Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халыкка чын мөнәсәбәт»: Чита губернаторы, борынын казып, бер хатынга сылап куйган

news_top_970_100
«Халыкка чын мөнәсәбәт»: Чита губернаторы, борынын казып, бер хатынга сылап куйган

Байкал Арты крае губернаторы борынын казып, бармагын бер хатынга сылап куйган. Социаль челтәрләрдә шундый видео таралды.

Лесничество җитәкчесе Елена Шаляпина өлкәдәге янгыннар турында хисап тота. Губернатор дәшми генә тыңлап тора, аннары борынын казып, аны Елена Шаляпинага сылап куя.

Бу видео социаль челтәрләрдә таралгач, «Mash» каналы губернаторга шалтыраткан. Губернатор телефонын ташлаган, кабул итү бүлмәсендә рәсми хат язуны сораганнар.

«Комсомольская правда», бу хәл 16 июльдә булган, дип яза. Ни өчен ул видео әле генә таралган – анысы билгесез.

«Бу кадрда хакимиятнең халыкка чын мөнәсәбәте чагыла», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Күптән түгел генә Кырым парламенты утырышыннан да мәзәк видео чыкты. Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов тәнәфес игълан итә. Әмма трансляция тукталмый, ә депутатлар моны белми. «Кара, без эшләгән рәвешле килеп чыктык», – ди парламент рәисе. Аңа урынбасары: «Әйтерең бармы! Сөрәбез!» – ди. Кадрга эләкмәгән бер хатын: «Начар түгел», – ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100