Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мансур Хәсәнов иң авыр елларда Шәймиев даирәсендә Татарстанны иң яхшы саклаучы иде»

ТР Фәннәр академиясендә атказанган фән эшлеклесе, профессор, академиянең беренче президенты Мансур Хәсәнов истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды. «Мансур Хәсәнов – иң авыр елларда Шәймиев тирәсендә республиканың иң яхшы сакчысы иде»

news_top_970_100
«Мансур Хәсәнов иң авыр елларда Шәймиев даирәсендә Татарстанны иң яхшы саклаучы иде»
Салават Камалетдинов

Мансур Хәсән улы Хәсәнов — күренекле татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.

  • 1930 елның 25 июнендә Зәй районы Бигеш авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлый.
  • 1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, аны әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. Аспирантурадан соң 1958–1961 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, университетта ассистент, тарих-филология факультетының декан урынбасары хезмәтендә була. 1961 елда – кандидатлык, 1971 елда докторлык диссертациясен яклый.
  • 1961-1971 елларда ул КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. 1971-1992 елларда Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары. 1992-2010 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры.
  • Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1986), «Мактау Билгесе» ордены (1971), Халыклар Дуслыгы ордены (1980) һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2000) белән бүләкләнә. Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле исем бирелә, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995). Галим 2005 елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены иясе.
  • 2010 елның 13 мартында 80 яшендә Казанда вафат була.

Рөстәм Миңнеханов: «Мемориаль такта – галимнең зур хезмәтен тану билгесе»

Мансур Хәсәнов истәлегенә урнаштырылган мемориаль такта ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул күренекле галимгә такта ачуның хөрмәт билгесе булуын әйтте.

Мансур Хәсәновичның хезмәт биографиясе бай. Ул озак еллар фәнни-педагогик эшчәнлек алып бара, партия совет органнарында эшли, милли мәгариф, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физик культура һәм спорт, журналистика үсешенә зур өлеш кертә. Мансур Хәсәновичның административ, педагогик, тикшеренү эшчәнлеге күп санлы дәүләт һәм фәнни бүләкләр белән билгеләнә.

Безнең хәтердә Мансур Хәсәнович ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы буларак калачак. Туган академиясе диварларындагы мемориаль такта – галимнең зур хезмәтләрен тануның тагын бер мөһим билгесе, аның гомуми эшкә керткән кыйммәтле өлешенә хөрмәт күрсәтү. Мансур Хәсән улы турында якты истәлек йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Минтимер Шәймиев: «Аны яратмаган кеше юктыр»

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мансур Хәсәнов белән берлектә Татарстан Фәннәр академиясен ачкан вакытларны искә алды. ТР Фәннәр академиясе 1991 елның 30 сентябрендә, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев указы белән, Россия субъектлары арасында беренче булып ачыла.

32 ел элек без бу бинаны алып, республикабызның Фәннәр академиясен булдыра алдык. Бу – бик авыр булды, чөнки төзелеп кенә килгән Россиядә, башкалар уйларга да батырчылык итмәгән чакта, без, беренче булып, Фәннәр академиясен ачтык. Без моңа лаек, чөнки безнең республикада фәнни потенциал зур. Аны алга таба үстерергә дә мөмкинлегебез бар.

Әлбәттә, бу – Мансур Хәсәновичның зур казанышы, аның абруе безнең республикада гына түгел, Россия фәнни киңлегендә дә зур булды. Ул үз эшенә тугры кеше иде. Бөтен тормышын фән һәм мәгарифкә багышлады. Ул заманда бездә нинди мәгариф министрлары булды, берсеннән берсе атказанган кешеләр.

Мансур Хәсәнович мәдәният өлкәсендә дә, мәгариф өлкәсендә дә, гуманитар фәннәр буенча да һәрьяклап зур шәхес булды, халкыбызга хезмәт итте. Менә шундый уллар үстерде (Мансур Хәсәновның улы Булат Хәсәновка күрсәтеп – ИТ). Аңа 80 яшь булганда, без аны югалттык.

Аны яратмаган кеше юктыр. Аны белгән һәркемнең аңа карата зур хөрмәте бар. Без бүген аны искә алабыз һәм хөрмәт күрсәтәбез, бу шәхеснең истәлеген мәңгеләштерәбез. Мондый шәхесләрне без беркайчан да онытырга тиеш түгел.

Рифкат Миңнеханов: «Мансур Хәсәновның тормыш юлы барыбыз өчен үрнәк»

ТР Фәннәр академиясе белән хәзер Рифкат Миңнеханов җитәкчелек итә. Ул Мансур Хәсәновның хезмәттәшләре алдында дәрәҗәсе зур булуын әйтте.

Мансур Хәсәновичның оештыру таланты һәм дәүләт структураларының актив ярдәме белән, академия тиздән республиканың һәм Россиянең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче фәнни оешмага әверелде. Бүген Татарстан бу интеллектуаль һәм рухи потенциал белән горурлана ала.

