Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Маңка сыламаган, ә черки генә куган»: Чита губернаторын «аклаган» видео чыкты

news_top_970_100
«Маңка сыламаган, ә черки генә куган»: Чита губернаторын «аклаган» видео чыкты

Байкал Арты крае губернаторының борынын казып, бармагын бер хатынга сылап куйган видеосы социаль челтәрләрдә таралуын язган идек.

Бүген Байкал Арты крае губернаторы ягы бу хәлне кире какты. Осипов борынын казып, лесничество җитәкчесенә сылап куймаган, ә аңа кунган черкиләрне куган, дип белдерде губернатор ярдәмчесе.

Аның сүзләренчә, янгын вакытында бик күп черки очкан, ә Шаляпинага «аны янып торган сопкага таба борганда» тиеп киткән. Шуны раслап тулы видеоны да чыгарганнар, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

«Берьюлы янгын да сүндереп, борын да кашып, доклад буенча да ачыклап бетереп булмый. Иң мөһиме, бу хәл Елена Шаляпинаны борчымады», – дигән губернатор.

«Ахаххахахха. Беренче видеода җилкәсенә генә сылаган иде, ә монда бөтенләй бөтен җиңен пычратып бетерде», «Барысы да нәкъ шулай булган, без тикшердек»,

«Лаеклы аклану»,

«Янгын вакытында, төтен, сөрем аркасында киресенчә, черки булмый»,

«Һәм маңка сөрткән видеоны кабатлап куйганнар»,

«Күрмичә дә куа»,

«Эндәшмәсә, яхшырак булыр иде, ичмасам»,

«Видеоны куймасыннар. Бөтен дәлилләр алар һәм безнең алда. Бу профессиональ этиканы бозу»,

«Тулы видеода да берни дә ачыкланмады, беренче видеода да, монысында да сылый», – дигән комментарийлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100