә дә әйтмим. Безнең бүген батыр, көчле егет бар. Элдар – ул бик көчле көрәшче. Күп еллар имгәнүләре булды, аягы авыртты. Бүген бик матур көрәште. Тырышты, булдырды. Батыр бер була. Элдарга рәхмәт әйтеп тәбриклик, – диде.
Язманың иң башында ук әйткән сүзләргә кире кайтыйк. Хәлил Хәмитович та көрәшчеләрнең акча белән «азганнарын» әйтте. «Без барыбыз да матур көрәш карарга килдек. Акча күп биргән саен көрәш «слабый»лана бара. Тәкәгә генә көрәштереп караргамы, дигән уй да килде (халык дәррәү кубып кул чапты. – ИТ). Тәкәгә ныграк та көрәшәләр әле ул. Киләсе «Манзара»да баш бүләк тәкә булачак, Алла боерса», – диде.
«Манзара»га багышланган матбугат конференциясендә дә Хәлил Хәмитович аңларлык һәм оятыннан куркырлык итеп әйткән иде. «Башланыр алдыннан бөтен көрәшчеләрне раздевалкада җыеп әйтәчәкмен. Кем дә кем көрәшми, «Ак Барс» көрәш сараеннан к..нә тибә-тибә, мөмкин булганча ераккарак куачакбыз. Чакырганда ук: «Алыш-биреш» булса, килеп йөрмәгез. Безнең чын көрәш карыйсы килә», – дидек», – дигән иде. Беркемне дә типкәли-типкәли кумасалар дә, күңелдә юшкын калды бу сүзләрдән.
Менә шушы сүзләренә ишарә ясап әйтте Хәлил Хәмитович һәм, бөтен ситуациядән көлә-көлә, кире сәхнәдән төште.
Көрәшегез, егетләр!
Премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрдановның ничә еллык хезмәте, тырышлыгы салынган «Манзара» проектының дәрәҗәсе елдан-ел арта барды. Башта үзе генә башлады, аңа әкренләп иганәчеләр, аннары дәүләт структуралары кушылып, ярдәм итә башладылар. Менә шау чәчәк атып утыра «Манзара». Татарның «йөзек кашы» дип аталган баһадир көрәшчеләрне күтәрә, татарны таныта, башка дәрәҗәгә күтәрә «Манзара».
Адәм баласына гел нәрсәдер җитми инде. Кемгәдер шоу җитми, кемгәдер – гаделлек, матур алымнар, кемгәдер җырлар җитми. Мин дә шундый бер фәкыйрегез. Тик миңа көрәшчеләрдән хөрмәт җитми икән. Адреналин, сусап көрәшү, дәрт җитми. Ярсый-ярсый көрәшсәләр – тамашачыларны хөрмәт итәләр, дигән сүз. Гадел итеп көрәшсәләр – оештыручыларны да. Сөйләшүләр, «показуха»ларга мин кагылмыйм, чөнки 100% ышанычым юк. Аларның сөйләшкәнендә «шәм тотып» торган кеше дә түгелмен. Имгәнү булуга да ышанам. Тик, гомумән алганда, бик сүлпән кыланалар бит. Берничә көчле алыштан кала күбесенең атмосферасы ниндидер бер чемпионатның беренче әйләнешен хәтерләтте. Күңел кылларыгызга тисәм, берүк бәддогалар укымагыз инде, егетләр.
Аңлыйм: һәркемнең үз мәшәкате, финанс хәле, көрәш стратегиясе, физик халәте. Тик «Манзара»га район батырлары гына түгел, дөньякүләм чемпион калган әзмәвердәй егетләрне җыялар. Карап торышка ук тимер өзәрдәйләрне.
Көрәшчеләр, менә сезгә мәйдан, менә сезгә тамаша, менә сезгә тамашачы, менә сезгә дөнья дәрәҗәсендәге бәйге, менә сезгә акча. Нигә көрәшмисез сез? Нигә үзегезгә күрсәткән хөрмәткә хөрмәт белән җавап бирмисез? Шоу формат, тамаша бит ул «Манзара». Әбри Хәбриевнең сезне мәйданга чакырганда фамилияләрегезне чын-чынлап UFСдагы кебек итеп игълан итүе дә ни тора. Булдыра аласыз бит. Иң булдыра торганнар гына җыела торган урын бит. «Иң-иң»нәр генә.
«Манзара» – татарның милли спорт төрен яңача итеп тәкъдим итүче мәйдан. Бик кирәк, милләт өчен бик кыйммәтле проект. Кадерләргә, сакларга, күтәрергә, күккә чөяргә кирәк. Бу эшне сез дә, без дә, тамашачылар да, оештыручылар да бергәләп башкарырга тиеш. Чөнки татарга татардан кала беркем ярдәм дә итмәячәк, күтәрмәячәк тә.