Мансур Хәсәнов истәлегенә мемориаль такта ачылу белән тарихи гаделлек урнаша. Үзенең тырышлыгы, эчкерсез патриотизмы, киң күзаллаучанлыгы һәм тирән белемнәре, фикерләү масштабы, ораторлык һәм публицистлык таланты белән, Мансур Хәсәнович хезмәттәшләренең һәм җәмәгатьчелекнең лаеклы абруен һәм тирән хөрмәтен яулады. Мансур Хәсәнович узган тормыш юлы барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Академиябезнең беренче президенты турында якты истәлек гасырлар буена сакланыр.

Илдус Таһиров: «Республиканың авыр елларында Шәймиев тирәсендә иң яхшы сакчы булды»

Мемориаль такта ачу тантанасына күренекле галимнәр, фән эшлеклеләре җыелган иде. Араларында күбесе – Мансур Хәсәнов белән якыннан таныш кешеләр. Тарих фәннәре докторы, атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров Мансур Хәсәнов белән университетта бергә эшләгән чорларны искә алды.

Мин аны студент чагыннан бирле беләм. Ул – факультетта декан урынбасары, ә мин – факультет секретаре. Ул минем күз алдымда үсте, шушы дәрәҗәгә иреште. Без аның белән һәрвакыт бергә булдык, һәрвакыт аралашып яшәдек, шуңа күрә мин аның һәрбер адымын диярлек белеп тордым. Монда аны миннән дә яхшырак белгән кеше юктыр. Төрле вакытлар булды. Студентлар белән, укытучылар, галимнәр белән ничек эшләде, академияне ничек барлыкка китерүен – бөтенесе дә минем күз алдында. Ул чын мәгънәсендә киң күңелле, сәләтле, кешелекле кеше иде. Һәр кешегә ярдәм итәргә әзер булды.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Иң кирәк вакытларда, республиканың иң авыр елларында ул Шәймиевнең тирәсендә иң яхшы сакчысы булды. Әгәр республика шундый дәрәҗәдә бүгенге көнгә килеп җиткән икән, анда Мансур Хәсәновның өлеше дә һичшиксез зур.

Әгәр дә ул булмаса, академия бу дәрәҗәдә барлыкка килми иде. Башкортстанда да академия бар, ләкин алар мондый түгел. Чөнки бездә аның нигезен дөрес итеп, чын мәгънәсендә кирәк рәвештә барлыкка китерде. Бүген аны шулай зурлыйбыз икән, ул – аңа иң лаек кеше.

Ркаил Зәйдулла: «Нишләп мин башлап йөргәнче куймаганнар ул тактаны»

Мемориаль тактаны скульптор Тимофей Тюрин ясаган. Куйдыру идеясе исә – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланыкы. «Нишләп мин башлап йөргәнче куймаганнар ул тактаны, мин бик аптырадым», – диде Ркаил Зәйдулла.

Без аның иҗатын, фәнни хезмәтләрен әле дә өйрәнәбез. Әдәбият турында язучылар җыелышларында гел чыгыш ясый иде. Әдәбият турында андый төпле фикер йөртүчеләр, язучылар, кызганыч, бүген галимнәр арасында алай күп димәс идем.

Аннан соң ул хуҗалык эшләре белән дә шөгыльләнгән кеше – премьер-министрның беренче урынбасары. Аның эшләре бик күп инде. Язучылар бинасын алуда да аның ярдәме бик зур. Ул бит Табиев командасыннан. Табиев белән бергә укыганнар, Табиев аны университеттан фән буенча бүлекне җитәкләргә обкомга ала. Шуннан соң аның партия һәм хуҗалык эшендә идеология буенча эшчәнлеге башлана.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Тыштан караганда бик төксе, бик җитди һәм кырыс булып күренә иде, ләкин сөйләшә башлагач, нечкә күңелле, ачык, үз фикерен курыкмыйча әйтә торган кеше икәненә төшендем. Юморы да бар иде аның. Ул хатирәләр минем истә, бәлки, аларны киләчәктә язарга да булыр.

Аның улы язып барган истәлекләре бар, Булат аны русча чыгарды. Булат белән сөйләштек: «Шул турыңда әйткән идеме?» – дим. «Әйткән иде», – ди. Кеше үз күңелендә сызылып калган вакыйгаларны, тирәнрәк кичергән хисләрне сөйли бит. Бәлки, аны яңадан, татарчасын чыгарырга кирәктер. Ул – авылда үскән, татар әдәбиятын өйрәнгән профессор бит. Зур шәхес, фән кешесе дә, дәүләт эшлеклесе дә. Андый кешеләр, әлбәттә, онытылырга тиеш түгел, – диде Ркаил Зәйдулла.

Тантаналы чарада катнашкан һәркем: «Андый шәхесләр онытылырга тиеш түгел», – дип кабатлады. Галимнең улы Булат Хәсәнов әтисенең исемен шулай күтәргән һәркемгә зур рәхмәтләрен белдерде. «Ул бу бинада 14 ел эшләде. Академия ачылышы өчен күп көч түкте», – диде Булат Хәсәнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100